поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
09.05.2010 Җәмгыять

БЕР ТЕЛЕФОН ТАРИХЫ

Хикәя

Мин «Samsung-С 235» модельле телефон. Хуҗабикәм кулына килеп керүемә инде ике ел. Уналты яшенә әтисе бүләк итте аңа. Шул чаклы гына булса да, мин аның бар серләрен, йөргән егетләренә әйтергә теләп тә әйтмичә калган сүзләренә кадәр беләм.

 

Ләйсән телефоны булып яшәвемне мин өч этапка бүләм, ягъни минем өч тапкыр җиргә бәрелеп тә, ватылмый калган аралар. Бу вакыйгалар минем үлем белән яшәү арасында калган минутлар гына түгел, алар хуҗабикәм язмышына да зур йогынты ясады.

 

I бәрелеш

 

Яз иде. Әле дә хәтерлим, тал песиләре белән аңкыган караңгы авыл урамы, резин итекләргә кыштан калган салам бөртекләре, үзле балчык ябыша. Минем хуҗабикәм ялгыз гына концерттан кайтып бара. Шулчак артыннан ниндидер авыл гыйбады килеп исеме белән эндәште. Алар сөйләшә башладылар...

 

Моңарчы ул миңа гына шулай елмая иде! Гыйбад димичә ни дисең инде? Әле бит җырчы да икән! Гарьлегеңнән зарядканы кабул итми башларсың, валлаһи! Сайрый гына егеткәй... Тик минем Ләйсәнемне алдап буламыни! «Әбиеңә ашат бу тәмле токмачыңны», – дип капыл гына борылып китмәкче иде дә, мине кулыннан төшереп җибәрде. Их, үзем дә инде, бөтен эшне боздым. Алар икесе бергә мине алырга үрелделәр. Һәм, ни хикмәт, чын әкият диярсең, күзләре очрашты да, Ләйсәнем кызарды, ә җырчы сандугач аның бит очына томшыгын тидереп алды.

 

Шул көннән башланды  инде минем кичке  саф  һава сулап йөрүләрем.

 

Йөрмәгән сукмак, таптамаган тыкрык калмады. Әле ул гынамы? Төнлә, көндез, кичен, иртән смслар, шылтыратулар!..

 

Тик шулай да матур йөрделәр алар. Мин болай гына, көнләшүдән генә арттырам инде...

 

Вәләкин... бернәрсә дә гомерлек булмый икән... (Бу сүзләр миңа кагылмый!) Беркөнне, кыш иде ул, шәп кенә кар ява, чехолым булмаганга, юешләнеп, күшегеп беткән идем, Ләйсән янына минем исемлектә «Сертотмас үрдәк» дип язылган бер кыз килде дә, егетеңнең башка авылда кызы бар, диде. Ул төнне мин аның күз яшьләре өчен җырчы сандугачның бар каурыен йолкып бетерергә әзер идем. Вакыт – дәва диләр, миңа яңа брелок алганда Ләйсән янә шаяра, көлә, елмая иде инде.

 

II бәрелеш

 

Мин сөйлим дә сөйлим, ә иң мөһимен әйтергә онытканмын. Ләйсән – тыныч холыклы, акыллы,сөйкемле кыз ул. Мине тәүге тапкыр кулына алгач ук аңа гашыйк идем инде. Әлегә ул мәктәптә укучы кыз гына... Ярый, тагы сүзем озая, «безлимитка» түгел бит, вакыт үтә...

 

Шулай беркөнне тыныч кына өстәл өстендә ял итеп ятам. Таныш булмаган кемдер шылтырата, миндә исеме юк. Ләйсәнем аяк очларындамы, канатларындамы очып килде дә: «Алло!», – диде.  Ә анда җавап итеп: «Ләйсән, бу – Рамил. Мин сине яратам. Бары сине генә», – диделәр дә, өзделәр. Ләйсән каушап, кызарып, уйланып, куанып утырган арада мин сезгә аның серен ача торам.

 

Ул мине бер тимер кисәге генә дип уйлый. Ә мин барысын да күреп, тоеп торам. Ул кеше күрмәгәндә гел минем кнопкаларымда Рамил исемен җыя. Ләйсән янә гашыйк булды. Ә бүген шул Рамил шылтырата. Кем булган ул минем йокымны бүләргә? Бөтен тынычлыгымны, Ләйсәнемне урларга телиме ул юкса?

 

Шулай 10 минут үтте. Төгәлрәк булсак, 9 минут 49 секунд. Янә шылтырыйм. Бусы тагы кем? Чыбыкларыма хәтле кызыша, ток йөрешем туктап калды, ахры. Тагы бер билгесез: «Алло!». Җавапка кабат шул ук сүзләр...

 

Ләйсән тик тора алмый, бер миңа, бер көзгегә карый, инде елмаймый да,  йөзендә курку хисе язылган.

 

1 сәгать 42 минут 53 секунд үтте. Тагын бер билгесез номер. Фу, нәләт, имансызлар! Экраным парланып чыкты. Йөрәгем булса, күптән ярылыр иде. Ләйсән бу юлы озак алмый торды. Тик ахырдан барыбер кызыксынуы җиңде: «Кем кирәк?» – җавап: «Ләйсән, бу – Рамил...»

 

Көне буе канатланып йөрде хуҗабикәм! Эшләмәгән эше, сөртмәгән тузаны, җырламаган җыры калмады... Кич. 21 сәгать 50 минут 01 секунд. Тагын таныш булмаган номер. Мин дә, Ләйсән дә борчылмыйбыз. «Алло!» «Ләйсән, бу – Рамил. Без шаярдык кына, чынга алма, зинһар. Тыныч йокы.»

 

Мин Ләйсәннең йомшак кулының катгый боерыгыннан соң дивар тарафына очтым... Ай!.. ватылмадым тагын, Аллага шөкер!..

 

Шушы көннән Ләйсән бер егетнең дә сүзенә ышанмаска, алар өчен еламаска сүз бирде.

 

Һәм сүзендә торды да. Әллә ничәсе минем экраныма матур сүзләр юллады, Ләйсән кире бора торды. Көлде, елмайды, шаярды... Шул кирәк аларга!

 

III бәрелеш

 

Яз килде. Урамнарда сирень исе, кызлар берсеннән-берсе кыска итәкле.. Нурлы, моңлы, назлы Казан язы...

 

Ләйсән – студентка. Казанга ияләнә башлаганына бер ел. Мин әле дә аның юлдашы. Брелокларымны да еш алыштырдым, аның егетләре санынча булды алар... Дөрес, һәрберсе өчен мин җиргә очмадым, билгеле, һәм менә быел яз килде. Ләйсән өчен беренче Казан язы...

 

Инде миңа акыл кергән, Ләйсәннең төннәр-көннәр буе китап укып утыруыннан, дәрескә бизәнмичә чыгып китүеннән, дискотекаларга йөрмәвеннән һәм, ниһаять, аңа бер генә дә «матурым, мин сине сагындым», – дигән «смс»ка килмәвеннән туйган, арыган идем. Көнләшергә кеше булганда,  үземә дә күңеллерәк булган икән.

 

Һәм мин җиргә очтым. Ләйсән мине күреп өлгергәнче, мине ул – шәһәр каланчасы – кулына алып Ләйсәнгә сузды. Минем хуҗабикәм бу юлы инде кызармады, теге дә бит очына үрелмәде. Мин инде җиргә сикергәнемә үкенә дә башлаган идем. Шулчак егеткәй (ул хәтле каланча да түгел инде):

 

– Сезнең телефон номерыгызны алырга ярыймы? Ул җиргә төшкән саен килеп җитәр идем, – диде.

 

Ләйсәнем серле генә елмаеп, минем номерны әйтте. Ә мин күкнең җиденче катында идем... Каланча шәхси коткаручыма әйләнәчәк! Мин бәхетле! Ләйсән дә, Каланча да... Һәм мин, Samsung-С 235, бүтән беркайчан да җиргә очмаска сүз бирдем.

 

Менә шулай. Язмыш белән озак уйнарга, күктән – җиргә, җирдән – күккә сикерергә ярамый. Кайчан да булса барыбер берәрсен сайларга туры килә. Менә мин дә бүтән хуҗабикәм кулыннан сикереп төшмәскә булдым, тик...

 

– Юк, Ләйсән, атма-а-а!!!


Алисә ЗАРИПОВА
Казан утлары
№ 5 |
Казан утлары печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»