|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.07.2019 Мәдәният
"Шаян"нар Мәскәүдә Татарстан мәдәнияты көннәрендә катнашты5 июль көнне Мәскәүдә "Татарстан мәдәнияты көннәре" чарасы үтте. Ничек үткән икән диеп уйлагансыздыр инде? "ШАЯН ТВ" каналы булган җирдә чаралар бик күңелле үтә! Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән килгән кунакларны каналыбыз геройлары каршы алды, фотога төште, каналыбызның проектлары белән таныштырды! Кыскасы, Татарстанның мәдәният көнен шаянланып, күңелле үткәрдек. дип уртаклаша "шаян"нар. Ә 7 июль көнне "Алтын каләм" фестивале тәмамланды. Фестиваль вакытында яшь журналистлар төрле казанышларга ирештеләр һәм "ШАЯН ТВ" каналы исеменнән Юныс улы Илшат аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук казанышка ирешкән балалар арасында "ШАЯН ТВ" каналының яшь алып баручылары да бар иде! "Алтын каләм" фестивалендә катнашкан барлык яшь язучыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәк эшләрегездә уңышлар телибез.
Төп фото: Бизнес Онлайн
--- |
Иң күп укылган
|