поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
17.06.2019 Шоу-бизнес

Ризат Рамазанов: "Бер капчык бодай оттым"

Узган атнада халкыбызның күркәм бәйрәме Сабантуйны да гөрләтеп үткәреп җибәрдек. Авыл, район халкы чын күңелдән, рәхәтләнеп күңел ачканда, татар эстрада артистлары нәрсәләр эшләде икән? Кем ничә Сабантуйда катнашкан? Бу бәйрәм күңелле үткәнме?

Илназ Баһ һәм Гүзәл Идрисова: «Безнең әтәчне талады»
 
– Сабантуйларда гел катнашабыз. Әле дә Сабантуйдан кайтып кына килүебез. Бу бәйрәмнең күңелсезе булмый да инде. Өч көнгә икешәр сабантуйлар уздырдык. Кукмара, Минзәлә, Сарман районнарында 7 Сабантуе оештырып кайтып киләбез. Әле тагын барасы бар.
 
– Сер булмаса, Сабантуенда чыгыш ясау ничә сумга төшә?
 
– Безнең чыгышның ничә сум булуы ничек чакырудан тора. Әйтик, кайбер районнар берничә җыр башкарыр өчен генә чакыра, кайсыларындадыр бәйрәмне башыннан ахырына кадәр алып барырга кирәк. Әгәр дә биючеләр, команда белән җыелып чыгыш ясауны сорасалар, бәя, әлбәттә, кыйммәтрәк була.
 
– Быелгы Сабантуйлар нәрсә белән истә калды?
 
– Сарман районы Күтәмәле авылында безгә әтәч бүләк иттеләр. Шуны алып кайтып, үзебезнең әтәч янына җибәргән идек, чукыган шуны. Бик күңелле дә түгел инде, ләкин искә алырга кызыклы вакыйга.
 
Рафил Җәләлиев: «Йомырка тәгәрәткәннәрен күргән юк иде»
 
– Быел Балтач районы Шубан авылы, Саба районы Лесхоз авылы Сабантуенда катнашырга насыйп булды. Хәзер бу бәйрәм бик күңелле үтә, кеше дә күп йөри. Милли уеннардан тыш, кызыклы, яңа уеннар да өстәп торалар. Төрле җирдә төрлечә инде. Әйтик, Саба районы Лесхоз авылында быел парлы уеннар күп булды. Мәсәлән, без авызга кашык кабып, аңа йомырка куеп ярышуны беләбез. Бу – гадәти уен. Ә анда быел ясалма зур йомырка тәгәрәттеләр. Белмим, ул йомырканы нинди материалдан ясаганнардыр, ләкин ир белән хатынның бер-берсе белән узышып, шуларны тәгәрәтүе күңелле булды һәм истә дә калды. Андый уенны күргәнем юк иде.
 
– Әгәр үзегезнең туган ягыгызга Сабантуйга чакырсалар, анда кайтып, бушлай чыгыш ясар идегезме?
 
– Нишләп әле кайтмаска ди? Кайтам, әлбәттә. Ләкин ул алдан ук сөйләшеп куелган булырга тиеш. Кайчак, бәйрәмгә бер-ике көн кала шалтыраталар. Ул вакытта инде килешенгән райондагысын кичектерергә туры килә. Аннары, алдан сөйләшеп куелган, барысы да әзерләнгән һәм бар ягы да уйланган сабантуйлары гөрләп үтә. Дөрес, оештыручысы да, җаваплы кешесе дә булмаган бәйрәмнәрдә дә катнашырга туры килә. Мондыйларында гел син тиеш булып каласың. Менә шундый моментлары булмаган очракта, нишләп әле кайтмаска ди?
 
Ризат Рамазанов: «Бер капчык бодай оттым»
 
– Сабантуйларда гел катнашырга тырышабыз. Быел өч сабантуйда катнашырга насыйп булды: Чүпрәле һәм Минзәлә районнарында. Сабантуйлар күңелле үтә, кеше дә күпләп йөри. Халыкның күбесе Сабантуй карарга килсә дә, кайберләре «сезне генә карарга килдек», «телевизордан сез бөтенләй дә бүтән төрле икән», «концертларыгызга киләчәкбез әле», дип әйтүчеләр дә күп булды. Киләсе елга тамашачы җыйдык инде. Халык килгәч, синең иҗатыңны хөрмәт иткәч, күңелгә рәхәт.
 
– Сабантуйга сезнең киләсегезне белгәч, бүләк тә алып килми калмаганнардыр?
 
– Әйе. Хәзер концертлар белән йөргәч тә, «фанатлар» күп. Безнең иҗатны хөрмәт итүчеләр искитмәле чәчәк, җиләк-җимеш, чикләвек букетлары алып килгәннәр иде. Гомумән, һәр елның да үз Сабантуе, үз кызыгы. Оештырган уеннарда үзебез дә катнаштык әле. Мин менә бер уенда бер капчык бодай да оттым.

Ләйсән Гыймаева: «Автобусыбыз кайтып китте»
 
– Быел Сабантуйларга бай булдык. Балтач районы Нөнәгәр авылында, Саба районының Сатыш һәм Кибәчедә, Лаеш үзәгендә һәм Державино авылында эшләргә насыйп булды. Лаешта кызык та, шул ук вакытта кызганыч та хәлгә очрарга туры килде. Бөтен киемнәребезне төяп алып килгән, без киенеп-чишенә торган автобусның шоферы безгә әйтмичә генә Казанга китеп барган. Барлык күлмәкләр дә, машина ачкычы да шунда китте. Бер күлмәкне алыштырмый гына бөтен Сабантуен эшләп чыгарга туры килде. «Бу Ләйсән бер генә күлмәк белән килгән икән» дип уйлагандыр инде Лаеш халкы. Әле бит көнгә икешәр бәйрәм, моннан соң башкасына да барырга кирәк. Бер машина табып, Казан юлында теге автобусны куып җитеп, туктатып, кирәк-яракларны алырга туры килде.
 
 Алсу-Азат Фазлыевлар: «Сокланып кайттык әле»
 
– Башка артистлар кебек үк, без дә Сабантуй вакытында гел эшлибез инде. Әлегә өч Сабантуйда булырга туры килде. Бер көн Минзәлә районының үзендә, бер көн Әтрәкле авылында һәм бер көн Әтнә районы Бәрәскәдә чыгыш ясадык. Сабантуйларга гына түгел, авыл көннәренә дә чыгыш ясарга чакыралар. Үзебезнең туган якка да чакырганнар иде, ләкин ул көнне башка җирлек белән килешкән идек, шуңа да бара алмадык.

– Быелгы Сабантуйлар нәрсәсе белән истә калды?
 
– Ел саен шул бер үк күренеш инде Сабантуйда дисәләр дә, елдан-ел үзгә ул. Без быелгы Сабантуйларга сокланып кайттык. Халык актив. Уеннарда да теләп катнаша, артистлар белән дә мәйданга чыгып бии. Шуның белән истә калды ул.
 
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА сораштырды, Безнең гәҗит

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.06.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»