|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2008 Шоу-бизнес
ҖЫРЛА, ЛӘЙЛӘ...Һәр журналистның яраткан һәм җене сөймәгән персонажлары була. Үзем дә шул темага язганлыктан, журналистларның сәнгать, мәдәният темасына кагылган язмаларын укыганда, башта макталучы яки тәнкыйтьләнүчене түгел, ә авторны күз алдыма китерәм. "Т.Я."да Ләйлә Дәүләтованың җырламавын үтенеп язылган мәкаләне күргәч башта бераз аптырап калдым. Тамашачы фикере формасында язылса да, иманым камил, моны, әлбәттә, Ләйләне яратмаган журналист язган.
Ләйлә минем яраткан һәм яратмаган персонажларым исемлегенә керми. Шулай да бу юлы аны яклыйсым килеп китте. Беренчедән, булдым мин ул концертта, өч яшь ярымлык кызым белән карадым. Начар булса, бала түзмәс иде. Икенчедән, бәхәс кузгаткан икән, концерт үз бурычын үтәгән.
Мин "Ләйлә шәп җырлый" дип һич тә автор белән бәхәскә керергә җыенмыйм. Әмма Ләйлә чамасында җырлаучылар күп ләбаса хәзер бездә! Андыйлар көн-төн радиодан ишетелә: чиныйлар-шыңшыйлар-ыңгырашалар-акыралар-бакыралар – без түзәбез. Үзләренең чит илләрдә төшкән видеоязмаларын клип итеп безгә күрсәтәләр – ошаса да, ошамаса да, без аларны карарга мәҗбүр. Чөнки алар үз җырларын татарның бердәнбер телевидениесе булган "Яңа гасыр"да ротациягә куялар, бездә әллә ни күп булмаган татарча радиолардан җырлыйлар. Әлбәттә, радио-телевизорның төймәсе бар, ошамаса – бастың-куйдың. Ә сүндерсәк нәрсә тыңларга да, нәрсә карарга? Кемгәдер бәйләнеп ятканчы, шул чиле-пешле җырчыларны радио-телевидениегә керттермәс өчен нәрсәдер эшләсәң яхшырак булмасмы? Юк шул, телевидение белән радионы сүгә алмыйбыз (дөнья хәлен белеп булмый, үзебезгә дә кирәге чыгуы мөмкин).
Ә Ләйләгә нигә каныгырга? Ул үз концертында җырлый, ләбаса!Хәләл акчасын түләп, концертлар залын арендалаган икән, телевидениегә реклама биреп, зал тутырып халык җыелган икән, Айдар белән Фиданны китереп "үз кубызына биетә алган" икән, димәк, булдырган! Хәлеңнән килсә, син дә җый, син дә җырла! Ә үз концертында Ләйлә теләсә нишли ала. Теләсә, җырлый, бии, мәтәлчек ата, кушаяклап сикерә...Син инде, хөрмәтле тамашачы, мин Фиданны карарга килдем дип, сүгенеп утыра алмыйсың! Фиданны карар өчен аның концертына бар! Аллага шөкер, ул Казанга концертлар белән килгәләп тора.
– Ләйлә, сине гәзиттә җырлый белми дип язалар... – дидем телефоннан.
– Язсыннар, – диде ул. – Мин, чыннан да, җырчы түгел.
– Алайса, нигә җырлыйсың син?
– Балачак хыялы! Мин һәр яңа җырны "Монысы соңгысы булыр", – дип яздыра идем. Инде болай тәнкыйтьләүчеләр булгач, киләсе елга да җырлармын, мөгаен. Бәйләнергә сәбәп калдырырга кирәк. Тырнак астыннан кер эзләүче барыбер сәбәп таба.
– Үзең турындагы тәнкыйть материалларын кая куясың?
– Тузан кунмасын дип пакетка тыгам да, стенага элеп куям(көлә). Дөресен әйткәндә, мин беренче чиратта авылдагы әнием, абыйларым өчен борчылам. Алар һәр нәрсәне йөрәкләренә якын алалар. Ә үзем артык борчылучан булсам, иҗат дөньясына кермәс тә идем... Илһам абый Шакиров әйтмешли, синең турында язалар икән, димәк, син исән, син – кызыклы...
– Фидан абый белән ничек шулай уртак тел таба алдың? Ул сиңа гашыйк кебек тоелды диючеләр дә булды...
– Ә үзең нәрсә уйлыйсың? – диде Ләйлә, җаваптан качып.
– Дөресен әйткәндә, синнән бөтенесен көтәргә була.
– Мин Фидан абыйга сокланам, аны хөрмәт итәм. Аллага шөкер, шигырьләрем аның күңеленә керде.
– Бергәләп дуэт та җырладыгыз...
– Фидан абый: "Синдә көчле оперный тавыш юк анысы, ул сиңа кирәкми дә, синдә приятный, үзенчәлекле тавыш, җырны бирә беләсең, нәкъ мин теләгәнчә җырлыйсың", – диде. Ул тагын бер җыр яздырырга тәкъдим итте. Анысын башкарып чыга алмам дип куркыбрак торам әле...
P.S. Ләйлә Дәүләтова Фидан Гафаров белән уртак концерт программасы эшләргә җыена. Ләйлә аның өчен махсус җырлар да язачак, имеш. Ләйләнең җырламавын үтенеп язучыга әйтәсем килә: җырлыйсы килсә, җырласын! Аңа нишләсә дә килешә!..
Рузилә МӨХӘММӘТОВА |
Иң күп укылган
|