|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2019 Шоу-бизнес
"Слабо?!" - халык Фирдүс Тямаевны ямь-яшел күл уртасына бастырып җырлаткан (ВИДЕО)Буа халкы өчен быелгы Сабантуй бик озак истә сакланыр, мөгаен. Ник дигәндә, концерт белән кунакка килгән Фирдүс Тямаевны ямь-яшел күл эченә бастырып җырлатканнар. "Тирәнме?" - дип сорый Фирдүс кешеләрдән. Тамашачылар арасында "Слабомы?" дигән сүз яңгырый. Моңа җавап итеп җырчы: "Сез бит мине беләсез. Бу сүзләрегез өчен... Кем минем белән?!" - дип озак уйлап тормыйча суга кереп китә. "Мондый концертның булганы юк иде әле! "Сандугач" җырын халык белән бергәләп күл эчендә җырладык," - дип яза бер инстачы матур-яңа күлмәк, чалбарлары белән яраткан җырчысы артыннан суга төшәргә куркып тормаган тамашачыларны күздә тотып.
--- |
Иң күп укылган
|