поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.05.2010 Спорт

АЙРАТ ХӘММӘТОВ: «ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНЫ БАР. Ә НИГӘ ОЛИМПИАДАНЫ ОТМАСКА?»

1989нчы елның октябре. Моннан 20 ел элек нәрсә булганын искә төшерүне сорасак, күпләр ниндидер сәяси яки икътисадый вакыйгаларны телгә алыр иде. Тик сүзебез башка нәрсә турында. 1989нчы елның октябрендә бокс буенча дөнья чемпионаты беренче тапкыр Мәскәүдә уза. Кооперативлар, «Ласковый май» төркеме, джинсылар белән мәш килгән бар халыкның игътибарын җәлеп итә бу вакыйга. Чөнки СССР өчен чыгыш ясаучылар 5 алтын, 2 көмеш, 4 бронза медаль яулады. Россия боксы тарихында мондый уңышның кабатланганы юк әле. Үзегез чагыштырыгыз: күптән түгел Италиянең Милан шәһәрендә узган дөнья беренчелегендә, мәсәлән, безнекеләр 2 алтын, 4 көмеш һәм 2 бронза медаль алды.

Хәер, 20 ел элек булган вакыйгаларның истәлеге медальләр саны белән генә түгел, ә ул ярышта якташыбыз, татар егете Айрат Хәммәтовның да чемпион булуы белән кадерле. Инде күптән рингтан чыккан, әмма барыбер бокстан китә алмаган якташыбыз бүген Республиканың бокс федерациясен җитәкли..

 

– Синең чор малайлары барысы да космонавт булырга хыяллангандыр, мөгаен. Ә син боксны сайлагансың. Ничек шулай килеп чыкты?

 

– Ул вакытта барлык малайлар да спорт түгәрәкләренә йөри иде. Кышын хоккей белән мавыксак, җәен футбол уйнадык. 1976нчы елда шәһәр күләмендә уздырылучы «Күн туп» ярышларында, мәсәлән, финалга кадәр барып җиттек. Беләсеңме, ул вакытта нинди дәрәҗәле турнир иде бу!? Әмма 13 яшемдә егетләр белән «Ракета» клубына барып бокс түгәрәгенә язылдык. Кызык иде миңа бу спорт төре. Бәлки әтием дә йогынты ясаган булырга мөмкин. Аның белән бокс турында бик еш сөйләшә идек. Кечкенә буйлы, ябык малайның башкалар янында көчсез булып күренәсе дә килмәгәндер инде.

 

– 13 яшьтә кеше җитди планнар кора башлый. Ә син боксның үзеңнеке икәнен кайчан аңладың?

 

– Бокс түгәрәгенә йөри башлап, берничә ай узуга мине Чаллыга – ил күләмендә узучы бәйгегә алып бардылар. Беренче ярышта ук икенче урынны алдым. 1979нчы елның башы иде бу. Беренче медальнең тәмен шунда татыдым. Шунда мин беренче булуны максат итеп куйдым. Аннары армиядә бокс белән шөгыльләндем. Хәрби хезмәт узганда катнашкан ярышларда спорт остасы нормативын үтәдем. Зурлар арасында исә беренче зур уңыш Казахстанда узган СССР беренчелегендә яуланды.

 

Мин бу ярышларда өченче урынны алгач, ил җыелма командасына да чакыра башладылар.

 

Ялгышмасам, син башта дөнья чемпионы булып, аннары гына СССРның иң көчле боксчысы булып танылдың?

 

– Чыннан да, шулай килеп чыкты. 1989нчы елда СССР беренчелеге Кыргызстанда узды. Финалда Ленинград спортчысы Александр Артемьевка оттырдым. Тик дөнья чемпионатына кадәр булган башка ярышларда минем күрсәткечләр яхшырак иде. Шуңа күрә планета беренчелегендә чыгыш ясау бәхете елмайды. Нәтиҗәсен беләсез инде. Ул ярышта катнашып, медаль яулаган егетләр каһарманга әверелде. Безнең спортчылардан иң күп очрашуны миңа уздырырга туры килде – рингка биш тапкыр чыктым. Мәскәүдә чыгыш ясаганда, миңа көч бирергә Казаннан да бик күп кеше килгән иде. Татарстанда да бик зурлап каршы алдылар.

 

                                          СӘЯСИ ОЛИМПИАДА – 1992

 

– Бу җиңүне сенсация дип бәяләргә мөмкинме?

 

– Мөмкин дип уйлыйм. Чөнки миннән беркем дә җиңү көтмәгән иде. Ул чорда фаворитлар булып Куба вәкиле Орландо Мессе, Болгариядән Киркор Киркоров санала иде. Бигрәк тә финалда авыр булды. Чөнки Киркоровның якташы Эмиль Жечев Халыкара бокс федерациясен җитәкли иде. Хөкемдарларның әнә шул кешегә ярарга тырышып, җиңүне болгар спортчысына бирергә җыенуын ишеттем. Әлбәттә, бу сүзләр бик нык ачуны китерде. Бәлки шуңадыр да, финалда җиңү җиңел бирелде. Чемпионатның төп очрашуларында зур өстенлек белән яуланган бердәнбер җиңү иде бу. Шуңа күрә хөкемдарлар да берни эшли алмады. Шунысы кызык, 10 елдан язмыш безне Жечев белән кабат очраштырды. Халыкара дәрәҗәле хөкемдар категориясен алу өчен тапшырыласы имтиханны нәкъ менә шул кеше кабул итәргә тиеш иде. «89нчы елгы финалда кем белән очрашуыңны хәтерлисеңме, – диде ул төрттереп. – Йә, нәрсәгә өметләнәсең инде син?» Ә минем югалып калуымны күргәч, рәхәтләнеп бер көлде дә, барлык кәгазьләрне имтихансыз гына имзалады.

 

– Синең өчен исә 1991 нче елда булган СССР беренчелеге аеруча истәлекләргә бай дип беләм. Ул ярышлар Казанда узды бит.

 

– Бу чорда Татарстаннан бик күп танылган спортчылар чыкты. Бокс дөньясында республика данын яклаучылар арасында Фоат Гатин, Әнәс Габдрахманов кебек көчле егетләр бар иде. СССР беренчелегендә мин – алтын, Фоат – көмеш, ә Әнәс бронза медаль оттык. Соңрак безне Европа чемпионатына җибәрделәр. Фоат та, мин дә көмеш медальләр оттык. Ә аннары икебез дә Олимпиадага әзерләнә башладык.

 

– Ә анда берегез дә бара алмады...

 

– Шулай килеп чыкты шул. Фоатка да, миңа да Олимпия уеннарына катнашу өчен шәхси юллама бирелде. Әмма сәясәтчеләр башкача уйлаган икән. СССР таркалган вакыт бит, җыелма командага үзләрен бәйсез дип игълан иткән республикалардан күбрәк спортчылар тупларга ты-рыштылар. Минем урынга Үзбәкстаннан Григорянны алдылар. Ә Фоатны Санкт-Петербург вәкиле Чеботаревка алмаштырдылар. Икесе дә җиңелде. Гомумән, Барселонада безнең боксчылар барысына нибары бер бронза медаль ота алды. Бу минем Олимпиадага бару өчен бердәнбер мөмкинлегем иде. Булмады. Аннары профессиональ бокс белән шөгыльләнә башладым. Ә Фоат тагын берничә ел чыгыш ясады әле.

 

Фоат белән аралашасызмы? Кайбер усал телләр сезнең арада ниндидер низагъ килеп чыгуы турында сөйли.

 

– Әкият ул. Аның белән мөнәсәбәтләребезнең бозылганы булмады – әле дә аралашабыз. Фоат бизнес белән шөгыльләнә, бокска да битараф түгел.

 

                                            «БОКСТАН ТУЕП КИТТЕМ»

 

– Бәлки мин ялгышамдыр, әмма бүген тамашачы ил, дөнья чемпионатлары белән артык кызыксынмый. Игътибар үзәгендә – професси-ональ бокс.

 

– Профессиональ бокс элек тә бар иде. Әмма СССР вакытында ил спортчылары анда чыгыш ясый алмады. Нәкъ менә югарыда искә алган вакыйгалардан соң безнең егетләр дә профессиональ рингка чыга башлады. Үзем дә Украи-наның «Коламбус» клубы өчен чыгыш ясадым. Әмма бер елдан соң арыдым һәм рингтан китәргә карар кылдым. Бу вакытта миңа 28 яшь иде.

 

– Бик иртә түгелме соң?

 

– Иртәрәк булгандыр. Әмма, әйтәм бит, бокстан бик нык арыган идем. Спортка бары тик берничә ел узгач кына әйләнеп кайттым. Әмма боксчы түгел, ә тренер һәм хөкемдар буларак кына.

 

– Профессиональ бокс дигәннән, берничә ел элек Казан егете Вадим Токарев та рингка чыгып маташты.

 

– Әлбәттә, аның чыгышларын карадым. Әмма танышлыгыбыз «сәлам-хуш» дәрәҗәсеннән ары китмәде.

 

Кайбер спортчылар акча өчен сугышуны артык өнәп бетерми. Профессиональ бокска мөнәсәбәтең нинди?

 

– Мөнәсәбәтем уңай. Әмма нинди максат куясың бит. Чөнки гадәти бокста үзләрен күрсәтә алмаган кайбер егетләр, уңышка профессиональ рингта ирешә. Һәвәскәрләр спорты беренче карашка гына җиңел күренә. Миңа калса, анда авыррак та әле. Чөнки ярышлар бик еш була, һәрвакыт әзер булырга туры килә. Ә профессиональ рингта очрашулар азрак. Әлбәттә, бәхәсле мәсьәлә. Башкача уйлаучылар да бар.

 

Сезнең белән бер чорда чыгыш ясаган яшьрәк егетләрнең кайберләре соңрак профессиональ рингка чыкты? Кайсыларының чыгышларын күзәттегез?

 

 – Бөтен дөньяга танылу алган Константин Цзюны яхшы беләм. Дөрес, ул хәзер чыгыш ясамый инде, төп игътибарын бизнеска юнәлтә. Юрий Арбачаков белән дә аралашабыз. Бу егет СССР боксчыларыннан профессиональ рингка чык-кан беренче спортчылардан санала. Ул тугыз тапкыр дөнья чемпионы булып танылды. 15 еллап Япониядә яшәде. Бокс дөньясында «алтын малай» буларак танылу алган АКШ боксчысы Оскар Де Ла Хойя белән исә ике тапкыр рингта очрашу насыйп булды.

 

                         ХАТЫН-КЫЗ ХАТЫН-КЫЗ БУЛЫП КАЛЫРГА ТИЕШ

 

– Николай Валуевны отып, бөтен дөньяны шаулаткан милләттәшебез Руслан Чагаев та бар бит әле...

 

– Аның белән танышбыз без. Татар егете булуын беләм. Артык якын дуслар дип әйтә алмыйм, әмма моннан 10 еллар чамасы элек Руслан белән Төмәндә очрашкан идек. Мин Чагаев катнашында узган очрашуның хөкемдары булдым.

 

– Айрат, һәр халыкның алар уңышка ирешә торган спорт төрләре була. Бокста, мәсәлән, шул ук казахларның күплеге күзгә ташлана. Ә безнең милләткә бокс якынмы?

 

– Килешәм, һәр милләтнең үз спорты була. Татарлар гомер-гомергә көрәш төрләрендә көчле булган. Безнең традицияләребез шундый. Үзгәртеп кору исә аларга зыян салды. Россия җыелма командасында безнең егетләрнең булмавы бер дә дөрес нәрсә түгел.

 

– Үзгәртеп кору җилләре күп нәрсәне, хәтта фикер-ләрне дә үзгәртте. Бүген әнә туташлар да рингка чыгып, бер-берсенең борынын җи-мерә. Хатын-кыз боксына синең мөнәсәбәтең ничек?

 

– Чын фикеремне әйтимме?

 

– Минем чын фикереңне ишетәсем килә.

 

– Минемчә, хатын-кыз һәрвакыт хатын-кыз булып калырга тиеш. Бокста гына түгел, штанга күтәрү, көрәш ярышларына да мөнәсәбәтем шундый. Ничек инде хатын-кызның йөзенә сугасың. Дөрес, хатын-кыз боксының киләчәге зур дип санала. Күптән түгел аны Олимпиада программасына да керттеләр. Ирләргә хатын-кызларның тукмашуы ошый, күрәсең.

 

– Мин дә нәкъ синең кебек уйлыйм. Шуңа күрә Татар-станда хатын-кызлар боксы юктыр дип ышанам.

 

– Бар шул. Казанда һәм Арчада шөгыльләнә башладылар. Күптән түгел бер кыз ил күлә-мендә узган ярышта икенче урынны яулап кайтты. Без, Татарстанның бокс федерациясе буларак, аларның да түгәрәкләрен күзәтәбез.

 

– Син бит хатын-кыз боксына каршы идең…

 

– Каршысын-каршы, әмма бу спорт төре барыбер таралачак. Без күзәтмәсәк, башкалар оештырырга мөмкин. Ә ул вакытта спортка хас булмаган нәрсәләр дә килеп чыгу куркынычы бар.

 

– Күзәтү дигәннән, балаларыңның бокска мөнәсәбәте ничек?

 

– Улыма 25 яшь инде. Бокс белән дүрт ел шөгыльләнде дә ташлады. Бокс аның спорт төре түгел. Кызыма 19 яшь. Хатын-кыз боксына мөнәсәбәтемне әйттем инде.

 

                                                   ӘЛЕГӘ «ИКЕЛЕ»

 

– Син чемпион калган елларны Татарстан боксының чәчәк аткан чоры дип әйтергә мөмкин. Әгәр ул чорны бишле билгесе белән бәяләсәк, бүгенге вәзгыятькә ничәле куяр идең?

 

– Икеле. Менә дигән малайлар бар. Үсмерләр арасындагы бәй-геләрдә яхшы гына уңышларга да ирешәләр. Ике егетебезне җыелма командага чакыралар. Ә менә яшьләр һәм зурлар арасындагы уңышлар белән әлләни мактана алмыйбыз. Чөнки кеше 18 яше тулгач, киләчәк тормышы турында уйлана башлый. Һәвәскәрләр боксында акча эшләп булмый. Ә аларга өйләнергә, гаиләләрен тәэмин итәргә кирәк. Тренерлар белән дә шул ук хәл. Аларның хезмәт хакы бик аз. СССР вакытында тотрыклылык булды. Әгәр кешенең өметле булуы күренсә, аңа ярдәм итәләр иде. Мин, мәсәлән, нәрсәгә омтылуымны яхшы белгәнгә, тыныч күңел белән шөгыльләнә алдым. Бүген исә җыелма команда спортчысы дәрәҗәсенә кадәр күтәрелү өчен бик нык тырышырга кирәк.

 

– Элеккеге боксчылар арасында бизнес әһелләре аз түгел бит. Алар ярдәм итмимени?

 

– Итәләр, хәтта үзләренең бокс мәктәпләрен ачучылар да бар. Әмма ул гына җитми. Берничә фанат-тренерның көче белән дә зур уңышларга ирешеп булмый. Әлбәттә, спорт министрлыгына Марат Бариевның килүе ярдәм итте. Рәхмәт аларга. Тик без әле узган гасырның 80нче елларында булган дәрәҗәдән ерак торабыз. Боксны генераль спонсор ярдәме генә күтәрә алачак. Әнә шундый булышчыбыз пәйда булса, алдан ук берничә елга планнар корып эшләр идек.

 

– Бәлки Казанда Универсиада узуның ярдәме тияр?

 

– Безнең дә шундый өметләр бар. Билгеле булганча, узган ел студентлар арасында бокс буенча дөнья чемпионаты узды. Ә киләсе Универсиадага килгәндә, Казанда Бокс сарае төзелә. Әйткәнемчә, өметле малайлар аз түгел. Татарстанда дөнья чемпионы бар, ә нигә Олимпия чемпионы булмасын?


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Безнең спорт
№ 1 |
Безнең спорт печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»