|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.06.2019 Әдәбият
Александр Пушкин җыентыгы татар теленә тәрҗемә ителеп бирелде (ФОТО)Уникаль яңалыгыбыз белән танышыгыз: мәшһүр А.Пушкин җыентыгы татар теленә тәрҗемә ителеп бирелде. Әлбәттә, өйдәге китап киштәсендә мондый китап булырга тиеш. Аны кибетләрдән һәм www.tatkniga.ru сайтыннан эзләп таба аласыз. Җыентыкта Дәрдемәнд, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Әхмәт Ерикәй, Әхмәт Исхак, Әхмәт Юныс, Нури Арсланов, Шәйхи Маннур, Зәки Нури, Салих Баттал, Габдулла Шамуковларның классик тәрҗемәләре белән беррәттән, Ренат Харис, Шамил Маннапов, Зөлфәтләрнең, шулай ук Галимҗан Гыйльманов, Газинур Морат, Ленар Шәех, Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәлах, Илһам Ногман, Алисә Зариповаларның яңа тәрҗемәләре дә тупланды. Китап А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулу уңае белән нәшер ителә.
--- |
Иң күп укылган
|