|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.06.2019 Сәясәт
Ингушетия башлыгы Путиннан вакытыннан алда отставкага китүе турында үтенгән (ВИДЕО)Ингушетия Башлыгы Юныс-Бәк Евкуров отставкага китү нияте турында белдергән. «Мин РФ Президенты Владимир Владимирович Путинга республика башлыгы вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату үтенече белән мөрәҗәгать итәргә карар иттем", - диелә Республика милли телевидениесендә күрсәтелгән мөрәҗәгатьтә. "Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, Евкуров Ингушетияне 2008 елдан бирле җитәкли. 2013 елның 8 сентябрендә республика башлыгы итеп икенче срокка, ә 2018 елның 9 сентябрендә — өченче срокка сайланган иде. Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 11 июнендә Евкуров Россия Хәрби-Диңгез Флоты өчен төзелгән 21631 «Ингушетия» проектының Яшел Үзән кече ракета кораблендә суга төшерү тантанасында да катнашты.
--- |
Иң күп укылган
|