|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2019 Спорт
Корбан Бердыевның яңа вазифасы билгелеКорбан Бердыев Татарстан футбол академиясен җитәкләячәк. Бу хакта Бердыевның Татарстан президенты белән очрашуында белдерелде. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Рубин"ның элекке баш тренеры Корбан Бердыев белән очрашты. Миңнеханов Бердыевка хезмәте өчен рәхмәтен белдерде һәм балалар-яшүсмерләр өчен футбол академиясен булдырырга тәкъдим итте. Алга таба Татарстан спорт министрлыгы Бердыев белән академияне оештыру мәсьәләләрен хәл итәчәк, дип яза Азатлык. Татарстан яшь футболчылар өчен биш уен мәйданчыгы төзиячәк. Ике манеж Казанда булса, берешәр мәйданчык Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә ачылачак.
--- |
Иң күп укылган
|