поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
20.07.2019 Җәмгыять

“Опекага алган балалар үз балабызны харап итә язды”

Нурлат районы ятимнәрне җылы канат астына алып сыендырган гаиләләр саны буенча республикада үрнәк булып тора. Хәзерге вакытта монда 241 гаиләдә 393 бала тәрбияләнә. Әлеге гаиләләрнең берсе – Вырмаскиннар белән без дә аралаштык.

“Опекага алган балалар үз балабызны харап итә язды”
 
Нурлат районының Мамык авылында яшәүче Ирина һәм Сергей Вырмаскиннар 10 балага ата-ана назы бүләк иткән. Бе­рен­челәрен – 9 яшьлек Валя белән 7 яшьлек Сережаны алар балалар йортыннан 2007 елда алып кайта.
 
– Беренче иремнән ике балам бар иде. Ә Сергей белән гаилә коргач, сәламәтлегемә бәйле рәвештә, балаларыбыз булмады. Шуннан соң без ирем белән яңа туган сабый алырга карар кылдык. Ләкин документларны җыеп тапшырганчы, бәләкәчнең әнисе акылга килеп, аны үзе алып киткән иде. Шуннан соң Бөгел­мәдәге балалар йортыннан бер кыз бала алырга теләдек. Анда килеп керү белән үк, коридорда уйнап йөрүче кызга күзебез төште. Шул вакытта йөрәк урыныннан кубардай булып тибә башлады. Ләкин безгә кызның тагын бертуган энесе барлыгын һәм аларны инде биш тапкыр кире кайтаруларын әйттеләр. Без аларны алырга булдык. Шулай итеп гаиләбезгә Валя белән Сережа кайтты, – дип искә ала Ирина Вырмаскина.
 
Ятимнәр чыннан да авыр холыклы булып чыга. Җитмәсә, сә­ламәтлекләре белән бик зур проблемалары бар. Акылга зәгыйфь балалар белән уртак тел тапканчы күпме тырышлык куйганнарын ир белән хатын үзләре генә белә торгандыр.
 
– Безнең өчен дә, алар өчен дә бер хәлиткеч вакыйга булды. Валя белән Сережа 3 яшьлек улымны буа­да батырып үтермәкче булганнар. Аңа кадәр дә пычак белән янаган, газ плитәсен кабызып уйнаган чак­лары бар иде. Ләкин соңгы оч­рак­ безне бөтен­ләй куркытты. Ул чак­ларда күңелебезгә: “Кире илтик ми­кән әллә?” – дигән уйлар да килде.­ Ләкин төне буе кочаклашып елашкач, балаларны калдырырга булдык. Шуннан соң алар үзләре дә үзгәрде. Холыклары да җиңе­ләйде, – ди әниләре.
 
Бераздан алар 3 яшьлек Виканы да үз гаиләләренә алырга була. Күп тә узмый, Иринаның бертуган энесе үлеп китә. Ә хатыны, авырлыкны күтәрә алмыйча, эчкече­леккә сабыша. Шулай итеп, Вырмаскиннар гаилә­сенә аларның ике кызлары да килеп сыена. Соңрак тагын бу мәрхәмәтле гаилә бер-бер артлы 2 малай, 1 кыз һәм 2 малайга ишәя.
 
– Менә шулай итеп безнең бик зур гаиләбез барлыкка килде. Хәзерге вакытта 12 балабыз бар. Шуларның җидесе – балигъ булмаган яшьтә. Баштагы елларда авырлыклар бик күп булды. Бер-бере­безне аңламау, көнләшү, безнең игътибарыбыз һәм мәхәб­бәтебез өчен көрәш… Боларның һәммәсе дә булды. Аеруча күчеш чорын бик авыр кичердек. Бу вакытта алар белән әни дә, дус та, сердәшче дә булырга туры килә. Дүрт бала­бызның сәламәтлекләре белән проблемалары бар. Аларга тагын да күбрәк игътибар кирәк. Әле ярый ирем белән бер фикердә булып яшибез. Аннан соң балалар да бер-берләренә бик булыша. Үз балаларым да бер дә көнләшмәде. Хәзер инде оныгыбыз да бар, – ди Ирина ханым.
 
Нинди генә авырлыклар булса да, ирле-хатынлы Вырмаскин­нарның ятимнәрне сыендырганнары өчен үкенгәннәре булмаган.
 
– Без инде тормышыбызны алардан башка күз алдына да китермибез. Йортыбыз гөр килеп тора. Ләкин, миңа калса, һәр нәр­сәнең – үз вакыты. Кечкенәбезгә – 8, ә үземә тиздән 50 яшь тула. Ике бертуган малайлар урманда үскән кебек иде. Ниләр кылануларын хәзер күз алдына да китерү авыр. Ул вакытта яшьлегем белән барысына да өлгердем. Хәзер андый балаларны алганчы, мең кат уйлар идем, – ди Ирина Вырмаскина.

“Аларны барысы да бертигез ярата”
 
Нурлат районы башкарма комитетының опека бүлеге җи­тәкчесе Ирина Савинова сөйләв­енчә, 2006 елда аларда, республикада беренчеләрдән булып, “Ата-ана йорты” дип аталган уллыкка алучы гаиләләр клубы төзелгән. Ике елдан соң исә “Тәрбиягә бала алучы авыллар” социаль проекты гамәлгә ашырыла башлый. Әлеге статуска ия булган Түбән Чаллы һәм Мамык авылларында барлыгы 98 бала әти-әни җылысын тапкан. Түбән Чаллының 12 гаиләсендә 23 яшькә кадәрге – 51 бала, Мамык авылының 14 гаиләсендә 47 бала тәрбияләнә.
 
Ирина Савинова әйтүенчә, мон­дый ста­тус­ка ия булган авыллар Россиядә генә түгел, дөньяда башка юк.
 
– Шуңа охшаш тагын “Балалар авыллары – СОС” бар. Гомумән, аларның тарихы еракка, сугыш чоры елларына барып ялгана. 1949 елда мондый беренче авыл Австриядә оештырыла. Хәзерге вакытта бөтен дөньяда аларның саны 500гә җитә. Аермалары нидә соң? “Балалар авыллары – СOС” – гаилә тибындагы берничә балалар йортының бер бистәгә туплануы ул. Аларның үзенең социаль инфраструктурасы, мунчасы, кухнясы бар. Анда ата-аналар үз хезмәтләре өчен акча ала. Ә “тәрбиягә бала алучы авыллар” проекты ятимнәрне караган өчен түләнә торган пособиедән кала, өстәмә бюджет акчасын таләп итми. Әлеге авыллар район һәм шәһәрдәге оешмалардан, аерым кешеләрдән килгән хәйрия акчасы хисабына яши, – дип аңлатты Ирина Савинова.
 
Җитәкче сүзләренчә, 40–45 балага исәпләнгән балалар йортында бер баланы тәрбияләү елына – 600 мең сумга, 90 балага исәп­ләнгән балалар йортында 245 мең сумга төшә. Ә авыллардагы гаиләләрдә тәрбия­ләнүче бер баланы карау өчен хөкүмәткә елына 116 мең сум акча кирәк.
 
– Ятим яки әти-әни хокукыннан мәхрүм ителгән балаларны тәр­бия­ләүче һәр гаиләгә ярдәм күрсәтүче кешеләр беркетелгән. Мондый гаиләләр дәүләттән закон белән каралган пособиеләр генә ала. Дөрес, моннан тыш, балаларны тәрбиягә алган әти-әниләргә белемнәрен күтәрү өчен – 2500 сум һәм хезмәтләре өчен 3000 сум акча каралган. Хәйрия акчасына балаларның җәйге яллары, бәй­рәм­нәр, бәйгеләр оештырыла. Шефлыктагы балалар предприя­тие­ләргә экскурсия­ләр­гә бара, – ди Ирина Савинова.
Моннан кала, балалар йортлары һәм “СОС” статусы булган авыллардан аермалы буларак, биредә 18 яше тулганнар әти-әни йортыннан китми.
 
– Бездә халык бик ярдәмчел. Теге яки бу гаиләгә кайгы килсә, бер йодрыкка төйнәлеп, күмәк­ләшеп ярдәмгә килә. Аннан соң, мәсәлән, бер гаиләдәге баланы икенче гаи­ләгә вакытлыча калдырып тору да – безнең өчен гадәти хәл, – ди Ирина Савинова.
 
Әлеге гаиләләр арасында төрлеләре бар. Опека рәсмиләш­терүчеләре дә, уллыкка, кызлыкка алучылары да. Бер милләттән булган гаиләләр икенче бер милләт балаларын тәрбияләүчеләр дә бар икән. Марковлар гаиләсе, мәсәлән, төрле милләттән булган 11 бала тәрбияли. Бер йортта русы да, татары да, чуашы да, молдаваны да яши.
 
– Әллә ни зур проблемалар булмаса да, балаларның барысы да авыр холыклы, күбесе авыру. Шулай булса да, мәрхәмәтле кешеләр үз гаиләләренә унберәр, уникешәр бала сыендыра. Шунысы мөһим: балалар гаиләләргә төрле юллар белән килеп эләгә, ләкин аларны барысы да бертигез ярата, – дип хушлашты безнең белән опека бүлеге җитәкчесе Ирина Савинова.

Зөһрә САДЫЙКОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.07.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»