поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.07.2019 Бәйрәм

Бөтен ил, бөтен Россия бәйрәме

Самара татарлары гына түгел, бөтен өлкә халкы, Россия татарлары көтеп алган иң зур вакыйга - Х Бөтенроссия авыл Сабан туе 29 июньдә Камышлы авылында иң югары дәрәҗәдә узды, дип әйтерлегебез бар.

Татарстан хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы, Кукмара районы үзешчәннәре өчен мондый олы Сабан туйлары уздыру гадәти хәл булса, Самара өлкәсе татарлары тарихында күләмле чаралар икәү генә - 2009 елда Гали авылында уздырылган I Бөтенроссия авыл Сабан туе һәм 2012 елда «Циолковский» исемендәге санаторийда үткән V «Түгәрәк уен» фестивале. Заманасына күрә, алар да бик уңышлы үтеп, татар массакүләм матбугат чараларында уңай бәя алганнар иде. Унынчы Бөтенроссия авыл Сабан туеның тагын да купшырак, оешканрак, матуррак үтүен дәлилләп торасы юк, дип уйлыйм. Бу турыда Сабан туе сәх-нәсеннән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе әйтте:
 
- Бигрәк тә матур бәйрәм. Безгә Федераль, авыл Сабан туйларын күп күрергә насыйп булды. Ләкин оештыру осталыгы буенча Самара барысын да уздырды. Бу татар һәм башкорт бәйрәме генә түгел, бу бөтен ил, бөтен Россия бәйрәме.
 
 
Алдан хәбәр иткәнебезчә, соңгы ярты елда оештыручылар Самара - Камышлы - Казан арасында йөри-йөри машина тәгәрмәчләре тишелеп беткәндер инде. Өлкә хөкүмәте һәм министрлыклар һәрберсе үз юнәлешендә эш алып бардылар. Атна саен утырыш, атна саен үзгәреш. Камышлы үзәген, юлларын төзекләндерү, Сабан туе мәйданын киңәйтү, чиста су белән тәэмин итү, Камышлинка елгасы аша күперчекләр салу, бәйрәмне куркынычсыз итү, Сабан туена килүче меңләгән кешене ашату шартларын санитария һәм гигиена таләпләренә туры китерү кебек эшләр бәйрәм айсбергының аскы өлеше генә булгандыр, дип уйлыйм.
 
Бәйрәм 28 июньдә үк башланып китте. Россиянең 24 регионыннан килгән кунакларны райондагы кунакханәләргә, укыту үзәгенә урнаштырып бетергәч, Камышлыны, тирә-як авылларны күрсәтергә алып киттеләр. Иске Ярмәк авылының физкультура укытучысы Малик Мөхәммәтҗанов сөйләвенчә, ул үзе Төмән өлкәсеннән килгән балаларны каршы алып, озатып йөргән. Иске Ярмәкнең Юкәле тавын, су буйларын, мәктәп музеен, Гали Гәрәевнең өен күрсәткәннән соң, Буйтуган авылындагы Әлифба музеена да алып барганнар, кичен Камышлыда уздырылган бик матур концерттан соң, Иске Ярмәк янындагы «Новый замок» дип аталган кунакханәгә илтеп урнаштырганнар.
 
...29 июнь иртәсендә бөтен дөнья кубып, Камышлыга юл алды. Безне узып киткән машиналарның кайсында атлар, кайсында реквизитлар алып баралар, ә җиңел машиналарда түбәтәйле ирләр, яулыклы апалар элдертә. Камышлыга килеп җиткәндә мәйдан гөрләп тора иде инде. Соңрак билгеле булганча, Сабан туена 20 меңләп кеше җыелган.
 
 
Дөрес, башта Камышлы районының Әнвәр Давыдов исемендәге Мәдәният йорты каршында шагыйрьгә бюст ачу тантанасы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров, шагыйрьнең кызы Алсу ханым, оныклары, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, мәдәният министры Ирада Әюпова, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, Бөтенроссия авыллар Сабан туе кунаклары һәм башка рәсми затлар катнаштылар. Дмитрий Игоревич Самара өлкәсе экономикасына үз өлешен кертүче Камышлы халкына рәхмәтләрен җиткерде, ә Рөстәм Нургали улы Бөтенроссия авыллар Сабан туе һәм бюст ачу тантанасының бер вакытка туры килүен мәгънәви чара, дип белдерде. Алсу Абдулъянова исә әтисенә бюст кую гамәлен Әнвәр Давыдовның Камышлыга кайтуы, дип белдерде. Чөнки шагыйрь 1968 елның 23 июнендә, нәкъ Сабан туе көнне, вафат булган икән.
 
Сабан туеның рәсми ачылышын көткән арада милли йортлар, сату рәтләрен карарга киттек. Иң беренче чиратта, әлбәттә, өлкә «Туган тел» җәмгыяте, татар милли-мәдәни автономиясе һәм «Дуслык» иҗади-иҗтимагый җәмгыяте куйган чатырларга сугылдык. Беренчесендә «Самар татарлары» журналлары сатыла, Гакыйль Сәгыйровның музеен ачу өчен акча җыю белдерүе басылган буклетлар, «Туган тел» оешмасының 30 еллыгы уңаеннан ясалган бейсболкалар таратыла. МАИБның Самара филиалы җитәкчесе урынбасары Ринат Фәйзетдинов китереп биргән тәм-томнар һәм чәй белән кергән бер кеше сыйлана. Биредә көнозын гармунчы Мидхәт Әминов, «Ак каен» ансамбле гармунчысы Әсгать Сәгыйров узган-барган халыкны биетеп, җырлатып, фотога төшереп тордылар.
 
«Дуслык» оешмасы чатыры да кунаклар белән тулы иде. Алар Мәчәләй авылында уздырылган Сабан туеннан репортаж бастырылган һәм Бөтенроссия авыл Сабан туена махсус чыгарылган «Бердәмлек» газеталарын тараттылар, Разия Әюпова һәм Галия Абрахимова җитәкчелегендә “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары кунакка килүчеләргә мул өстәлләр дә корып куйганнар иде.
 
 
Арырак Камышлының данлы бавырсаклары куелган Камышлы чатыры каршы ала. Бу юлы милли ашыбызны бөтен авыл хатыннары җыелып ясаган, диярсең, өләшә башласаң, бу мәйдандагы бөтен кешегә дә җитәрлек, биллаһи. Аның артында сату рәтләре тезелеп киткән. Менә Пенза шәһәреннән килгән Алинә Шәмшетдинованың юкә төймәләре, сувенир самавырлары, Татарстанда яшәүче Рөстәм Шәфигуллинның каракуль бүрекләре, 46 ел гомерен Казан мәктәпләрендә музыка укыткан, ә олыгайгач курай ясау белән мавыгып киткән Рафаэль Гайзетдиновның курайлары, ераграк тиредән эшләнгән букчалар, акча янчыклары, чигүле чүәкләр, тагын әллә нәрсәләр - барысына да татар бизәкләре төшерелгән, барысы да татар рухы белән сугарылган...
 
Сату рәтләренең очына чыгып булмады, бигрәк тә күп иде шул алар. Сабан туе капкасы янында регионнардан килгән мөхтәрәм кунаклар, делегатлар, милли оешмалар рәисләре җыелып, Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Азаровның килүен көтәләр иде. Аларны татар гореф-гадәте буенча - чәкчәк һәм рус традициясе буенча ипи-тоз белән каршыладылар һәм шушы бәйрәм өчен махсус төзелгән шәһәрчеккә таба алып киттеләр. Төрле регионнардан килгән делегатлар төбәк исемнәре язылган такталар астына тезелеп, шатлыклы авазлар, җыр-такмаклар белән түрәләрне каршы алалар, кул болгап сәламлиләр. Рөстәм Нургали улы һәм Дмитрий Игорь улы, таныш кешеләрен күргәндә, күрешеп исәнләшәләр, бәйрәм белән котлашалар...
 
Менә Татарстан йортына килеп җиттек. Сап-сары бүрәнәләрдән салынган ныклы өйдә Кукмара районында җитештерелгән продукция – матур бизәкләр төшерелгән, табан астына реҗин ябыштырылган итекләр дисеңме, «Кукмор» бренды астында сатыла торган өске ягына ак йөгертелгән табалар һәм чуеннар дисеңме, кием-салым, әтәчләп чигелгән сөлгеләр, туку станоклары, тамбурлы чигеш үрнәкләре, бишек ябылдыклары, йорт кораллары кебек татар йөрәгенә якын булган әйберләр балачакка алып китте. Шунда ук Казанның «Түбәтәй» фаствуды ашамлыклары үзенә чакырып тора, хуҗасы - Камышлы егете Солтан Сафин үзе дә шунда йөри. Биредә Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Игоревичны өчпочмак ясарга өйрәтте, ә губернатор, аңа җавап итеп, белуга балыгы бүләк итте.
 
Солтанның кулыннан вак бәлеш алып ашау миңа да күңелле булды. «Солтан, Самараның «Аврора» сәүдә үзәгендәге «Түбәтәй» ябылган икән. Башкача булмасмы инде?» - дигән сорауга: «Була, апа, була. Тик аны, Казандагы кебек, башка фаствудлардан аерым урнаштырырга уйлыйбыз», - диде. Афәрин, Солтан! Рәхим ит! Самара «Түбәтәй»не көтә!
 
 
Ә президент белән губернатор инде Самара кирмәненә кереп баралар. Ул агач борыслардан космик ракета формасында ясалган, ә диварлар урынына челтәр эленгән. Комплексны урап узган агач идәннәр Самараның паркларын һәм Идел ярларын хәтерләтә. Басма буена Самара өлкәсендә туган һәм хезмәт иткән данлыклы кешеләрнең портретлары куелган. Күпчелеге космос белән бәйле кешеләр. Бер экспозициядә Миңнеханов һәм Азаров 3D күзлек киеп карадылар. Аның аша караганда үзеңне космоста очкан кебек хис итәсең икән. Нәкъ шушында, космик кораблар арасында, алар ике регионның фән һәм техника, мәдәният-сәнгать өлкәләрендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куйдылар.
 
Үтәкүренмәле космик кирмән бүлмәләрендә рус, татар, мордва, чуваш осталары кәрҗиннәр үрәләр, чүлмәк ясыйлар, чүпрәсез икмәк саталар, бер төркем хатыннар Самара челтәрләре үрәләр, икенчеләре нәрсәдер тегәләр, чигәләр, араларында безгә яхшы таныш булган Гөлнара Насыйрова тамбур ысулы белән чигәргә өйрәтә. Ә бер бүлмәдә чуашлар тыпырдап бииләр, икенчесендә “Волжский народный хор” җыр суза, йортта симфоник оркестр музыкантлары үз сәгатен көтеп утыра, тагын бер бүлмәдә Иске Ярмәк авылында яшәүче Фәния апа Гайфуллина һәм чигүче Флюра апа Галиәхмәтова «Идел» ансамбле гармунчысы Мидхәт Әминов уйнаган көйгә өздереп шаян такмаклар сиптерәләр. Алар янында халык бигрәк тә күп иде. Аерылып китәрлек тә түгел бит, һаман да яңа такмаклар әйтеп көлдереп бетерделәр. Шулай итеп, мин түрәләрдән артта калганмын. Ярар, тынычлап башкорт тирмәләрен карыйм әле.
 
Безнең якларда мондый тамаша булганы юк иде әле. Быел Башкортостан автономиясенең йөзъеллыгын билгеләп үтүче башкортлар берничә тирмә куйганнар. Килүчене Башкортостанның җиде могҗизасын тасвирлаган күргәзмә каршы ала. Умарта кортлары, төрледән-төрле бал һәм балчылык продукциясе, көмеш балдаклар һәм беләзекләр, киездән эшләнгән кием-салым, мунчала, чабата үрү, шифалы үләннәр, челтәрле шәлләр - болар барысы да Башкортостан...
 
у вакытта сәхнәдә инде тамаша башланган. Казан артистлары Сабан туена әзерләнү, бүләк җыю йоласын күрсәтәләр. Бүләкләрнең кайсы тамаша өчен генә булса, чыны да бар икән. Мәсәлән, Орлов токымлы атлар үрчетүче татарстанлы Фәрит Нәбиуллинның кызы һәм улы Камышлыга нәселле тай бүләк итүе турында белдерделәр.
 
Бүләк, дигәннән. Бу көнне Сабан туе кырында өч машина басып тора иде - Самара өлкәсендә җитештерелгән NIVA, LADA GRANTA һәм чит илдән китерелгән ыспай гына FORD-TRANZIT машинасы. Кемнәр өчен алар? Менә бит интрига кайда!
 
Рәсми ачылыш тантанасында шунысы ошады: Самара өлкәсендә туган данлыклы татарларның исемнәре генә аталып калмады, алар турында тәфсилләп сөйләнде, күрсәтелде. Мәсәлән, Сәләй Вагыйзовның Әлифбасына - балалар чыгышы, Гали Гәрәевнең тальян гармуннарына, Рөстәм Вәлиевка багышланган гармунчылар (егермеләп Казан артистлары арасында “Ак каен” халык ансамбле гармунчысы Әсгать Сәгыйров та бар иде) ансамбле чыгышы, шагыйрьләр Әнвәр Давыдов, Зыя Ярмәки, Рөстәм Мингалим дә читтә калмадылар, һәрберсе зурлап искә алынды. Шулай ук “Ак каен” халык ансамбле дөньяга таныткан “Вак” биюенең сәхнәгә куелышы да искиткеч матур булды. “Ак каен”лылар арткы планда, сәхнәдә, вакка сиптерә, ә алгы планда, мәйданда, купшы киемнәргә киенгән Татарстан артистлары шуны ук бии. Уйлап карасаң, бу куелыш зур мәгънәгә ия – Россия картасында бер нокта гына булып күренгән авылда туган биюнең бөтен татар дөньясына таралуын күрсәтә. Рәсми ачылыш режиссеры Наталья Фишманга – афәрин!
 
Сабан туеның рәсми ачылышы вакытында губернатор Дмитрий Азаровның чыгышы кыска:
 
- Сабан туе бәйрәменең тамырлары борынгы булса да, бүген ул яшь һәм шаян бәйрәм. Без бу бәйрәмгә бик нык әзерләндек. Сабан туеның шулай матур башланып китүенә һәрберегезнең өлеше кергәндер, чөнки Самара халкы кунакларны каршы ала белә. Бирегә килгән һәр кешегә дә шатбыз. Сабан туе, алга!
 
бүләкләре күп булды. «Дуслык» оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәветдинов һәм Гали авылы башлыгы Идрис Муллабаев - губернаторның күкрәккә тага торган “Мактау билгесе”, “Ак калфак” җәмгыяте активисты Бибинур Газизова - Мактау грамотасы, Иске Ярмәкнең «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы бүлеге җитәкчесе Әлфия Баһаутдинова, Камышлы механизаторы Равил Галиев һәм “Раздольное” оешмасы тракторчысы Рамил Закиров Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Ә NIVA машинасын Дмитрий Азаров Камышлы районына бүләк итте.
 
Татарстан президенты да аңардан калышмады. Бәйрәм белән котлаганнан соң, ул да бүләкләр өләшә башлады. Шулай, өлкә «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаевка – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале, Камышлы районы башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка – «Фидакарь хезмәте өчен» медале, районның мәдәният, спорт, туристлык һәм яшьләр комитеты җитәкчесе Резеда Төхбәтшинага – «Татарстанның атказанган хезмәткәре», җырчы-вокалист Лилия Минголовага – «Татарстанның атказанган артисты», «Яктылык» татар мәктәбе укытучысы Фәния Гыйлаҗевага - «Татарстанның атказанган укытучысы» исемнәре бирелде. «Дуслык» җәмгыяте әгъзасы Винер Нурмөхәмитовка, Рамил Хәлиулловка һәм Сания Ибраһим кызы Каюмовага Татарстан президентының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Шулай ук көрәштә абсолют батыр исемен алган кешегә Татарстан президенты исеменнән LADA GRANTA машинасы тапшырылачагы турында хәбәр ителде. Көнозын барган көрәш нәтиҗәсендә Мари Эл Республикасыннан килгән Муса Галләмов җиңеп чыкты. Аңа бәрән һәм машина тапшырылды. Олы йөрәкле көрәшче бәрәнне Похвистнево районының Гали мәдрәсәсе файдасына калдырып, үзе машинага утырып, Мари иленә кайтып китте.
 
 
Мәйданда төрле спорт бәйгеләре дә кызу барды. Армрестлингта катнашу өчен генә дә Оренбург, Богырыслан, Пенза шәһәрләре, Татарстан, Башкортостан һәм Марий Эл республикалары, Пермь төбәге, Самара өлкәсеннән 66 спортчы теркәлгән иде. Көрәштән аер-малы буларак, спорт бәйгеләрендә Самара өлкәсе спортчылары да сынатмады, призлы урыннар яуладылар. Хатын-кызлардан Волжский районыннан килгән Яна Тряпкина (60 килограммга кадәр) һәм Камышлы районының Балыклы авылыннан Наҗия Хәсәновага (60 килограммнан авыррак) тиңнәр булмады. Ә иң көчле куллы ир-атлар Шенталы районында яши икән. 80 килограммга кадәр авырлыкта Марат Сәлахов һәм аннан да авыррак Руслан Вәлиев көндәшенең кулын “эх” дигәнче өстәлгә тидерделәр.
 
16 килограммлы гер күтәрүдә хатын-кызлардан Ирина Пашкова (Жигулевск шәһәре), Гакыйль Әхмәтшин (Камышлы районы) беренче урыннарны яуладылар. Ә 24 килограммлы гер күтәрүдә Шенталы районыннан Виктор Логинов (68 килограммга кадәр), Жигулевскидан Александр Болдин (85 килограммга кадәр) һәм Илья Бахтовка (85 килограммнан авыррак) тиңнәр табылмады.
 
Янәшәдә милли уеннар мәйданчыгы балалар чыр-чуыннан, көч биреп торучы ата-аналар тавышыннан гөрләп торды. Хәер, уеннарда балалар гына түгел, өлкәннәр дә бик теләп катнаштылар. Ә җиңүчеләр рәтендә күбесенчә камышлылылар иде. Яшүсмерләрдән канат тартышуда Рәмис Хаматшин беренче урынга чыкты, авыш багананы Мансур Мортазин җиңел генә үтте. Баганага менү бәйгесендә балалар категориясе булмаса да, бик соралгач, оештыручылар 8 яшьлек Радмир Әһлиуллинга көчен сынап карарга рөхсәт иттеләр. Ни могҗиза! Малай җитез генә багана башына үрмәләп менде дә бүләккә иң матур яулыкны алып төште!
 
Ә кашык кабып йөгерүдә Кләүледән килгән чуваш егете Илья Татаров беренче урынны алды.
 
- Татарстанның Ютазы районы Акбаш авылында туып-үскәнгәме, татар тормышы күңелемә якын. Тирә-як авылларда узган Сабан туйларында да рәхәтләнеп катнашам. Бүгенге милли бәйрәм, һичшиксез, иң шәпләрнең берсе. Башка милләт кеше булсам да, башка регионда яшәсәм дә, Самара җирендә шундый колачлы бәйрәм үтүе белән горурланам, - дип сөйләде Илья.
 
Сабан туеның иң матур бизәге нәрсә дисәң, һәркем ир-атларның йөрәкләрен җилкендергән ат чабышларын атар. Һәрвакыттагыча, чабыш атлары һәм юртаклар аерым ярышты. Чабышларның баш судьясы Галина Коршунова сүзләренә караганда, Камышлыга Татарстан, Башкортостан, Пермь төбәге, Самара һәм Оренбург өлкәләреннән атлар китерелгән иде. Губернатор Дмитрий Азаровның бүләге - LADA LARGUS автомобиле өчен ярышта Красный Яр районының “Ермак” ат заводының Доминанта кушаматлы биясе җиңүче булып чыкты. Медаль җайдакка – Александр Лихановка, ә машина аның тренерына – Руслан Кәлимуллинга тапшырылды.
 
- Без Сабан туенда беренче мәртәбә катнашабыз. Башлыча Казан, Мәскәү, Краснодар ипподромнарында чыгыш ясарга туры килә. Ләкин мондый зур чарадан кала алмадык инде. Туган якларыңда җиңү яулап алу бигрәк тә күңелле икән, - дип шатлыгы белән уртаклашты заводның башкарма директоры Федор Ермоленко. - Кызганычка, Самара ипподромы бетерелде. Әле дә осталыгыбызны күрсәтү өчен авылларда шундый кечкенә, әмма бик җайлы ипподромнар бар.
 
Без, әлбәттә, Камышлы атлары өчен җан аттык. Быел, нишләптер, “Бригадир чабышлары” булмады. Икенче чабышта да безнең өлкә егетләре катнашмады, ул заезд татар токымлы атлар ярышы буларак истә калды. Чөнки югарыда әйтеп узганыбызча, татар токымындагы бер тайны Фәрит Нәбиуллин Камышлыга бүләк итеп калдырды. Димәк, тиздән безнең якларда да татар токымындагы кечкенә генә, алтын төсендәге, чыдам һәм нык атлар үрчетелә башлаячак.
 
Иске Ярмәк егете Фәрит Гайфуллинның кызыл майкасын һәм яулыгын 10нчы заездда, губернатор призы өчен ярышларда күрергә насыйп булды. Фист кушаматлы атында ул бик яхшы старт алган иде, ләкин финишка алай ук шәп килеп җитә алмады шул. Александр Лихановның Доминантасы аны артта калдырды.
 
Ә юртак атлар чабышында Баулыдан килгән Баклажан кушаматлы атында Халит Латыйпов беренче булды.
 
Ахырда, олы сәхнәдән җиңүчеләрне бүләкләгәндә, FORD-TRANZIT машинасының хуҗасы да билгеле булды. Ул Бөтенроссия авыллар Сабан туен оешыручыларының берсе булган “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевка тапшырылды.
 
енә шулай, Камышлының күпкә киңәйгән Сабан туе мәйданы буйлап чаба-чаба, кич җиткәнен, аяксыз калганыбызны сизмәгәнбез дә. Көне дә бит нинди матур булды! Суык та түгел, кызу да түгел. Бер көн алдан явып үткән яңгырдан соң яшеллеккә күмелгән Камышлы кырларын, пешкән җиләкләрен, зәңгәр кыңгыраулар һәм ромашка чәчәкләре үсеп утырган урман исләрен калдырып, Бөтенроссия авыл Сабан туе белән хушлашабыз. Яхшырак үткәрим дисәң дә, яхшыртырлык урыны калмаган иде. Хәтта безне, гомер-гомергә эт типкесендә йөргән хәбәрчеләрне дә, бу юлы өлкә хөкүмәтенең пресса хезмәте исәбенә ашатып, уңайлы автобуска утыртып, селкетмичә дә, өйләребезгә кайтарып куйдылар. Моның өчен ПРЕССА үзәге хезмәткәре Ирина Озерновага аерым рәхмәтләребезне язабыз.
 
Хуш, Бөтенроссия авыл Сабан туе-2019! Киләсе елда Татарстанның Мөслим районында очрашуга кадәр!
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА,
 
Алия АРСЛАНОВА,
 
Хәмзә МОРТАЗИН.
 

---
Бердәмлек
№ --- | 05.07.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»