поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
03.07.2019 Җәмгыять

"Карал­ты- кура янып көлгә әйләнгән" (КАРГА ҮЧЕ)

Район оешмаларының берсендә юлыгылган хәл шактый вакыт күңелгә шом салып йөрде. Берничә ай дәвамында бер кар­га административ бинага керүче хатын-кызларга ташлана икән. Моны үз күзләрем белән күр­мәсәм, халык сөйлә­гәнгә ышанмаган да булыр идем. Биредә эшләүче кайбер хатыннарны ирләре китерә, үзләре “ышыгында” гына ишектән кертеп җибәрә.

Эше төшеп бирегә килгән хатын- кызга да иман юк каргадан. Башка килеп ябышкан карга кемне куркытмас, аеруча хатын-кызны? Ә нәрсә карганы мондый үчкә этәргән соң ди­гән сорауга күпләр җавап эзләде бугай. Ирексездән, күңелемдә сакланганнар арасыннан балачак шуклыкларына һәм әбием сөйләгән риваятьләргә хатирәләрдә әйләнеп кайтырга мәҗ­бүр­мен. Зираттагы агачка үрмәләп карга йомыркаларын өйгә алып кайтканыбыз истә. Ә моны күргән әбием безне нык итеп орышты да, йомыркаларны кире урынына илтеп куярга боерды. “Сез нәрсә, балакайлар, үзегезгә начарлык юрыйсызмы?” — диде ул. Тик йо­мыр­каларны кире кайтарганда каргадан сак булырга киңәш бирде. Без шигәя- шигәя генә аларны оясына урнаштырдык. Без әйләнеп кайткач, әби “тың­­лау­чан” оныкларын тез алдына утыртты да, бер риваятьне хикәяләргә кереште. Имеш, күрше җи­һанша бабай карга оялаганны күреп өй алларындагы каенны кисеп аударган да оясын яккан. Моны күзәтеп торган карга атналар буена өй өс­тен­дә бөтерелгән. Шуннан ху­җа­ның салам түбәсенә үз күз алдында утлы күмер ташлап киткән һәм минутлар эчендә карал­ты- кура янып көлгә әйләнгән. “Кар­га бик тә үчле ул, моны исегездә тотыгыз!”, — диеп хикәяләвен тә­мамлаганы истә калган әбиебезнең.
 
Менә шулай, карга үче хакында аннан соң да берничә тапкыр ишетергә туры килде. Менә тагын бер балачак хатирәсе. Бакчалары тау башыннан ук күренеп торгангамы, без ул мылтыклы хуҗада карга карачкыларын еш күргәли идек. Кечкенә чакта кызыктыра бит инде, яшертен генә бәрәңге буразнасыннан шуышып, казыкка эленгән чын карга карачкысын үзебез дә капшап караган булды. Тик шул куркыткычлар торуга да карамастан, бу хуҗаның яшелчә бакчасыннан каргалар китмәде, яшелчәсе юньләп үсмәде. Суганны гына да инде бишенче тапкыр утыртканнар икән дип тә сөйләделәр. ә карачкысыз күршеләр исә, янәшәдә генә, мул уңышка тиенеп яттылар. Хәзерге фикерләвем аша бу сәерлекне дә карга үченнән түгелме икән дигән нәтиҗәгә ки­ләм. Чынлыкта да, монда каргага хас үзгә бер үҗәт үч­лелек бар сыман тоела.
 
Карга дигәннән, бер зиратка алар сарылып яши­ләр, нәкъ шундый ук күрше авыл зиратындагы агачларга кунып та карамыйлар. Безнең авылның зираты зур булгангамы, мин үземне белә баш­лаганнан бирле анда карга, чәүкә тавышларының тын­ганы юк. Хәзер боларга мәче башлы ябалакның төнге “азаны” килеп өс­тәлде. Тик шунысы бар, аларның авылга бер зыян салганы булмады. Ә күрше авылда исә суган үс­терә алмаудан, карга һө­җүменнән куркып көн кү­рәләр. Монысы ни инде? әтнә районының Кү­шәр авылы зиратының тарихы әллә ничә гасырларга барып тоташа, зурлыгы буенча да безнекеннән бер дә ким түгел, ник бер карга, чәүкә кунсын агачларына. Имеш, Хәббәс хәзрәт үләр алдыннан: “Бирегә — мәңгелек йортка мин килгәч беркайчан да карга ияләш­мәс, булганы да китәр”, — диеп әйтеп калдырган. Ни хикмәт, авылдагы һәр каенда карга оясы, ә менә зират каргасыз?
 
Карганың бер оешмадагы сәер гамәлләреннән туган уйланулар җебен сүтү генә булды бу. Шулай да уйландыра. әлеге хәл дә аңа карата кеше­ләр тарафыннан миһербансызлык күрсәтелүдән тумадымы икән? Ә бәлкем? Тик теге карга әлегә үчле булып кала бирә...
 
Вазыйх ФАТЫЙХОВ. Балык Бистәсе.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.07.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»