|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Хатлар
«КҮСЕ СИМЕРТЕП ЯТКАНБЫЗ!»Көзге уңышларны җыйнап, келәт-базларына урнаштыргач та эше бетми әле авыл кешесенең. Шул кышлыкка җыйнаган ризык хәзинәсе белән чын салкыннар башланганчы сугымлык малларын симертәсе бар аның. Элек-электән бу җаваплы эшне гаиләнең өлкән кешесе үз өстенә алган. Намазын багышлап, маллар янына да изге догаларын укып чыккан ул, какмый-сукмый төрледән-төрле ризыклар белән тукландырган. Сугым вакыты җиткәч, куркытмый-өркетми генә билгеләнгән урынга алып барып, догаларын укый-укый хайванны озак газапламыйча чалу йоласын башкарганнар. Менә шулай дини кануннар белән симертеп чалынган ит аеруча тәмле, җанга тынычлык, тәнгә көч-куәт бирә торган шифалы, бәрәкәтле булган.Сибгать карт та малларын әйбәт карады, сугымлык малның эчке маен гына да потлап-потлап алды, ит түшкәләре күтәргесез булып, келәтен тутырып торырлар иде. Картлык басып, рәте китеп урын өстенә егылгач, мал симертү эшләре гаиләдә кемнең вакыты бар, шуңа калды. Кәримә карчык тураклап куйган чөгендер, бәрәңге, солы, арпа, фураж онын кем кайчан вакыт таба, шунда чыгарып мал улагына тондыралар да китәләр. Быел да сугымлыкка дигән мал – ике яшьлек үгезне тәрбия кылу әнә шулай башланды. Үгезнең улагына, ризык тутыралар да, таралышалар. Кич белән тагын тутыралар да телевизор янына тезелешәләр. Инде беренче кырпак кар төште, ә үгезнең сырты кылыч кебек, калак сөякләре куна тактасыдай кабарып тора. Сибгатьнең улы Ибрай малның симермәвенә аптырый. "Әллә бер-бер төрле чире бар микән, салган азыкны да улагында бетереп бара бит, нигә тәненә ит кунмый соң моның?" – ди. Әтисе авыр хәлдә ятса да, Ибрай хәлләрне аңа сөйләп биргән. Атасы улының зарын тыңлап торган да: "Ризык салгач, күзәтеп тор – күселәр ияләшмәде микән?" – дип киңәш биргән. Икенче көнне Ибрай бер чиләк фураж оны белән тураклаган чөгендерне улакка тондыргач, читкәрәк китеп күзәтә башлаган. Үгез, улагын кабып йотардай булып, ризыкка ябышкан. Мал шапырдап ашый башлауга улак артыннан мәче зурлыгыдай күсе улак башына менеп утырган. Алгы тәпиләрен күтәреп як-ягына каранып алган да, ниндидер чиелдаган тавыш чыгарып улак эченә чумган. Улак артыннан дошман капкасын яулаган гаскәрдәй берсеннән-берсе симез күселәр күтәрелеп, улак эченә тулганнар. Үгез, коты алынып, артка чигенгән. "Менә сиңа мә! Ничә айдан бирле күселәр симерткәнбез икән бит!" – дип, авыр сулап куйган Ибрай. Шул хәлдән соң сугымлык малны башка аранга ябып, карап торып ашата башладылар. Ә күселәр белән кыш буена көрәшергә туры килде аларга.
Рәҗәб ӘХМӘТОВ, Чаллы |
Иң күп укылган
|