|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2010 Мәдәният
БЕЗ КАБЫЗГАН УТЛАР СҮНМӘС АЛАР!..Борынгы заманнардан ук татар халкы җырга-моңга бай булган. Кайда гына яшәсәләр дә, кайгылы чакларында да, шатлык иңгәндә дә әби-бабаларыбыз гомерләрен җыр белән уздырган. Печән чапканда да тальян юл салган, сугыш кырында да гармун яшәргә өндәгән. Безнең төп бурыч – халкыбызның ерак гасырлардан матур мирас булып килгән моңлы җырларын, күңелле көйләрен, дәртле биюләрен һәм күркәм йолаларын киләчәк буынга җиткерү. Шул максатны истә тотып, менә инде өченче ел рәттән Тольятти шәһәрендә яз җитү белән “Уйнагыз, гармуннар!” һәм “Татар җыры” бәйгеләрен оештырып, уздырып киләбез. Өлкәбездә киң таралган тальяннарны, шул гармун телләрендә тибрәлгән җырларыбызны, милли биюләребезне югалтмас өчен барлык көчебезне куябыз.
Шушы Тольятти шәһәрендәге гармун, милли җыр һәм бию конкурсына нигез салучыларның берсе буларак, мин быелгы өченче “Язлар моңы-2010” фестивален ачып җибәрдем һәм конкурсантларга уңышлар теләдем. Шушы бәйрәмебездә тольяттилылар белән бергә Самара, Сызран шәһәрләреннән, Похвистнево районының Гали авылыннан, Оренбург өлкәсенең Әсәкәй районыннан килгән үзешчән һәвәскәрләр биш сәгать дәвамында үзара көч сынаштылар.
Бу фестивальнең тамырлары Камышлы районы авылларыннан чыгуын да онытмыйк. Ике ел рәттән Тольяттига килеп, үзләренең бик матур чыгышлары белән халыкны кинәндергәннәр иде камышлылыларыбыз, ә быелгы бәйрәмдә аларның катнашмый калуы гына күңелдә бераз төер калдырды. Җитмәсә, Бөтендөнъя татар конгрессы башкарма комитеты вәкилләре Гөлназ Шәйхи белән Ләйсәнә Садретдинова да миннән:“Кайда синең Камышлың?” дип йөрәккә ут өстәделәр. Ләйсәнә шушы арада гына Камышлы районында зур эш башкарып кайтуы турында дәртләнеп сөйләп алды. “Бер дә юкка гына, “Кече Татарстан” ул – безнең Камышлы ягы», дип мактанмыйсың икән бит. Анда төшергәннәремне – сездәге рухи байлыкны бер телевизион тапшыруга гына сыйдырып бетерерлек түгел.Насыйп булса, тагын бер барып чыгарбыз әле ул сезнең кунакчыл якларга”, – дип, шатландырды да Ләйсәнәбез.
Ә “Язлар моңы” фестиваленә килгәндә, аның абруе елдан-ел арта гына бара. Яңадан-яңа җырчылар, биючеләр һәм гармунчылар сәхнә юлына баса. Ярларыннан ташып чыккан язгы ташу сыман, аның яңгыраеш чикләре киңәя. Быел бигрәк тә яшәрде безнең фестиваль.
Шенталы районының Татар Әбдекие авылыннан әтисе - гармунчы Идрис, әнисе – җырчы Роза булган җырга, моңга гашыйк гаиләдә бу малай, тәпи йөри башлау белән, гармун телләрен тибрәтмәсә гаҗәп булыр иде.Өч яшьтән гармун телләреннән көй эзләгән Ирекне Шенталыда музыка белеме бирүче укытучы Эльвира Барый кызы Латыйпова үз кул астына алган. Хәзер инде шушы Татар Әбдекие авылыннан Тольяттига быелгы «Язлар моңы» фестиваленә килгән сигез яшьлек Ирек Мотыйгуллин гармунда оста уйнавы белән тамашачыны нык хисләндерде. Тольяттидан иң кечкенә җырчыбыз, биш яшьлек Азат Зәйдуллин да Камышлы районының Балыклы авылында туып үскән, хәзер Самараның «Яктылык» татар мәктәбендә музыка укытучысы булып эшләүче якташыбыз Ленар Абсаттаров иҗат иткән “Туплием, авылым” җыры белән халыкны аягүрә басып кул чабарга мәҗбүр итте.
Гали авылының гармунчы егетләренең чыгышлары да бу юлы шактый нык шомарган иде. Аларның остазлары булган бабайларга "афәрин", дип әйтмичә, тагын нәрсә әйтәсең инде.
Самараның “Заман яшьләре» төркеме әлегә алгы сызыкта булса да, Тольяттидан “Татар кызлары” төркеме дә, чыгышларыннан соң: «Без аласы үрләр алда әле”, – дип көлештеләр.Сызранлылар да үзләренең балалар бию ансамбле белән бик матур чыгыш ясадылар.
Тольяттидан иң олы гармунчыбыз шагыйрь Наил абый Вахитов, гармунда, тальянда уйнавы белән беррәттән, үзенең шул гармуннарга багышланган шигырен дә сөйләп алды, яшь талантларга уңышлар теләде.
Тольяттидан Римма Япарова да өмет өстенә өмет баглап, бик матур чыгыш ясады. Галия Аббязованың моңлы тавышы тамашачының йөрәгенә моң өстәде. «Поволжский» бистәсеннән бик мөлаем гаилә – Нурия белән Әбүзәр Миңнуллиннарның “Асылъяр” җыры нәкъ алар өчен язылган диярсең. Аны алар дуэт белән бик матур итеп башкарып күрсәттеләр.
Оренбургтан килгән, инде күптәннән үз якларында атказанган “Чишмә” фольклор ансамбле, үзләренә күрә бер шоу ясап, фестивальнең иң зур бүләкләрен алып китте.
Гомумән, бу бәйрәм үзе бер “шоу” гына булып калмасын өчен, гармун моңына, гармунга кушылып җырлауны истә тотып, киләчәктә эстрада җырларына аерым конкурс игълан итү кирәк булыр кебек. Өлкәбездәге гармун телләренә генә кушылып иҗат итүче фольклор ансамбльләр өчен дә урын табылыр, дип уйлыйм.
Казаннан килгән мөхтәрәм кунакларыбызның берсе – Гөлназ Шәйхи Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән оештыручыларга – Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе башкарма комитетына “Тәбрикләү хаты”н тапшырды. Тольятти мэриясенең мәдәният департаменты вәкиле Наталья Александровна Тонкова да безнең бәйрәмгә зур бәя бирде. Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев та тольяттилыларны нык мактады.
Быелгы бәйрәмне әзерләүдә җирле милли-мәдәни автономиянең яшь белгече Әлфия Еникееваның да зур өлеше керүе күренеп, сизелеп тора. Бу талантлы кыз турында аерым, тәфсилләбрәк язасы булыр әле.
Бәйрәмне тулыландырып, Татарстанның атказанган артистлары Вәис Бәйрәмов белән Фердинант Сәлахов та бүләккә күп җырлар алып килгәннәр иде. Үткән елларда төрле конкурсларда, шул исәптән «Язгы моңнар» фестивалендә дә беренче урыннарны яулап алган талантлы җырчыларыбыз Гөлназ Әбдрәхимова, Хәтиҗә Гыйниятова, Наилә Заһитовалар да, жюри вәкилләре, призлы урыннарны кемгә бирергә дип бәхәсләшкән арада, тамашачыга бик матур җырларын бүләк иттеләр.
2008 елның язында Жигулевскидан Марат Барый улы Рәсүлов, Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәистәше Рәшит Равил улы Нурмөхәммәтов кебек моңга гашыйк кешеләр һәм мохтарият рәисе Җәмил Рәхимҗан улы Вәлиуллин ярдәме белән башланып киткән бу бәйрәм киләчәктә дә үз йөзен югалтмас, юлыннан тайпылмас, дип ышанасы килә. Күңелләрдә булган дәрт саекмасын, иҗат чишмәләре һәрчак ташып торсын! Без бергәләп Тольяттида «Язлар моңын» кабызган утлар мәңге сүнмәсен!!!
Тольятти кызы Римма ЯПАРОВА
Тольяттидан шагыйрь һәм гармунчы Наил ВАХИТОВ
Сәхнәдә Гали авылы гармунчылары
Зөлфия ГАЛИХАНОВА |
Иң күп укылган
|