поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
22.07.2019 Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: Әтинең рухына дога булып барсын

14нче июльдә Лениногорск районы Иске Шөгер авылында җырчы Илсөя Бәдретдинова авылдашларына зур бәйрәм оештырды. Узган ел әтисе Ядкәр абый мәрхүм булу сәбәпле үткәрелми калган «ИБ-бәйрәм» (бу ике хәреф Илсөя Бәдретдинова дигәнне аңлата) быел тормышка ашты. Илсөягә теләктәшлек белдереп, иҗатташ дуслары Фирдүс Тямаев, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Әнвәр Нургалиев, Рифат Зарипов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар, Руслан Кираметдинов һәм Илмира Нәгыймова, Илназ Гарипов, композитор Айдар Тимербаев, чараны алып баручы Алмаз Мирзаяновлар кайтты.

Шулай ук төркеме белән Илсөя үзе һәм башка үзешчән артистлар да чыгыш ясады. Бәйрәм нәкъ Илсөянең үзе кебек, матур, күңелле, яндырып узды. Балалар өчен дә бик күп мәйданчыклар эшләде.
 
– Казан белән туган авылым арасы 280 чакрым, – дип сөйләде Илсөя. – Сирәк кайтам. Узган ел мәктәп тәмамлаганга 15 ел булды. Сыйныфташлар белән очраштык. Бу мизгелләр бик матур булып күңелдә калды. Шуннан авылда барыбызны җыя торган бәйрәм оештырырга кирәк, дигән идея туды. Аннан соң, әти гомер буе улы булмаганга үкенде, Бәдретдинов фамилиясенең дәвамын теләде. Әти малае булырга теләп, үзе арабыздан киткәнче ул горурланырлык бер бәйрәм ясыйм әле, дип эшкә тотындым. Әмма ни кызганыч, өлгермәдем, бәйрәм булырга ике атна калгач, августта әти үлеп китте. Вәгъдә – иман, диләр. Шуңа аны быел, нәкъ әтинең туган көнендә, 14нче июльдә уздырырга булдым. Әтинең рухына дога булып барсын.
 
Махсус шушы бәйрәм өчен сабантуй мәйданында капкалар куелды, баганалар утыртылды, утлар үткәрелде, урындыклар ясалды, юлларга таш салынды, кайбер агачлар киселде, сәхнә кайтартылды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһаповага, туганнарыма зур рәхмәт. Алар төн йокламыйча мәйданны саклады. Яңгыр яумаса ярар иде, дип тә бик борчылдык. Аллага шөкер, Хак Тәгалә бәйрәмнең ямен җибәрмәде, бер тамчы да яңгыр төшермәде. Балаларның да күңелен күрәсе иттек. Бушка 500 данә туңдырма өләштек. Мондый ук зур масштабта бәйрәм булыр дип көтмәдем. Бирегә 8 мең халык килде.
 
Бәйрәм кичке сәгать 9да салют белән тәмамланды. Бик дулкынландым, шөкер, канәгать. Киләчәктә бәйрәмне традициягә кертергә дигән хыял бар.
 
Бәйрәмгә үзе пешергән бавырсаклар тотып Илсөянең беренче укытучысы Гөлүсә Гыймаева да килгән иде.
 
– Мин 6 яшьлек 9 баланы (3 малай, 6 кыз) укырга алдым, – дип хатирәләрне яңартты ул. – Илсөяләр сыйныфы бик иҗади иде. Аларны 4нче сыйныфка кадәр укыттым. Безнең рәсем, җыр, хезмәт дәресләре гел җыр белән барды. Илсиянең 5 яшьтән авыл сәхнәсендә: «Исемем Илсия, шигырь сөйлим, рәсем ясыйм, бии беләм, җырларга яратам, бәйлим, тегәм», – дип сөйләгәне һаман истә. Чыннан да сәләтле, уңган. Бүген аның белән горурланабыз, уңышларына шатланабыз. Бер концертын да калдырмыйм. Без һәрвакыт элемтәдә.
 
Иске Шөгер – зур авыл. Элеккеге район үзәге. 1943нче елның сентябрендә тәүге тапкыр нефть нәкъ шушы авылда табыла. Биредә урта мәктәп бар. Ул райондагы беренче татар мәктәбе. 90нчы елларда гимназия дә булып алды. 2008нче елда йөз еллыгын билгеләдек. Иске Шөгер авылы мәктәбе – 3 Советлар Союзы, 2 хезмәт герое тәрбияләгән.
 
Соңгы вакытта артистлар үз туган авылларында бәйрәмнәрне шактый үткәрә. Чираттагысын 21нче июльдә – Норлат районының Түбән Норлат авылында җырчы Фирдүс Тямаев, 28нче июльдә Мөслим районы Олы Чакмак авылында Ләйсән Гыймаева уздырачак.
 
Эльмира СӘЛАХОВА,
 
Казан шәһәре. Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 22.07.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»