поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
21.06.2019 Җәмгыять

"Авылга кайту шактый газаплы булды. Тәҗрибә хакына гына түздем"

Бик тә хәрәкәтле заманда яшибез. Бөтенебез юлда. Берәүләр башкалага кайта, икенчеләр китә. Бер апа әйткән ди бит: «Мин кызларыма кунакка барам инде, болар кая бара икән?» – дип.

Шуның кебек, мин дә авылга кайтам, кемдер шәһәргә килә. Юл тулы машина, авыл белән шәһәр арасында машинаның күплегенә аптырап та калырсың, билләһи. Бигрәк тә ял һәм бәйрәм көннәрендә вакытын чамаламый кайтсаң, кайчак кала урамнарындагы кебек, бөкеләрдә дә утырырга туры килә.
 
Бу юлы кайтканда, бер зур ачыш ясадым әле. Юлда машина күбәйгән саен, адәм баласының күңеле тарая бара икән. Хәзер юлда басып калган кешене утыртмыйлар бит. Савап өчен генә түгел, акча өчен дә туктамыйлар. Соңгы елларда очраклы машиналар белән бик сирәк кайтабыз. Һәркемнең үз машинасы дигәндәй. Статистика мәгълүматлары буенча да республикада ике кешегә бер машина туры килүен язган идек. Әмма шул ике кешенең берсе юлда басып калырга мөмкин икәнлеген истән чыгарып җибәрәбез бугай.
 
Бу юлы машинасыз кайтырга туры килде. Миңа да алдан ук кайтыр өчен машина белешеп куярга киңәш иткәннәр иде, әмма бу юлы тәҗрибә үткәреп карарга булдым. Ничә сәгать һәм ничә транспорт белән тиешле урынга барып җитә алам, янәсе. Киттем шулай, болай дип әйтү генә ансат икән, кайту шактый газаплы булды. Тәҗрибә хакына гына түздем.
 
Саба – Теләче якларына кайтучылар, гадәттә, Совет мәйданы борылышындагы «Полет» тукталышына җыела. Юлдашларым белән шулай берничә кеше булдык. Алар да гомер буе автобуска, «попутка»га утырып кайта торган булганнар. Басып торабыз, беркем дә туктамый. Район белән шәһәр арасында йөрүче шәхси эшмәкәрләрнең таксиларына да утырып кайтырга була булуын. Тик юлдашларым аларны кыйммәт ала дип саный, шуңа принципаль рәвештә андый машиналар торган якка борылып та карамыйлар икән. Мин дә шулай иттем. Алайса әзер таксига гына утырып кайту минем планнарда юк иде.
 
Саба белән Казан арасында автобус яңадан йөри башлаган дигән сүзләр дә ишетелде. Тик бер тапкыр да күргәнем дә, утырганым да юк әле. Бәлки кайтучылар да бардыр инде. Юлдашларым да бу турында ишетмәгән булып чыкты. Аннан мобиль заманда яшәгәнлекне онытмыйк. Хәзер төрле социаль челтәрләрдә һәрбер районның юл төркемнәре бар, авылларның ватсап группалары эшләп тора – күпчелек халык хәбәрләшеп, шулар аша кайтып-китеп йөри. Алар таксига караганда бәя очсызрак та да. Тик боларның күбесе ябык төркемнәр булып санала.
 
Шулар янәшәсендә андый хезмәтләрдән файдаланмаган, элеккечә кайтырга күнеккән халык та барлыгын онытмыйк. Юлдашларымның икесе бик ашыгып, шәһәр автобусы белән барырга мөмкин булган «Космонавтлар» тукталышына барып җитәр өчен генә бер машинага утырып киттеләр. Аларның болай кабалануын күреп гаҗәпләнеп калдым калуын. Ул арада безнең янга бик яхшы машина килеп туктады. Теләче якларына кайтасын әйтсә дә, шикләнеп кенә утырдык үзенә. «Кара әле, юл тулы кеше икән бит», – дип гаҗәпләнүенә дә, бездән әкрен-әкрен сорашуына да аптырашта калдым. Әллә бу да тәҗрибә үткәреп йөри микән?! Һәрхәлдә, кыйммәтле салон, бик затлы костюмы, үзенең бик тә тәрбияле булуы шиккә калдырды. Шулай 150 сум түләп, Теләче күпереннән соң төшеп калдым. Теге затлы абзый шунда ук Сабага кайтучы икенче бер бабайны утыртып китте. Бар бит мәрхәмәтле, киң күңелле кешеләр, дип уйлап куйганымны сизми дә калдым.
 
Бу якларга кайта торган машиналарга кул күтәреп арып беткәч, бу якта халык бик тә миһербансыз икән дип уйладым. Монда шактый басып торырга туры килде. Балык Бистәсенә баручы юлдашларым (болар бу як кешеләре түгел, гел зур юлларда йөрүчеләр) белән Баландыш янындагы М7 трассасына илтүче олы юл борылышына кадәр кайттым. Аннан Олы Мишәгә кайтучы бер гаилә утыртты, аннан Олы Саурышта яшәүче бик тә итагатьле бер абый белән кайттым. Төбәккә, Олы Кибәченең Балалар Сабантуена кадәр ике машинага утырдым. Соңга калып булса да, улым янында бәйрәмдә дә булырга өлгердем әле. Төбәккә кайта торган машинага утырганда, салондагы пассажирларга күз салсам, алар Космонавтлар урамына кадәр дип алдан китеп өлгергән юлдашларым булып чыкты. Без теге яхшы машинага утырып киткәндә, шунда басып калган булганнар.
 
Элек Кибәче, Икшермә якларына автобус йөри иде. Шушы якка кайтучы кеше аның сәгатен белеп чыга, автобус һәрчак тулы була иде. Ник бетерделәр – аңламыйм. Шушы якларга килен булып төшәр алдыннан беренче тапкыр үзем дә шул автобуска утырып кайткан идем. Бер-ике тапкыр гына утырып калдык бугай без аңа. Аннан үзебез дә машина алдык. Юлда кул күтәреп тә утыртмыйча китүчеләр йә үзләренең машинасыз йөргәннәрен онытканнар, яисә бөтенләй авырлык күреп тә карамаганнар категориясенә керә торгандыр. Икенчеләре исә мине дә утыртмадылар әле, шуңа да туктамыйм дип узып китүчеләр кебек тоелды. Үземне исә икенче төркемгә кертәм, юлда кайтканда мине утыртмыйлар әле дип, кул күтәрүчеләрне алмаган чаклар да була. Студент чакта кышкы 40 градус суыкта да юлда калган вакытлар искә төшә. Анда да шактый озак кына көтеп торырга туры килгән вакытлар да күп иде. Әмма элек туктап утыртучылар күбрәк, кешеләр мәрхәмәтлерәк иде.
 
Юллар көтә мине, җырлар көтә, дип көйли-көйли, авылга кайтырга чыккан идем. 120 чакрым үткәнче, алты машинага утырган икәнмен. Кайтып җиткәнче өч сәгатьтән артык вакыт үткән. Һәр тукталыш саен 15 минут саф һава сулап торганмын. Менә шуннан үз машинаңның да, йөртүченең дә кадере арта төшә инде. Ә шулай да адреналин өчен юлга чыгарга була, студент чакларны искә төшереп... Әле бер бушлай – автостоп ясап кайтып карарга уйлыйм. Ничә көн кайтырмын икән? Акча түләп шушылай кайтулар искә төшсә, бушлай кайтулар, Мөхәммәтага Мәһдиев язганча, едва ли?!
 
Рәсимә Әхмәтгаязова

---
Шәһри Казан
№ --- | 20.06.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»