поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.07.2019 Мәдәният

"Егетләр исән кала, ләкин аларны гыйбрәтләр тулы язмыш көтә…"

Агымдагы елның июнь аенда Ленин исемендәге Мәдәният сараенда К.Тинчурин театры артистлары тарафыннан Т.Миңнуллин пьесасы буенча «Нәзер» спектакле куелды. Ул бер төркем энтузиастлар тарафыннан театрдан тыш әзерләнүе, иҗат төркеменең вакытлыча җыелуы белән үзенчәлекле иде. Түбәндә әлеге проектның оешуы һәм спектакль турында сүз алып барабыз.

Артист — иҗат кешесе, ул сәхнәдә уйнамыйча, тамашачы белән аралашмыйча яши алмый. Үзен сәнгатькә багышлаган һәр кеше бары сәхнәдә генә бөтен таланты белән ачыла, җанына илһам ала һәм шунда тынычлык таба. К.Тинчурин исемендәге театр артистлары тарафыннан Т.Миңнуллинның «Нәзер» пьесасы буенча куелган спектакльне ярты меңнән артык тамашачы алкышлап каршы алды. Дөрес, татар тамашачысы һәр премьераны кул чабып, рәхмәт сүзләре белән бәяли. Әмма әлеге премьерадагы мохитне барып күрү кирәк иде.Спектакльне сәхнәгә куючыларның үз эшенә, профессиясенә бирелгәнлеге, тамашачыга ихластан хезмәт итүләренең ашкынулы чагылышы иде ул. Моны залдагы тамашачы да ачык тоемлап, сизеп, артистлар уенын, спектакльне тудыручыларның хезмәтен алкышка күмде.
 
Күңелләргә җылылык биреп, олы сәнгать белән очрашу шатлыгы кичерү мөмкинлеге биргән әлеге чараның башлангычы К.Тинчурин исемендәге театрның әйдәп баручы артистлары Зөлфия Вәлиева, Рөстәм Гайзуллин, Гөлчәчәк һәм Ирек Хафизовларның чын мәгънәсендәге фидакарьлеге белән бәйле. Тынгысызлык, иҗат итү теләге, яңага омтылу һәм үзләренә ышану аларны әлеге проектка алынырга этәрә. Энтузиастларның театрдан тыш яңа спектакль әзерләп чыгару фикерен ТР Мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы хуплап каршы ала, ышанычын белдерә. Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев артистлар омтылышын, күзләрендәге «ут»ны күреп, кулыннан килгән ярдәмне күрсәтә.
 
Спектакльне тамашачыга җиткерүдә Камал театры директоры И.Якупов, Тинчурин театры директоры Ф.Мөсәгыйтов, аларның хезмәткәрләренең зур ярдәмен тоеп эш итә оештыручылар. Министрның хәер-фатихасы белән башланган эшкә тиз арада белгечләр тартыла. Артистларның фикере уртак — Зиннур Сөләймәнов йөзендә алар үз эшенең остасы булган чын профессионалга тап булалар. Башкортстаннан килеп, бер ай дәвамында үзләре белән эшләгән театр әһеленә булган рәхмәт хисен сүз белән генә әйтеп белдерү мөмкин түгел, ди артистлар. Театр-ны, артистны, тамашачыны бөтен барлыгы белән яраткан, бар сәләтен сәнгатькә багышлаган яшь режиссёр бу вакыт эчендә җитәкче генә түгел, бәлки якын дуска, фикердәшкә әверелә. Артистлардан тыш, спектакльне әзерләүчеләр белән дә җиңел уртак тел табуы, башкалар фикерен тыңлый белүе, иң мөһиме, һәрберсенең теләк-омтылышын, шәхси инициативасын һәрдаим хуплап, аны тиешле юнәлешкә борып җибәрә алу осталыгы һәм сабырлыгы, чиста күңеле, ихласлыгы белән сокландыра ул. Әзерләнә торган әсәрне тирән аңлавы, автор буларак Т.Миңнуллин фикер-карашларына салынган идеяне тамашачыга җиткерү алымнарын табуы да Зиннур Сөләймәновның нечкә зәвыгын, текст белән оста эш итүен, сәхнә серләрен яхшы белүен күрсәтә. Аның ярдәмчеләре буларак, спектакльне әзерләүгә үз эшенең осталары тартыла: рәссам — Анас-тасия Шамова, композитор һәм аранжировка ясаучы — Нияз Вәлиев, хореографлар — Ренат һәм Татьяна Мифтаховлар, ә инде җырларны Зөлфия Вәлиева яза. Т.Миңнуллинның «Нәзер» трагикомедиясенә нигезләнгән спектакль гаять гыйбрәтле вакыйгага нигезләнүе, халыкчан рухы, милли яшәеш, татар рухы чагылышы белән җәлеп итә.
 
Сюжетына салынган вакыйга түбәндәгедән гыйбарәт: бер үк көнне туып үскән күрше егетләре Хисмәтулла белән Хикмәтулла бер үк көнне өйләнешәләр һәм тиздән сугышка китәләр. Аяусыз сугыш афәте, үлем куркынычы егетләрне бер караганда сәер булып тоелган адымга этәрә. Алар нәзер әйтәләр: «әгәр дә икебез дә исән-сау кайтсак, хатыннарны алышып торабыз(…) Бөтенләйгә түгел, бер атнага». Хикмәтулланың багучы әбисе әйткән икән: «әгәр дә нәзер әйтсәң, нәзереңне үтәмичә гомерең өзелми». Бу коточкыч мәһшәрдән исән-имин чыгу теләге шундый көчле, Хикмәтулланың нәзергә бик тә ышанасы килә: «Бәлки безнең дә гомер өзелмәс. Бәлки исән-сау авылга кайтырбыз». Егетләр исән кала, ләкин аларны гыйбрәтләр тулы ачы да, татлы да язмыш көтә…
 
Дәвамын «Сәхнә» журналыннан укый аласыз
Автор — Әлфәт Закирҗанов
«Сәхнә» №7 . 2019 ел, 

---
Тинчурин театры
№ --- | 29.07.2019
Тинчурин театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»