|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2010 Мәдәният
“АЛТЫН МӨНБӘР – 2009” ФИЛЬМНАРЫ “ТАТАРСТАН – ЯҢА ГАСЫР” КАНАЛЫНДА"Татарстан – Яңа Гасыр" телевидениесе “Алтын мөнбәр – 2009” кайтавазы" дигән фильмнар циклын ачып җибәрә. Әлеге кинокартиналарны тамашачылар ял көннәрендә 18 сәгатьтә карый ала. Борис Максимовның “Семья из Мамашира” документаль фильмы экраннарга 15нче май көнне, ә Сергей Цихановичның “Мы говорим по-татарски” кинокартинасы 16нчы майда чыгачак. Алар конкурстан тыш фильм буларак “Алтын мөнбәр – 2009” Халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында Татарстан киносы көнендә күрсәтелгән иде. Моннан тыш, ике ай дәвамында “Полеты Фаниса Яруллина” (Россия), “Бөркетләр” (Россия), “Хасан и Марков” (Мисыр), “Стихи любви” (Индонезия), “Скрытые голоса” (Сүрия-Иран-Мисыр), "Тукай" (Россия), “Возрождая звук” (Россия) фильмнарын карарга мөмкин булачак.
Ял көннәрендә 18 сәгатьтә "Татарстан – Яңа Гасыр" каналында – "Алтын мөнбәр – 2009" кайтавазы"! Карамыйча калмагыз!
|
Иң күп укылган
|