поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.06.2019 Фаҗига

“Безне улым коткарды”: бу фаҗига бар Татарстанны тетрәндерде

5 июнь көнне Теләче районының Шәдке авылында чыккан янгын Димиевлар гаиләсен мизгел эчендә бернәрсәсез калдырды. Абзар тулы маллары янып бетте. Үзләре дә могҗиза белән генә исән калды алар. Әгәр кечкенә уллары Камил булмаса, хуҗабикә белән аның кызы, бәлки, янгыннан чыга да алмаган булыр иде.

Ятып тормакчы идем
 
Димиевлар гаиләсе хакында “ВТ”да язганыбыз бар иде. Ул чакта без Ландыш белән Дамирның ике ятим баланы әти-әниле итүләре хакында сөйләдек. Ландыш үзе дә элегрәк газетага язмалар китер­гәләде. Бу юлы без үзебез аларның хәлләрен белештек.
 
– Ул көнне ирем күршеләргә түбә ябарга дип китте. Мин ике бала белән бакчада эшләдем. Чүп утадым. Соңгы елларда, аска карап эшләсәм, кан басымым күтәрелә. Үземне начар хис итә башлагач, ятып торырга булдым. Улым гына, өйгә кермим, дип карышты. Әллә ничә әйтеп карадым. Тыңламады. Соңрак шул сабыем безне үлемнән алып калды дисәм дә була, – дип сөйли Ландыш. – Янгын абзардан башланган. Улымның “әни!” дип ачыргаланып кычкырганына ишекне ачып җибәрсәм, ялкын өйгә таба якыная. Баланы ничек тартып алганымны хәтерләмим. Ул чакта бөтенләй башым буталды. Тизрәк икесен дә тәрәзәдән чыгардым. Шуннан соң үзем кирәк-яракны алмакчы булам. Шулвакыт ирем кайтып, капкадан керә алмыйча торган. Без аны, үзебез бакчага чыккач, эчтән бикләп куйган идек. Ул, ничектер кереп, утны, газны сүндерә алды. Әле ярый шартламадык.
 
Кешеләргә рәхмәт!
 
– Өй эчендә нишләргә бел­мичә тик йөрим. Ә ялкын көчәй­гәннән-көчәя. Бер мәлгә нишлисемне дә онытып торам икән. Җыелган халыкның: “Чык тиз­рәк!” – дигәнен ишетеп, тәрәзә янына бардым. Әмма сикерә алмыйм. Шунда аңымны җуйган­мын. Бераздан айнып китсәм, балаларым исемә төште. Алар өйдә калган дип аптырап беттем. Өй­нең дөрләп януы, абзарда мал­ларның кычкырганы әле дә күз алдымда. Уттан да яман нәрсә юк икән.
 
Хәленең начар булуына карамастан, Ландыш машинаны читкә күчереп куярга өлгерә. Бер-ике минут соңга калса, ул шартларга да мөмкин була. Димиевлар барлык Шәдке халкына рәхмәт укый.
 
– Авылдашлар бик булыша. Янгыннан соң күмәкләп җыеш­тыр­дылар. Кемдер йорт салыр өчен кирәк-ярагын бирә. Акча китерүчеләр дә бар. Бер белмәгән кешеләргә кадәр булыша. Авыл советы җитәкчесе Фәрит Кадыйровка, Илсур абыйга, барлык туганнарыбызга, күршеләргә, авылдашларга рәхмәт. Үзебезнең исән калганыбызга сөенәм. Барысын уйлыйм да: “Бу сынауны да узарбыз әле”, – дип, үземне тынычландырам, – ди ул.
 
Димиевлар гаиләсе яңадан йорт-җирләрен торгызмакчы. Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен реквизитлар:
 
“Ак Барс” банкындагы Димиев Дамир Габдулла улы исемендәге исәп-хисап номеры: 408178810945324614394.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.06.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»