поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
19.07.2019 Җәмгыять

Пенсияләргә кагылышлы яңа хәбәр бар

Җәй көне пенсия кемнәргә арта, каникул вакытында вакытлыча эшкә урнашкан студентларга нәрсәне истә тотарга кирәклеге турында Казан шәһәре Вахитов районының пенсия бүлеге җитәкчесе Флида Арсланова белән сөйләштек. Бу сөйләшүне җитәкче студентлар, эшләүче пенсионерлар өчен үзенә күрә бер «җәйге шпаргалка» дип атады.

– Җәй көне студентларның, мәктәп укучыларының күбесе акча эшләп калырга тырыша, вакытлыча эшкә урнаша. Бу очракта нәрсәне истә тотарга кирәк?
– Әйе, җәйге каникуллар кайберәүләр өчен кызу «урак өсте». Аеруча яшьләр, вакыт булганда, акча эшләп калырга ашыга. Вакытлыча эшкә урнашканда яшүсмерләрнең, студентларның СНИЛСы булуы мөһим. Әгәр бу документны рәсмиләштерергә өлгермәгәнсез икән яки югалткан булсагыз, теркәлү урыны буенча пенсия бүлегенә барыр­га була. Анда аны тиз арада ясап бирәчәкләр. СНИЛСны күп функцияле үзәк аша да алыр­га була. Дөрес, анда әзер булганын биш көн көтәргә туры киләчәк. Әлеге таныклык бушлай бирелә.
 
– Студентларның җәйге каникул вакытында эшләгән көннәре гомуми эш стажына кертеләчәкме?
– СНИЛС нәкъ менә шуның өчен кирәк тә. Әгәр дә шәхси счетта эшләү көннәре теркәлгән икән, киләчәктә бу булачак пенсияне исәп­ләгәндә исәпкә алыначак.
 
– Ялгыз әбисен, бабасын караган өчен студентка, мәктәп укучысына компенсация түләнә. Җәй көне вакытлыча эшкә урнашкан очракта, ул сакланачакмы?
– Юк, сакланмый. Чөнки әбисен, бабасын караган өчен тиешле компенсация бары эшләмәүчеләргә генә бирелә. Дөрес, өлкәннәрне тәрбияләгән вакыт аралыгы иминият стажына кертелә. Ә эшкә урнашкан вакытта, пенсия бүлегенә хәбәр итәргә кирәк. Анда хезмәт килешүе, паспорт, СНИЛС сорарга мөмкиннәр. Бу компенсация түләүне туктату өчен кирәк. Эштән туктагач, акчалар кабат исәпләнсен өчен, пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
 
– Әгәр дә кеше бу турыда Пенсия фондына әйтеп тормаса?
– Мондый очракта кеше компенсацияне законлы алмаган булып саналачак. Суд тәртибендә акчаларны кире кайтарырга туры киләчәк. Моннан тыш, Пенсия фондына хәбәр итмәгән өчен, кеше Россия җинаять кодексының «Мошенниклык» турындагы 159нчы маддәсе, 1нче бүлеге буенча җавап­лылыкка тартылырга да мөмкин.
 
– Тәрбиячесен югалт­канга пенсия, федераль социаль өстәмә түләүләр алучылар бар. Җәй көне эшкә урнашканда, алар өчен нәрсә үзгәрә?
_ Тәрбиячесен югалту буенча пенсия алучыларның эшкә урнашкан вакытта өстәмә түләнә торган ФСДларын кисәләр. Пенсия мәктәпне тәмамлаганнан соң югары уку йортына, һөнәри училищеларга укырга кергәнче, җәйге өч ай вакыт аралыгында туктатылып тора. Бу очракта, түләүне дәвам иттерү өчен, пенсия бүлегенә барып, гариза язарга кирәк.

– Әгәр дә студент академик ял алса, пенсия түләнәме?
– Академик ял алган студентка түләү каралган. Ә менә хәрби хезмәттә чагында түләүләр туктатыла.
 
– Әгәр студент көндезге бүлектән читтән торып укуга күчсә?
– Мондый вакытта бу турыда кичекмәстән пенсия бүлегенә хәбәр итәргә кирәк, чөнки түләүләр шулай ук туктатыла. Уку йортлары пенсия бүлегенә елына ике тапкыр укучы студентлар турында мәгълүмат җибәрә. Шуңа күрә берәүне дә алдалап булмаячак.
 
–Редакциябезгә пенсияне дәүләт финанславы программасында катнашучылар да еш шалтырата. 2018 елда салынган акчаларны кайчан алырга була дип кызыксыналар?
– Пенсияне дәүләт финанславының (государственное софинансирование пенсии) схемасы болайрак: хезмәткәр пенсия фондына кимендә 2 мең сум акча түли, ә дәүләт аларның индивидуаль счетларына тагын 2 мең сум өсти һәм, шулай итеп, хезмәткәрнең ел дәвамында керткән акчалары икеләтә күбәйтеп кайтарыла. Моңа кадәр акчаларын салган кешеләр июль аеннан түләүләрне алырга хокуклы. Дөрес, 2016 елдан кергән яңа закон нигезендә, әлеге программада катнашучылар биш елга бер генә тапкыр арттырылган акчаны алу мөмкинлегенә ия. Ягъни 2017 елда акчаларны бер тапкыр алгансың икән, кабат ул бары 2020 елда гына түләнәчәк.
 
– Җәй көне пенсия артачакмы?
– 2018 елда эшләгән пенсионерларның акчалары артачак. Август аенда эшләүче пенсионерларның акчаларын кабат исәп­ләячәкләр. Хезмәт хакына, башка факторларга бәйле рәвештә, һәр кешенең пенсиясе төрлечә артачак. Ләкин өч пенсия баллы суммасыннан да күбрәк булмаячак. Быел бер пенсия баллы – 87,24 сум.

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 18.07.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»