поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.05.2019 Мәдәният

Җан азыгы эзләп. Чаллыда Булат Сәләховның яңа китабын тәкъдим иттеләр

Чаллы каласында бик күп талантлы каләм ияләре яши һәм илһамланып иҗат итә, әсәрләре газета-журналларда чыга, китап булып басыла. Шушы көннәрдә генә шәһәрнең үзәк китапханәсендә Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар” исемле пьесалар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе үтте.

Әлеге затлы басма Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән һәм “Ел китабы – 2018” бәйгесе нәтиҗәләре буенча иң күп укылган китаплар исемлегенә дә керергә өлгергән.  Җиде әсәр тупланган бу китапка кереш сүзне күренекле язучы, шагыйрь Рәшит Бәшәр язган, мөхәррире – талантлы каләм иясе Фирүзә Җамалетдинова.Китапханәдәге әдәби бәйрәмне Исламия Динмөхәммәтова бөек Тукаебызның “Театр” шигырендәге:
Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
 Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Театр – яктылыкка, нурга илтә,
Кире юлга җибәрми, уңга илтә, 
– дигән юллары белән ачып җибәрде һәм  Булат Сәлаховның “Яр” пьесасыннан өзек тамаша кылырга тәкъдим итте. Аны Чаллы дәүләт драма театры артистлары уйнады. Билгеле инде, төп каһарман – Кеше ролендә Булат Сәлахов үзе иде, Әби ролен Татарстанның халык артисткасы Гөлүсә Гайнетдинова, ә Кыз ролен театрның яшь һәм өметле артисткасы Индира  Мәликова башкарды.  Фәлсәфи, тирән мәгънәле, татар кешесе өчен бүген үтә дә актуаль булган проблемаларны күтәргән бу драматик новелла күңелләрне тетрәндерде, җаннарны кузгатты.
 
Китапка исем биргән “Яратылмый калган ярлар” балладасы да шундыйлардан. “Авыллар буйлап йөрдем, әби-апаларны тыңладым. Вакытсыз гүргә кергәннәр  рухына дога, рәхмәт булып барып ирешерлек әсәр язасым килде”, – диде автор үз чыгышында. “Буыннары да ныгымаган көе урман кисәргә озатылган һәм сугыш чорындагы шул мәхшәрдән качарга мәҗбүр булган унбиш яшьлек кызларның күңел сафлыгы, яшәүгә омтылышы укучыны һәрдаим сокландырып һәм сискәндереп тора...” – дип яза Рәшит Бәшәр бу новелла турында. Театрның бәхетенә, уйландыра торган, җитди әлеге әсәрне Башкортостанның яшь режиссёры  Илсур Казакбаев сәхнәгә куйды һәм “Яратылмый калган ярлар” спектакле шәһәребезнең театраль тормышында зур вакыйга буларак билгеләп үтелде. Үзенчәлекле куелыш, артистларның уйнавы ихлас, соклангыч, тетрәндергеч – бу тамашачыларның да, театр белгечләренең дә  бәясе иде.
 
Табигый хәл, китап авторының үзе белән аралашканда китап укучыларның күңелендә бихисап күп сораулар  туа. Бу юлы да шулай булды. Булат Сәлахов һәммәсенә җентекләп, уй-фикерләрен дәлилләп җавап бирде, киләчәктәге иҗат планнары белән уртаклашты, шигырьләрен укыды. “Әйтегез әле, кеше театрга ни өчен йөри?” – дип сорады әдәбият-сәнгать сөючеләрнең берсе кичә азагында. Булатның җавабы кыска һәм оста булды. “Кеше театрга җан азыгы эзләп килә.  Китапларны да шул максат белән – рухи азык туплар өчен кулына ала һәм укый!” – диде ул. Хак сүзләр.
 
 

Г.Абдуллина
Татарстан Язучылар берлеге
№ --- | 29.05.2019
Татарстан Язучылар берлеге печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»