поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
10.05.2010 Спорт

САУМЫСЕЗ, ТАТАР ГЕНЕРАЛЛАРЫ!

Патша армиясендә татардан чыккан генераллар булганмы, булса – ничәү? Шәхсән мин үзем андый фактларны белмим диярлек. Ләкин укыган-ишеткән бар: күренекле полководецлардан Суворов (сунар нәселе), Кутузов (Котдусов), адмирал Нахимов (Нәгыймов) нәсел-нәсәпләре ягыннан төрки-татар затлары икән. Иван Грозный явыннан соң, дәүләтчелеген югалткач, татарның исән калган аксөякләре өчен ике генә юл кала: йә кол буласың, яисә рус самодержавиесенә хезмәткә күчәсең... Менә шундыйлар нәселеннән акрынлап күренекле хәрбиләр чыгуы, аларның тора-бара фамилиясе-ние белән руслашып китүе тарихи яктан аңлашыла.

Ярый, инде якындагырак елларга әйләнеп кайтыйк. Бөек Ватан сугышы елларында татар да уртак империяне, ягъни Советлар Союзын яклар өчен утлы җәһәннәм эченә җибәрелде. Элегрәк без, 200ләп Советлар Союзы Героебыз бар, дип мактанырга ярата идек. Ә инде әлеге канкойгыч сугышта күпме татар уллары-кызлары һәлак булды – моны безгә төгәл санап бирүче булмады. Инде килеп әйтсәк, ул дәһшәтле елларда нибары дүрт-биш татар генералы бар иде: Гани Сафиуллин, Фатих Булатов, Якуб Чанышев, Зәки Котлин...

 

Табигый бер сорау туа: «күкрәп» яшәп яткан СССР биләмәсендә ничә татар генералы үсеп чыкты икән? Бармы алар?

 

Хәер, бу очракта бармак бөгә-бөгә хәрби эшлеклеләрне барлау, татарның төгәл санын ачыклау төп максат түгел. СССР таркалганнан соң, ниһаять, империя киңлекләрендә гомум «совет кешесе»нә әверелә язган халыкларның милли үзаңы уянды! Шулай булгач, тарихларда тирән эз калдырган татарның да рухи туплануга, үзара җыйналып аңлашуга омтылышы гаҗәп түгел.

 

Аңлашылса кирәк, татар хәрбиләренең мондый очрашуын фәкать абруйлы, йогынтылы кеше генә оештыра ала иде. Безнең исә андый кешебез бар: ул – Союздагы төркиләрдән беренче буларак армия генералы дәрәҗәсен алган, хәрби фәннәр докторы, академик Мәхмүт Әхмәтдин улы Гәрәев (тумышы белән Лаеш районыннан). Мәхмүт Гәрәев 1992 елны Казанда үткәрелгән Бөтендөнья татар конгрессында катнашты һәм саф татар телендә чыгыш ясады.

 

Татар генералларының җыйналып очрашуы 1993 елның февралендә Мәскәүдә булган иде. Әлеге очрашуга Казаннан дүртәү сәфәр чыктык: отставкадагы генерал-майор Гайнулла Шакиров, «Татар-информ»ның генераль директоры Гомәр Богдалов, журналист Нургали Булатов һәм мин.

 

Безне Генштаб кунакханәсенә урнаштырдылар. Кичке яктарак Санкт-Петербургтан дүрт кунак килеп төште: вице-адмирал Марс Искәндәров, генерал-лейтенант Мөнир Коләхмәтов, генерал-майор, инженер, РФ Хәрби академиясенең институт директоры Рафаэль Йосыпов, генерал-майор Марсель Әһлиуллин. Питер кунаклары беренче сүзләреннән үк Татарстан турында сораша башладылар.

 

Кунакларга «Казан утлары» журналының 70 еллыгына багышланган юбилей саннарын тапшырам. Журнал тышлыгында – Татарстаныбызның кызыл-яшел-ак төсләрдә балкып торган төсле герб-туграсы. Канатлы ак барс сурәтен күргәч тә чал чәчле генералларның берсе түзмәде, балаларча куанып, ләкин өлкәннәрчә җитдилек белән:

 

– Менә моны безнең кительләрнең сул җиңсәсенә ябыштырсаң да ярый! – дип әйтеп салды. Елмаештык.

 

20 февраль көнне татар генераллары-адмираллары, ниһаять, «Президент-отель» дигән бинада очрашуга җыйналды. Исемлектә 40тан артык хәрбинең исем-фамилияләре теркәлгән иде. Аларның күпчелеге СССРның элекке төбәкләреннән, БДБ илләреннән дә очрашуга килеп җиткәннәр. Парад формасыннан, ягъни бәйрәмчә киенгәнгә күрә, яшьме-картмы – аларның һәммәсе матур күркәм-затлы күренә, һәрхәлдә, минем генерал погоннарын, буй-буй кызыл лампасларны һәм пөхтә кительләрне, мондый атмосфераны Чехов һәм Толстой әсәрләре яисә кинофильмнар аша гына күргәнем бар. Әмма бүгенге вакыйгалар барысы да күз алдында бара. Заман гына башка, геройлар бүтән...

 

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан (!) үткәрелгән очрашу-мәҗлесне татар телендә кереш сүз белән Мәхмүт ага Гәрәев ачып җибәрде. Сүз Татарстанның ул чактагы вице-президенты Василий Лихачевка бирелде. Ул Татарстан халкы, аның Президенты Шәймиев исеменнән татар хәрбиләренә үзебезнең Чистайда эшләнгән «Командирские» сәгатьләрен тапшырды. Мин моның мәгънәсе шактый тирән дип аңладым: дәрәҗәле командирлар Казан вакыты белән Мәскәү вакытының бер чамада икәнлеген, корал белән шаярырга ярамаслыгын һәрвакыт тоеп-сиземләп торсыннар!

 

Хәрби һава көчләрендә корпус командиры, очучы, генерал-майор Таһир Сәйфетдинов тумышы белән Азнакай якларыннан икән. Төньяк флотта хезмәт иткән иң яшь адмирал Рәфкать Заһидулла улы Чабатарев та сүзне турыдан-туры Татарстанга китереп ялгады:

 

– Сездәге хәлләрне укып, ишетеп торам. Татарстан егет-ләрен үз территориясендә генә хезмәткә алу мәсьәләсен күтәрәсез. Моны бүген-иртәгә генә кистереп хәл итү мөмкин түгел. Ә менә сездәге егетләрне үзләре теләгән төбәкләрдә хезмәт итүне җайга салу кирәктер... (Алгарак китеп, шунысын да әйтик. ГКЧПны яклаганы өчен, адмирал Рәфкатьне Югославия сугышына сөрделәр дә... ул анда серле рәвештә һәлак булды.)

 

Шулай итеп, хәрбиләрнең кайсы белән генә сөйләшеп китсәң дә, милли хисләр, милли горурлык өскә калкып чыкты. Җырсыз табын, җырсыз очрашу була димени! «Москонцерт» артисты Роза Хәбибуллина татар халык көйләрен, кунаклар күңеленә хуш килердәй итеп, сәнгатьле башкарды.

 

Берзаман татарның дәрәҗәле хәрбиләре үзләре үк халкыбызның «Сарман көе»н күтәреп алмасыннармы? Көчле күкрәк тавышы белән Тукайның «Туган тел» көен дә моңсулык катыш шатлык белән җырлап күрсәттеләр...

 

«Советская Татария» газетасы ул чакта юкка гына мондый сүзләрне язып чыкмагандыр: «Ходай безне генераллардан да мәхрүм итмәгән икән. Узган шимбәдә Мәскәүнең «Президент-отель»ендә очрашкан хәрби җитәкчеләр Европадагы берәр илнең армиясе һәм флоты өчен рәхәтләнеп җитәрлек иде...»

 

Очрашу матурлыгы белән бергә минем күңелдә, һичшиксез, күп кенә сораулар да кайнады. Уйларым чакма-чакма килеп бәхәсләште. Бу хөрмәтле хәрбиләребез күбесе исем-фамилия-ләре, нәсел-нәсәпләре белән генә «безнекеләр» түгелме соң? Татарстаныбызга ни дәрәҗәдә бәйле алар, республикабызның мөстәкыйльлеген ихластан хуплыйлармы? Хатыннары кайсы милләттән? Гаиләдә балаларына татар рухын, тәрбиясен бирә алдылармы икән? Кыска гына шушы очрашуларда аларны мондый сораулар белән күмеп ташлавым әдәпсезлек булыр иде, билгеле.

 

Әйдәгез, реалист булыйк: татарның талантлы уллары хәрби хезмәт юлын сайлады икән, аның инде язмышы да, киләчәге дә бары тик Россия мәнфәгать-ләренә бәйләп куелачак. Бактың исә, «Россия армиясенең иң җаваплы участокларында, ягъни атом су асты флотында, һава һөҗүменнән саклану һәм зенит-ракета гаскәрләрендә татар егетләре, татарның генерал-адмираллары иң җаваплы постларны биләп торган яисә һаман да биләп тора. Бу очрашу гомерлеккә хәтердә калды.


Рашат НИЗАМИ
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»