|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2019 Криминал
"Миллионер-кассир" балалары кайда булуы билгелеҮзе эшләгән банктан 25 миллионга якын акча урлап тотылган Луиза Хәйруллинаның балалары әлеге вакытта шифаханәдә ял итәләр. Кызларның хәлләре әйбәт, дип җиткерә республиканың балалар омбудсмены Милана Скоробогатова: - Алар педагоглар һәм психологлар күзәтүе астында. Әти-әниләренең нинди хәлдә икәнлекләрен аңлыйлар һәм моны белгечләр аларның яшенә карап, дөрес итеп аңлата беләләр. Сентябрьдә кызлар үзләре укыган мәктәпкә укырга барачак. Мәктәп директоры һәм сыйныф җитәкчеләре белән сөйләштек - барсы да ярдәм итәргә әзер. Укуда тырышлар, акыллылар, шуңа күрә аларга карата укытучылар да яхшы мөнәсәбәттә. Әгәр гәзит-журналлар, бигрәк тә Интернет челтәрендә юк-бардан сүз куертмасалар, кызларның психикасы бозылуыннан саклап калып булачак",- ди белгеч.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: "КП-Уфа"
Фото: Ачык чыганак.
--- |
Иң күп укылган
|