|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.06.2019 Язмыш
Алда ни көтәсен беркем белми (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)Терәлеп диярлек яшәгән күршемнең ире бүтән хатын белән яши башлады. Иң гаҗәбе яңа хатын күпкә олы һәм төскә-биткә бер дә матур түгел. Сания күршем бик авыр кичерде бу хәлләрне. Ничә керсәм дә гел елаган вакытына туры килдем. — Беләсеңме, — диде ул миңа әзрәк тынычлана төшкәч. — Мин бит әтисез үстем. Ул да әнине ташлап бүтән хатынга чыгып киткән. әбиемне дә ире аерып җибәргән. Ә аның әнисенең ире сугыштан кайтмаган. Ул да ялгыз гомер иткән. Безнең нәселдә ир белән торган хатын-кыз юк. Алар йә үләләр, йә аерылалар.
Тынычландырдым Санияне: «Туктале, — мин әйтәм. — Яшь бит әле син. Үз парың табылмый калмас».
Күршем әкренләп ялгыз яшәргә өйрәнде. Кагасы-сугасы эшләрне минем ирем башкарды. Берәр кая барасы булса, кызын безгә кертеп калдырды. Зәлия шулай ике фатир арасында йөреп, мәктәпне тәмамлады. Аннан фармацевт булырга теләп, шул юнәлеш буенча укырга керде.
Сания дә ялгыз булуына күнекте. Вакытын күбрәк эштә уздыра башлады. Аның тырышлыгын күреп, җитәкче итеп куйдылар. Шулай итеп акчага да аптырамый башлады.Үз-үзен карауны гадәткә кертте Сания. Иртә яздан кара көзгәчә велосипедта йөрде, кышын чаңгыга басты. Йортыбыз Казансуга янәшә урнашканлыктан, моңа мөмкинлек бар иде.
Бервакыт эштән кайтканда шаккаттым: Саниянең ишеге төбендә затлы гына киенгән бер ир басып тора. Икенче көнне, шимбә көн булганлыктан, эшкә барасы булмагач, күршемне телефоннан чылтыратып үземә дәштем. «Сөйлә, янәсе, кем бу ир-ат».
Велосипедта йөрергә чыккач танышканнар икән Сания белән Рафаэль. Матур гына педальләрен әйләндергәндә, башы әйләнеп китеп, егылган күршем. Аягын авырттырган. Бәхетенә шушы ир торырга булышкан. Аннан үзенең велосипедының артына утыртып, өенә кайтарып куйган. «Оят та булды әзрәк, — дип сөйли күршем. — Икебез дә яшь түгел бит инде. ә мин велосипед артында утырып йөрим. Аягымны авырттырганым маңгаема язылмаган бит инде». Аннан егылган урында калган велосипедын китергән Рафаэль. Аптекадан дару алып кайтып, аягын бәйләргә булышкан Саниянең. Шулай итеп алар торып киттеләр. Рафаэльнең өч ел элек хатыны вафат булган икән. Шуннан бирле бер хатын-кызга да күтәрелеп карамаган. ә Санияне бер күрүдә ошаткан. Күршемнең кызы да, Рафаэльнең кызы да каршы килмәде аларның никахына.
Сания әйтә: «Рафаэль минем тормышымда кунак булып кына калмасын иде. Мин үземне төнге утка килгән күбәләктәй хис итәм. Менә-менә канатларымны көйдерермен сыман. Беренче никахымда мин ирем нәрсә әйтсә шуны эшләдем. Ул кая әйтсә шунда бардым. Нинди кием кияргә кушса шуны кидем. Аның дусларын, туганнарын гына кунакка дәштек. ә Рафаэль миңа күп нәрсәне үземә хәл итәргә куша. «Минем хатын көчле шәхес булырга тиеш», — ди. Мин әле генә аңладым, гаиләдә сине яратсыннар, ихтирам итсеннәр икән». Күпме гомер биргәндер Ходай аларга. әле озак яшәсенннәр иде. Сания Рафаэльдан шактый яшь.
Алмазия ГАТИНА, Казан |
Иң күп укылган
|