|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.06.2019 Фаҗига
Бөгелмәдә ике бала янып үлгәнБүген 20 июнь көнне төнлә белән Бөгелмәдә ике бала янып үлгән. Янгын шәхси йортта чыга. Күршеләр афәтне күреп алып, шушы йортта яшәүче хатынны коткаралар. Кызганыч, хатынның ике баласы янгын эчендә кала. Берсе 2016 елгы малай һәм 2018 елгы кыз бала. Алла сакласын! Әниләрен Бөгелмә сырхауханәсенә озаталар. Ул төтен белән агуланган. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, афәт шушы фотодагы йортта электр җиһазын дөрес тоташтырмау аркасында килеп чыккан булса кирәк. Нинди җиһаз турында сүз бара, монысын “Матбугат.ру” белә алмады. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз.
МЧС фотосы.
--- |
Иң күп укылган
|