поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
25.07.2019 Язмыш

«Улыма бәхет сорамаганмын»

Улы Фирдүс институтта укый башлагач, Алия исемле кыз белән дуслашып китте. әнисе белән генә яшәүче бу кызны беренче күрүдә үк яратмады Илнура. Була бит шулай — кайбер кешеләрне ошат­мыйсың, ә кайберләре күңелеңә бик якын була. әллә эчке сиземләүдәнме бу?

«Улым, бу кыз сиңа пар була алмый, ул сиңа тиң түгел», — дигәч, Фирдүс кычкырып көлде. «әни, — диде ул, — мин бит аңа өйләнергә җыенмыйм». Бу сүзләрне ишеткәч, Илнура тынычланып калды. Чыннан да, нигә борчыла соң әле ул. Фирдүскә бары егерме яшь. әллә нинди әйбәт кызлар очрар әле юлында. әмма Алия Фирдүс­тән башка тормышын күз алдына китерә алмый иде ахрысы. Фатирга килеп йөрүе генә җитмәгән, инде Фирдүсне эзләп, бакчага да килеп йөри баш­лады. Илнура сизде, кыз әкрен генә егетне үзенә ияләштерә. Бу очракта ул көчсез иде. Урысларда шундый әйтем бар: төнге күкенең тавышы көндез кычкыр­ганыкына караганда көч­лерәк дигән. Тормыштан алынган бик дө­рес җөмлә бу.
 
Ә беркөнне Фирдүс әнисенең эшенә чылтыратып, бүген өйдә кунмаячагын, ә Алия белән аның әбисеннән калган фатирда ир белән хатын булып яши башлаячакларын хәбәр итте. Илнура өнсез калды. Ничек инде? Кызның кулын сорарга егетнең әти-әнисе тиеш түгелме соң? Ләкин яшьләр берни ишетергә теләмәделәр. Имеш Алиянең әнисе моңа ризалыгын биргән. Ә әти-әнисенең фикере Фирдүс өчен мөһим түгел. Илнура шул көнне улының үзеннән ерагайганын сизде. Ә бит ана белән ул бер-берсенә якыннар иде. Илнураның ире кызын бик иркәләсә, әни улы өчен өзелеп тора иде. Кайбер кеше өчен бу бәлки сәер тоелыр.
 
Баштарак Фирдүс һәр көнне чылтыратып, хәлләрне сораса, аннан чылтыратулары сирәгәйде. Эшкә урнашкан икән. Имеш, гаилә булгач, акча күп кирәк. Илнураны яшә­гән фатирына чакырмады ул. Бер-ике тапкыр әйберләрен алырга кереп чыкканда да, ачылып сөйләшмәде әнисе белән. Илнура аптырады, елап бетте. Әмма улының нигә алардан читләшүен аңлый алмады. Ә бер керүендә улы әнисенә: «Сез зур фатирда яшәп ятасыз, ә минем торырга урыным юк», — дип дәгъва белдерде. «һай, улым, — диде Илнура, — үз теләгең белән чыгып киттең ләбаса. Фатирны бүлсәк, үкенечкә калмагае».
 
Әмма фатирны сатып, ике бүлмәле фатирга күченергә туры килде. Калган акчаны улының кулына тоттырды Илнура. Берничә көннән Фирдүснең бик кыйбатлы чит ил машинасы сатып алып, аны Алиягә рәсмиләштергәнен ишеткәч, бик ачуы килсә дә дәшмәде. Бу кыз кыйбатлы ташлар белән би­зәлгән алтыннан эшләнгән йөзекләр дә ярата булып чыкты. Илнура улы укуын ташламагае дип курыкты. Инде начар га­дәт­ләргә генә өйрәнмәсә иде дип тә үзенә-үзе шом салды. Төннәрен йоклый алмый башлады. Кысан фатирга ире белән кызы да ияләнә алмый изаландылар. ә Фирдүс үзенә тору урыны эшләү турында уйламады да. Әйтерсең лә аны алыштырып куйдылар.
 
Бер ел чамасы вакыт шулай үтеп китте. Соңгы курста укуын ташлады Фирдүс. Ул моны тиздән бала алып кайтачаклары белән аңлатты. ЗАГСка барып, язылышып та кайттылар Алия белән. ә ме­нә сирәк кенә күрешкәндә бала көткәнен сизмәде килененең Илнура. Аптырагач, бу хакта улыннан сорады ул. Алия, имеш, бала табуны кичектереп торырга уйлаган икән. «әллә төшерде микән, Ходаем», — дип коты очты Илнураның. Фирдүс уку­ын дәвам итәргә уйламады да. Фатир сатып алырга бирелгән акчалар да Алиянең бәйрәм итеп яшәргә яраткан тормышына кереп китте. Мондый хәлләр булыр дип башына да килмәгән иде Илнураның. Боларны миңа сөйләп утырганда: «Улыма Ходайдан озын гомер, тәүфыйк сорадым. ә менә бәхетле булсын дип әйтергә онытканмын, ахрысы, мин, дус­тым», — диде ул.
 

Алмазия ГАТИНА, Казан
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.07.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»