|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2019 Фаҗига
Фаҗига: 2 яшьлек сабый сулы бочкада батып үлгәнФаҗига кичә, 16 июньдә, Удмуртия республикасының Можга районындагы бакча массивларының берсендә була. Тикшерү комитетының төбәк Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, сулы бочкада ике яшьлек кызның мәете табылган. Тикшерү мәгълүматларына караганда, бала уен вакытында су тутырылган савытка егылып төшкән һәм аннан үзе чыга алмаган, дип яза izhlife.
Хәзерге вакытта тикшерүчеләр фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклый, күршеләр һәм туганнарыннан сорау алына, суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Фото: Пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|