поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
14.06.2019 Мәдәният

Икеләтә бәйрәм күрке

12 июньдә, Самараның Юрий Гагарин исемендәге паркында, 31нче мәртәбә өлкә Сабан туе гөрләде. Иртән-иртүк паркка җыела башлаган татарларның күңелләрен иркәләп милли татар көйләре агылды, урман исләренә шашлык исе кушылды, һәр җирдә очрашу-күрешүләр, гәпләшү-көлешүләр ишетелде.

Бу юлы Сабан туе мәйданы ничектер кечерәеп калгандай күренде башта. Элек паркның үзәгеннән үк пылау-шашлык сату урыннары җәелеп китә иде. Хәзер алар ераккарак, Ракушка сәхнәсе артынарак күчкәннәр. Шуңа да башта халык аз, урыныбыз кечкенә булып күренде.

 
Ә юк, алай түгел икән. Иртәнге унберләрдә татарлар бөтен паркка да хуҗа булып йөриләр иде инде. Балалары таганнарда атынып туйгач, Альбина һәм Фәрзәнә Мәхмүтовалар һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте яшьләре балалар мәйданчыгында милли уеннар, кызыклы бәйгеләр үткәрделәр. Сабыйлар гына түгел, ата-аналар да капчык киеп йөгерүдә, көянтә-чиләк белән су ташуда, кашыкка йомырка салып йөгерүдә, аркан тартышуда ярыштылар.
 
 
Мәйданчыкта өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте каршында эшләп килүче “Сабыйлар” төркемендә һәм Самараның “Шатлык” татар балалары клубында шөгыльләнүче балалар да күңел ачтылар. Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия Әюпова һәм “Шатлык” татар балалары клубы җитәкчесе Алия Арсланова, сабыйларны җәйге каникуллар башлану белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.
 
Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы Гөлнара Насыйрова оештырган “Осталар шәһәрчеге”ндә исә кызыклы мастер-класслар уздырылды. Уналты метр озынлыгындагы чатырда Гөлнара Насыйрованың теккән-чиккән милли киемнәре, Миләүшә Завьяловапның бизәнү әйберләре, Надежда Окорочкованың чүлмәк ясау остаханәсе, Александр Бузеровның бизәкле агач тармалары, Юлия Коганның баш киемнәре кызыксынучыларга шушы әйберләрне үз куллары белән ясарга тәкьдим итеп торалар иде сыман. Күршедә генә Нурлат дусларыбызның да шундый ук зур йорты урнашкан. Биредә Нурлатның Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләрнең теккән-чиккән кием-салымнары, корама сырмалары, күннән ясалган бизәнү әйберләре күргәзмәгә куелган. Ә төп сәхнә янында рәссамнар Азат Надиров һәм Тәнзилә Мостафина рәсемнәр күргәзмәсе оештырганнар. Бөтен җирдә сату-алу, алыш-биреш, уен-көлке хөкем сөрә...
 
“Ракушка” дип аталган төп сәхнәдә дә мөһим чыгышлар җыр-биюләр белән үрелеп барды. Быел өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте үзенең 30 еллык юбилеен бәйрәм итә бит.
 
Шул нисбәттән оешманың хәзерге җитәкчесе Ильяс Шәкүров, сәхнәгә оешма башында торган милләтпәрвәрләребезне чакырып, күп еллар милләт өчен тырышкан Рәшит Абдуллов, Шамил Әхмәров, Шамил Баһаутдинов, Салих Вәлиәхмәтов, Җәмил Вәлиуллин, Шамиль Галимов, Марат һәм Рәисә Гыйбадуллиннар, Илгиз Колючев, Әлфия Мәхмүтова, Вазых Мөхәммәтшин, Азат Надиров, Риф Нәҗмиев, Әхмәт Нәфыйгин, Гөлсина Нуруллина, Ринат Шәфигуллин, Рәфыйк Шәфигуллин, Фәһимә Рәҗәпова, Наилә Сабирҗанова һәм Шәүкәт Хәйбуллиннарның тырышлыгын югары бәяләде һәм бүләкләр тапшырды. Шулай ук “Сәлам” газетасы хезмәткәре, “Иске Ярмәк авылы тарихы” дип аталган китап авторы, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активисты Фәрит Шириязданов оешманың Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
 
 
Сабантуйны рәсми рәвештә ачу тантасында өлкә губернаторы Дмитрий Азаров та катнашты Ул самаралыларны һәм килгән кунакларны бәйрәм белән котлап: “Өлкә Сабан туен Россия көнендә уздыруыбыз аеруча куандыра. Бу өлкәбездә яшәүче төрле милләт халыкларын тагын да берләштерәчәк”, — дип әйтте һәм 29 июньдә Камышлы районында үтәчәк Бөтенроссия авыллар Сабан туенда да катнашырга өндәде.
 
Дмитрий Игоревич, һәрвакыттагыча, иҗтимагый эшләрдә актив катнашкан кешеләргә бүләкләр алып килгән иде. Иң куанычлысы шул: күп еллар буе башкаларга бүләкләр һәм премияләр тапшырып килгән өлкә татар “Туган тел” җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүров үзе дә, Халыклар дуслыгын ныгыту өлкәсендә күрсәткән фидакарь хезмәте өчен, Губернаторның Мактау билгесе белән бүләкләнде. Дмитрий Азаров бу билгене тапшырганда: “Өлкәбездә татар халкының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, ана телен саклап калу һәм үстерүгә, милләтара тынычлык һәм татулык булдыруга керткән өлешегез өчен”, - дип әйтеп бирде. Самараның Җәмигъ мәчетендә баш хисапчы булып эшләүче Мөхтәсим Үзбәков та губернаторның Мактау грамотасына, ә өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте советы әгъзасы Фәһим Йосыпов Рәхмәт хатына ия булдылар.
 
Өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин да халыкны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен җиткерде. Мөфтиебез милләтебезне саклап калу өчен балаларны яшьтән үк милли гореф-гадәтләр буенча тәрбияләргә кирәклеген ассызыклап үтте.
 
Шәһәр администрациясе вәкиле Дмитрий Долганов, шәһәр башлыгы Елена Лапушкинаның тәбрикләүләрен җиткереп, Тарихи мәчет советы рәисе Усман Илингинга, милли хәрәкәт активистлары Ләйсән Ибәтовага һәм Фәрит Биктимеровка Рәхмәт хатлары тапшырды. Самара шәһәре Думасы депутаты Шамил Хисаметдинов та халыкны бәйрәм белән котлады.
 
Өлкә Сабан туен уздырышырга быел Татарстанның Нурлат районы үзешчәннәре килгән иде. Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның тәбрикләүләрен җиткереп, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятен татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләде, киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә ышаныч белдереп, өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горлановка, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүровка һәм өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе урынбасары Шамил Галимовка Рәхмәт хатлары тапшырды.
 
 
Ел башында татар милли-мәдәни оешмалары һәм өлкә мөселманнарының региональ Диния нәзарәте танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Мортазин исемендәге премиягә бәйге игълан иткән иде. Махсус комиссия лаеклы дүрт кешене сайлап алган. Кызганычка, премиягә лаеклы дип табылган дүрт милләттәшебезнең икесе бакыйлыкта инде. 28 ел буе өлкә “Бердәмлек” татар газетасының баш мөхәррире булып эшләгән мәрхүм Рәфгать Әһлиуллин һәм утыз еллар чамасы өлкә “Туган тел” татар җәмгыятендә, ә соңгы елларда өлкә татар милли-мәдәни автономиясендә дә хезмәт куйган Фәрхәт Мәхмүтовка бирелгән премияне тормыш иптәшләре Фатыйма Әһлиуллина һәм Альбина Мәхмүтова чыгып алдылар. Самара шәһәре “Яктылык” татар мәктәбенең беренче директоры Хәридә Дашкина, Камышлы районының Байтуган авылында якташыбыз Сәләй Вагыйзовның “Әлифба” музеен булдырган Нурания Абзалова да Фатыйх Мортазин исемендәге премияләргә ия булдылар.
 
Ә бу вакытта стадионда көрәш кызды. Җирле көрәшчеләр дә, Татарстанның төрле районнарыннан, Ульяннан килгән батырлар да бил алышты. Көрәшне күзәтүчеләр арасында танылган татар көрәшчесе, дзюдо буенча СССР һәм Европа чемпионы, сумо буенча дөнья чемпионатлары бронза призёры, СССР атказанган спортчысы Хәбил Бикташев, аның тренеры Николай Петров, Россия эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет рәисе Александр Шахов һәм башкалар бар иде. Соңгысы көрәшнең абсолют батыры Илфат Гыймадиевны җиңү белән котлап, бүләкләде, ә Ульян егете Шамил Зарипов сарык тәкәсен алып китте.
 
 
“Бердәмлек” газетасы да, киләчәк җиңүләргә этәреп, Самара егете Җәмил Шәмшетдиновка газетага язылу сертификаты бүләк итте.
 
Төп сәхнәдә бәйрәм программасын бик матур һәм оста итеп Линар Абсаттаров һәм Ләйсән Ибәтова алып бардылар. Концертта өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр төркеме (җитәкчеләре Альбина Мәхмүтова) чыгышы аеруча истә калырлык булды. Алар “Татарлар килә” җырын башкарып, чыгышларын җитәкчеләре Фәрхәт Мәхмүтов истәлегенә багышладылар.
 
Тольяттиның Ислам Гомәров җитәкчелегендәге татар автономиясе каршында шөгыльләнүче "Идел" ансамбле, Самараның “Ялкынлы яшьлек”, “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” ансамбльләре, Иске Җүрәйнең “Ак калфак” фольклор ансамбле, Татар-станның Нурлат районы үзешчән артистлары, өлкәбезнең төрле шәһәр-районнары һәвәскәрләре чыгыш ясадылар. Мәскәүдән килгән махсус кунак - яшь җырчы Динара Рәхимова да иң матур җырларын бүләк итте.
 
"Туган тел" яшьләре балалар мәйданчыгында милли уеннар, кызыклы бәйгеләр үткәрергә ярдәм иттеләр. Нинди генә уеннар уйнамадылар анда! Балалар гына түгел, ата-аналар да капчык киеп йөгерүдә, көянтә-чиләк белән су ташуда, кашыкка йомырка салып йөгерүдә, аркан тартышуда ярыштылар. Ахырда балалар мәйданчыгында I Халыкара «Мирас» татар җыры фестивале лауреатлары иң матур җырларын яңгыраттылар.
 
 
Бу вакытта егетләр спорт уеннарында көч сынаштылар. 16 килограммлы гер күтәрүдә беренче урынны - Влад Никифоров, ә икенче урынны - Денис авылыннан килгән Рөстәм Нуретдинов яуладылар. 24 килограммлы герне күтәрүдә Рамил Разметовка тиңнәр булмады.
 
Армрестлингта егетләрдән - Михаил Ильичев, ә кызлардан Әлфинур Мәхмүтова, баганага менүдә Рузил Кәримов беренчелекне яуладылар. Монда да “Бердәмлек” призы тапшырылды. Ярты елга газетага язылу сертификатына Шенталы районының Денис авылында яшәүче штаттан тыш хәбәрчебез Рөстәм Нуретдинов һәм Красный Яр районының Угловой бистәсеннән килеп аркан тартышуда катнашкан Әнисә Мәхмүтова лаеклы дип табылды. Бу призлар, әлбәттә, кемнедер аерып күрсәтү өчен түгел, ә халык газетага язылу чоры җитүен исенә төшерсен, дачалар вакыты дип, безнең турыда онытып җибәрмәсен өчен эшләнде.
 
 
Махсус мәйданчыкта Самараның “Идел” ансамбле һәм аның җитәкчесе Мидехәт Әминов, армый-талмый, көнозын халыкны биетте. Татарстан артистлары Римма Никитина, Рәфис Кәлимуллин һәм Сиринә Зәйнетдинова кичке дискотекада дәртле җырлары белән күңелләрне җилкендерде.
 
Россия көне һәм өлкә Сабан туе бергә туры килү бик яхшы булды бит әле. Икеләтә бәйрәмдә халык та күп иде, сокланырлык күрке дә бар иде.
 
Алия АРСЛАНОВА,
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.
 
Әнәс МИНГАЛИЕВ фотосурәте.
 
 

---
Бердәмлек
№ --- | 14.06.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»