поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
02.08.2019 Сәясәт

Хафиз Миргалимов: "Миңа сайлаудан соң Павел Грудинин язмышы көтә диючеләр булды"

КПРФның Татарстандагы җитәкчесе Хафиз Миргалимов вазифасыннан китү турындагы имеш-мимешләрне кире какты. Шул ук вакытта ул Мәскәү кушса, китәргә әзер диде матбугат очрашуында.

Моңа кадәр Телеграм-каналларда Хафиз Миргалимовның эштән китү турында гариза язуы, ләкин Геннадий Зюгановның моны кабул итмәве турында хәбәрләр чыккан иде. Шул уңайдан җомга Хафиз Миргалимов журналистларны җыйды. "Бу кара пиар, махсус операцияләр. Берсе дә барып чыкмаячак. Кемгәдер безнең процентларны киметү, фирканең Татарстан рескомында тотрыклылыкны какшату кирәк" диде Миргалимов.
 
"Мине эштән алу президиум вәкаләтендә. Мине күп тапкыр эштән алырга теләделәр. Ни өчен бу эшләнә? Миңа сайлаудан соң Павел Грудинин язмышы көтә диючеләр булды" диде Миргалимов.
 
Алга таба фирканең пленум утырышы узачак. Анда Миргалимов үзе өчен мөһим карар кабул итәчәген әйтте. Ләкин бу аның реском башлыгы вазифасыннан китүенә бәйлеме - әйтелмәде.
 
"Мин карар кылдым. Кичә фирка җитәкчелеге белән сөйләштем. Пленум, президиум хәл итәр" диде ул.
 
Миргалимов шулай ук Мәскәүдә карар кабул ителсә, китәргә әзерлеген дә әйтте. "Мәскәүгә барып кайтачакмын. Китәргә уйлаганыгыз бармы дисез? 15 ел дәвамында болай эшләү сәламәтлеккә дә йогынты ясый. Кайчан да булса китәргә кирәк. Кемдер бу вакыйганы тизәйтергә тели. Әгәр Мәскәүдә карар кабул итсәләр, мин китәргә әзер", диде Миргалимов.
 
Матбугат очрашуы барышында Русия коммунистлары фиркасе вәкиле чыгып "Ялган сөйлиләр!" дип кычкырды. Һәм Миргалимов янына таба барып, өстәлендәге микрофонны кулына алды. Активистны көч кулланып кына туктаттылар.
 
Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына КПРФ фирка исемлегеннән 30 намзәт, бер мандатлы бүлгеләрдән 46 намзәт тәкъдим итте. Сайлау 8 сентябрьдә узачак.

---
Матбугат.ру
№ --- | 02.08.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»