поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.06.2019 Язмыш

"Үзем кашык тотып ашый да, әйләнеп тә ята алмыйм... Аякка басасым килә, балалар үстерәсем килә"

Казандагы Ветераннар госпиталенең тернәкләндерү үзәгендә юл һәлакәтендә имгәнгән егет ятуын белгәч, барып күрәсем, хәлен беләсем килде. Руслан юл фаҗигасенә моннан өч ел элек, җиңел машинада Казаннан әти-әнисе янына авылга кайтканда тарыган икән.

– Апрельнең 15е иде, кич, караңгы төшкән иде инде, – дип сөйли ул. – Машинада, арткы утыргычта кайтып барганда нәрсә булганын аңламый да калдым, Лаеш борылышын узгач, машинабыз юл читенә очты. Мин каешны да эләктермәгән идем. Шуннан РКБда гына аңыма килдем. Авариядә умыртка баганасының муен өлеше сынган, арка миенә зыян килгән, операция ясаганнар. “Ашыгыч ярдәм” килгәнче дүрт сәгать җирдә ятканмын, шунда үпкәләргә салкын тигән. Муен имгәнү, пневмония аркасында сулыш ала алмагач, муенны тишеп, торба куйдылар. Ике атнадан артык реанимациядә яттым. Яралар бераз төзәлгәч, пневмония үткәч, без инде хәлдән килгәнне эшләдек дип, больницадан мине өйгә озаттылар.

2016 елның 15 апреленнән бирле мин менә шушындый параличланган хәлдә, гәүдә, куллар, аяклар берни тоймый. Хәер, уң кул тоя, пешкән кебек сызлый. Ике кул да эшләми, әйбер тота алмыйм.
 
2017 елда да әлеге тернәкләндерү үзәгендә яткан идем инде, биредә массаж ясыйлар, система куялар, дәвалау физкультурасы бүлмәсе бар. Ләкин тернәкләнә алмыйм шул, файдасы юк, бернинди алга китеш сизелми. Безнең ише параличланган авырулар белән көне буе шөгыльләнергә кирәк бит. Ә биредә процедуралар тиз бетеп китә һәм мин көне буе түшәмгә карап ятам. Хәрәкәт булмагач, тазардым. Йоклый алмыйм, уйлыйм да уйлыйм... Ярый хәзер әле мине әти белән әни карый. Алар да олыгая баралар, аларга мине тәрбияләү көннән-көн авырлаша. Мин бит үзем кашык тотып ашый да, әйләнеп тә ята алмыйм... Тизрәк аякка басасым килә, өйләнәсем, балалар үстерәсем килә. Миңа әле 33 кенә яшь бит...
 
Әни ян белән яткыргач, экранда шумасын өчен уң кулның имән бармагына лейкопластырь ябыштыргач, бик авырлык белән генә планшеттан файдалана алам. Узган елда интернеттан Минздравның Түбән Новгородтагы Медицина тикшеренү университетына ярдәм сорап язган идем. Снимокларымны да җибәрдем, ләкин ярдәм итә алмыйбыз диделәр. Аннан, булышуларын сорап, барлык чит ил клиникаларына яздым. Бер генә җирдән – Испаниядәге Гуттманн нейрореабилитация институты клиникасыннан гына уңай җавап килде. Анда катлаулы операция ясап, аякка басарга, ике кулдагы бармакларны эшләрлек хәлгә китерергә ярдәм итәчәкләрен әйттеләр. Ләкин операция бик кыйммәтле, 5 миллион 100 мең сумга төшә икән. Интернетта нәкъ минем кебек бер егетнең шул клиникада дәваланып, инвалид арбасында йөрерлек хәлгә килгәнен белгәч, тизрәк шунда бару турында гына уйлый башладым. Тик ул сумманы мәрхәмәтле кешеләр ярдәменнән башка без берничек тә җыя алмыйбыз. Әти белән әни пенсионер, минем пенсия даруларга китеп бара. Аптырагач, ярдәм сорап халыкка мөрәҗәгать итәргә булдык. Мине ТНВда да күрсәттеләр. Социаль челтәрләрдә дә төркемнәр оештырдык. Хәзер бөтен ышанычым – юмарт күңелле, шәфкатьле кешеләрдә. Тиешле сумма җыелып, Испаниядәге клиника табиблары ярдәмендә аякка басарга хыялланам.
 
– Ходай мондый хәсрәтне дошманыңа да күрсәтмәсен, – дип елый Русланның әнисе Нурия ханым. – Таза, йөгереп эшләп йөргән сау-сәламәт улыбыз уйламаганда урын өстенә калды... Башта бик авыр булды, үзе дә, әтисе белән мин дә нерваландык, кая ябышырга, нәрсә эшләргә белмәдек. Тынычлык бетте, йокы качты... Миндә Паркинсон чире кузгалды, стресстандыр инде, әтисенең тешләре коелып бетте, икебез дә ябыктык. Мин хәтта психотерапевтка бардым. “Яшисе килмәгән чакларыгыз булдымы?” – дип сорады, булды, дидем, булды... Улымны кызгандым, кем карар дидем. Аны бит кашыктан ашатырга, әйләндереп яткырырга, асларын җыештырырга, кулларын, аякларын һәрвакыт селкетеп, хәрәкәтләндереп торырга кирәк. Ярый памперсны бушлай бирәләр, инвалид арбасы бирделәр. Тик әтисе белән икәү генә ул арбага күтәреп утырта алмыйбыз. Бер җире дә эшләмәгәч, үзе тотына, аякта тора алмагач, бик авыр. Туганнарга, иптәшләренә рәхмәт, мунчага алып барып юындыралар, кайвакыт урамга алып чыгалар. Авылдашларга, ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт! Без бит авылда торабыз. Элек Казанда яшәдек, пенсиягә чыккач, минем туган авылым – Алексеевск районы, Кыр Шынталасы авылында йорт сатып алып, тугыз ел элек шунда күчендек. Руслан Казанда калды, заводта эшли иде...
 
Хәсрәттән әле генә бераз үз хәлемә килеп маташам. Алла кушып, шул Испаниядәге клиникада ярдәм итәрләр дигән өмет белән яшибез хәзер. Тик операциягә кирәкле акчаның 100 мең сумы да безнең өчен бик зур акча. Каян гына табарга аны? Пенсия акчасына әллә дару аласы, әллә ашауга тотасы... Кулының сызлавын басар өчен генә дә Руслан көненә 500 сумлык дару эчә. Инде анысы да басмый башлады ди. Дуслары, классташлары, таныш-белешләр ничек тә ярдәм итәргә тырышалар, акча җыюны да оештырып җибәрделәр, рәхмәт үзләренә.
 
Улыбызның урын өстендә күзгә карап ярдәм көтеп ятуын күрү йөрәкне әрнетә. Утыз яшьтән соң өйләнәм дип йөргән иде бит ул. Шул бәхеткә ирешкәнен күрсәк иде.
 
 
Назилә САФИУЛЛИНА.
 
Редакциядән. Хөрмәтле укучыларыбыз! Һәркемнең үз борчуы үзенә җиткәнен дә аңлыйбыз, шулай да, тамчыдан күл җыела ди, әлеге гаиләгә хәлкадәренчә ярдәм итәргә теләгәннәргә Русланның әнисе Нурия ханымның телефон номерын күрсәтергә булдык: 8 9677 72 44 07 (Нурия АХМЕТШИНА) Телефон номеры сбербанк картасына бәйләнгән. Карта номеры: 5469 6200 2396 6037. 

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.06.2019
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»