поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
23.07.2019 Криминал

Алимент таптырганы өчен хатынын үтереп, җир белән тигезләгән

Башкортстанда июль башында югалган 6 бала анасы, 46 яшьлек Оксана Волкова гәүдәсен тапканнар. Аны элекке ире буып үтергән. Русия Тикшерү комитетының БР буенча идарәсендә хәбәр итүләренчә, хатын элекке иреннән алимент таптырган, нәтиҗәдә алар бик каты сүзгә килгән.

Бу хәл Бөре районы авылларының берсендә була. Югалган хатынның абыйсы полициягә мөрәҗәгать итә. Сеңлесе өеннән чыгып китә һәм югала, аны  берсеннән-берсе бәләкәй  4 баласы көткән. Хатын Уфага дәваханәгә юл тоткан, ләкин анда барып җитмәгән. Мәрхүмнең җәсәден Бөре-Уфа трассасыннан ерак түгел басуда тапканнар. Оксананы 18 көн эзләгәннәр. 
 
“Элекке хатыны Уфага җыенганын белгәч, ир аның артыннан китә, автобус тукталышына  таба барган юлда куып баса һәм агачлар посадкасында буып үтерә. Икенче көнне җинаять урынына тракторында килә  һәм хатыны гәүдәсен  күмеп куя”, - дип хәбәр итәләр БР буенча ЭЭМның матбугат хезмәтендә. 
 
Полицейскийлар үтерүче эзенә җинаять урынында калган трактор эзләре буенча чыгалар. 
 
Җинаятьче ара-тирә тракторда эшләштергән. Ул элекке хатынын бертуктаусыз алимент таптырганы һәм ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәм дип янавы  өчен үтерергә карар кылган.
 
“Үтерү” маддәсе буенча җинаять эше ачканнар.
Автор : Шакирҗанова Әлфия
Чыганак: gtrk.tv
Фото: Ачык чыганак.

---
Өмет
№ --- | 23.07.2019
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»