поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.07.2019 Язмыш

"Күз яшьләре белән ялварсаң да юк" (КУКМАРАДАГЫ ХӘЛЛӘР)

Быелгы җәй салкын килгәнгәме, һаман да мичне сүндергән юк. Ярый, йортка газ кергән, җәй көне дә туңып, йөз кат юрган астында йоклар идең бугай. Хәер, Кукмара районында яшәүче Пантелеева Әлфия апа бары тик юрганнар белән генә җылына ала. «Җылы фатир турында хыялланырга гына калды, ахрысы» ди ул.

КАРТЛЫГЫ САЛКЫН ФАТИРДА УЗА
 
Кукмара районының Тимер юл урамында урнашкан күпфатирлы торак йортка Әлфия апа 13 ел элек күченеп кайта. Ул чакта аның янәшәсендә яраткан ике энекәше дә, әти-әнисе дә була.
 
– Бүген мине караучы да, мине кайгыртучы да юк. Мин – япа-ялгыз. Бөтен якын туганнарымны җир куенына салдым инде, – дип башлады сүзен Әлфия апа. – Әмма 67 яшемә җитеп, картлыгымны сап-салкын фатирымда уздырырмын дип уйламаган идем.
 
Март аенда Әлфия апа фатирының газын өзәләр. Сәбәбен хуҗа хатын үзе дә белә – әҗәте җыелган. Аның суммасы да әллә ни зур түгел – нибары 1730 сум. Ләкин ялгызы гына торган хатын-кыз өчен бу сумма да аяктан егарлык. Өстәвенә, утка да, чүп җыйган өчен дә гел акча җыялар. Пенсия акчасы кулга керә дә, утка-газга түләргә килгән кәгазьләр белән чыгып та китә. Ләкин бер айда Әлфия апа газына акча түли алмый кала. Ул моны үзе дә яшерми.
 
– 1730 сум әҗәтең бар, диделәр. Соңгы акчамны кырып-себереп тапшырдым. Аннары башка сәбәпләр таптылар. Газ плитәгез искергән, диделәр. Ярый соң, әни үләр алдыннан калдырган акча ярдәме белән яңасын сатып алдым. Инде хәзер тоташтырырлар дип шатланган арада, тагын күңелне яралап киттеләр. Торбаларың буялмаган, имеш. Нәрсәгә мин буярга тиеш ди аны? Бер сәбәп өстенә икенчесе, өченчесе табылды. Ләкин газны һаман да кушмадылар.
 
Ялгыз хуҗабикә Кукмара районының газ хезмәте бүлегенә дә барып кайта. Бер генә түгел, өч тапкыр бара. «Райгаз» Әлфия апа йортыннан читтәрәк урнашканга күрә, акча чыгармый гына йөрерлек түгел. Авыртмаган башка – тимер тарак, диләрме әле? Әлфия апа да юк акчасын бар итеп, «райгаз»га бара, ләкин аны борып кына кайтаралар.
 
– Өч тапкыр бардым. Бер барганында аягым таеп егылганмын. Кукмарага күченеп кайтканнан бирле авырыйм, 2 инсульт та кичердем. Ураза аенда да мендем мин «райгаз»га. Анда бит татарлар эшли, югыйсә. Юк инде, кеше сүзенә колак салалармы соң! Күз яшьләре белән ялварсаң да юк. Кешедән көлү шушы буладыр инде, – дип сөйләде Әлфия апа. Соңыннан: «Сеңлем, хәлем бетте, соңрак сөйләшербез яме», дип телефонны да куйды.
 
Еш һәм авырдан гына сулаган тавышыннан аңларга була – Әлфия апа авыр хәлдә. Үзе дә көн саен «бетмәсәм генә ярый инде» дип йөри. Өстәвенә, газын да бирмиләр. «Кемнеңдер 12-14 мең сум әҗәте бар газ өчен. Андыйларныкын өзмиләр дә, кисмиләр дә. Безнең кебекләргә көн юк шул инде», – ди ул.
 
«КУЛЫННАН ҖИТӘКЛӘП ЙӨРИБЕЗ ИНДЕ»
 
Бу хәлгә ачыклык кертү максатыннан Кукмара районының башкарма комитеты белән элемтәгә кердек. Ни кызык, анда бу турыда берни дә белмиләр. Белергә дә теләмиләр, дөресрәге. Бер-бер артлы «мин яңа килгән кеше», «мин берни белмим», «бәлки, бүтән кешегә шалтыратып карарсыз» дигән җөмләләр тезелеп китте. Бирелгән сорауларга җавап таба алмагач, районның газ хезмәте бүлекчәсенә шалтыратырга булдык. Бәлки, монда берәр аңлатма булса да бирерләр. Телефон артында утыручылар тизрәк «райгаз» башлыгы Борһанов Марат белән тоташтырырга ашыктылар. Проблеманы аңлатып биргәч, анысы да: – Бүтән номерга шалтыратып карамыйсызмы соң? – ди.
 
– Нинди номерга?
 
– Без бит үзебезгә кушканны гына эшлибез. Бераз көтеп торсагыз, мин хәзер сорашып карармын. Ә болай, әҗәтен түләп бетергән булса, бер гариза гына язарга кирәк. Шуннан соң без газны тоташтырабыз.
 
Эт – беткә, бет – койрыкка принцибы белән эшлиләр, күрәсең. Берсе бөтенләй белми, икенчеләре – өченчегә, өченчеләре – бишенчегә юллый. Әлфия апаның фамилиясен ишеткәч үк, танымый калмаганнардыр. Ләкин ни өчендер берсенең дә бу турыда сөйләшәсе дә, сорауларга җавап бирәсе дә килми.
 
– Монда эш шәптән түгел икән әле, – дип сөйли башлады «райгаз» начальнигы бераз вакыттан соң. – Монда бер гариза белән генә эшне туктатып булмый. Эш катлаулы, авырдан бара.
 
– Нинди авырлыгы бар инде аның?
 
– Элеккеге подрядчылар эшләүдән баш тарткан. Хәзер яңаларын эзлибез. Бу ханымның әҗәтләре юк үзе, түләп бетергән. Әмма техник хезмәт күрсәтү буенча килешү төзергә кирәк. Шул килешү булса, аның газы ялганачак.
 
– Ә бу эшне тизләтеп булмыймы? Авырып та тора әле ул.
 
– Барысы да аның үзеннән тора. Шул килешүне төзесә, тиз арада газны кушарбыз. Авыр кеше ул. Аннары, кеше алдында мескенләнергә ярата инде алар.
 
– Үзенә бу килешү төзү турында аңлатмадыгызмы?
 
– Җитәкләп йөртәбез инде. Әллә ничә килеп китте үзе дә. Салкыннар башланып, кышка кергәнче, барлык проблемаларны да җайга салырбыз дип уйлыйм. (Җитәкләп йөртсәләр, мондый хәл килеп чыкмаган булыр иде дә бит. Җитәкләвегез җитеп бетми, ахрысы. – Авт.).
 
Район һәм шәһәрдә хезмәт күрсәтү бүлекләрендә эшләүчеләрнең һәрберсе дә сөйләргә оста. Алар ышандырырга да, күндерергә дә, сине гаепле итеп калдырырга да мөмкиннәр. Әлеге очракта да, мин әйттем дә – син оныттың түгел. Җайга салынасы проблема тиз арада хәл ителергә тиештер. Килешү төзү шул кадәр олы мәшәкатьле, кешене тилмертерлек катлаулы проблема микәнни?! Һичьюгы өлкән кешене аңлау, ярдәм итү теләге булырга тиештер. Хәер, бу темага яңадан әйләнеп кайтырга туры килмәгәе дип куркам.
 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 29.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»