|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2019 Хәвеф-хәтәр
Кечкенә баланы фаҗигадән коткару мизгеле ВИДЕОга эләккәнГрозныйда күпкатлы йортта чак фаҗига булмый калган. Анда стенадан чыгып торучы кечкенә генә металл балкада басып торган баланы коткарганнар. Бу мизгел видеога эләккән. "Матбугат.ру" ачыклаганча, кадрлардагы малайга 8-10 яшь тирәсе.
Аңа ярдәмгә ир-ат килә: күрше тәрәзәдән чыгып, аны кулыннан тотып ала, бала һавада асылынып кала. Аннан ир-ат җайлап кына малайны фатирга күчерә. Видеодан күренгәнчә, янәшәдә полицейский да булган. Могҗиза белән беркем дә зыян күрмәгән, дип яза Беренче канал.
Мәгълүматлар бик аз, ә сораулар күп кала. Иң беренче чиратта, баланың бу вакытта әти-әнисе кайда булуы турында әлегә бер хәбәр дә юк.
Фото: скриншот
--- |
Иң күп укылган
|