|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2019 Сәясәт
Владимир Путин үзенә ни өчен һаман да оят булуын әйттеРоссия Президенты белән туры элемтәнең ахырында Владимир Путин блиц-сорауларга җавап бирде. Шуларның берсе арасында: “Сезгә нәрсә дә булса өчен оят буламы?” дигән сорау бар иде. Владимир Путин күңеленә кереп калган бер тарих белән уртаклашты. “Инде бик күптәнге бер рәсми сәфәр вакытында машинага барганда яныма бер апа килде дә, тезләренә егылып, минем кулга бер кәгазь кисәге тоттырды. Мин ул кәгазьне алдым да, аның белән танышырмын дип әйттем. Аннары аны ярдәмчеләремә бирдем. Ә алар ул кәгазьне югалттылар. Ул апа алдында миңа хәзергә кадәр оят”, - дип сөйләде Президент.
Фото: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|