|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.07.2019 Хәвеф-хәтәр
Казанда зур сәүдә үзәгеннән кешеләрне эвакуациялиләрКазанда «Тандем» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Сәүдә үзәгендә автомат янгын сигнализациясе эшли башлады. Хәзерге вакытта хезмәткәрләр һәм сатып алучыларны эвакуациялиләр», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Барлыгы 500 кешене эвакуацияләгәннәр. Янгын сүндерүчеләр бинаның эчен яхшылап тикшергән. Урында ачыкланганча, чакыру ялган булып чыккан. Урында электрчылар автомат янгын сигнализациясе эшли башлау сәбәбен ачыклый.
--- |
Иң күп укылган
|