Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.05.2019 Хәйрия
"Кызымның көзән җыерулары 6-7 сәгать дәвам итә"
Арчадан Гөлия Гайфетдинова 10 яшенә кадәр үз аякларында йөри. Әмма хәзер ул йөрмәс, җитмәсә, еш кына көзән җыерулар да була. Матбугат.руга Гөлия Гайфетдинованың әнисе Тәнзилә ханым мөрәҗәгать итте. Ул кызын ялгызы гына тәрбияли. Гөлиянең әтисе аңа ике яшь чагында вафат була.
"Кызымны көн саен көзән җыера. Ул 6-7 сәгать дәвам итәргә мөмкин. Көн саен ашыгыч ярдәм чакырабыз. Көзән җыерудан соң кулбаш, оча буыннары чыга. Шулкадәр кызганам аны", - дип елый әнисе.
Алар Мәскәүдә түләүле клиникада да булганнар. Германия клиникасына да мөрәҗәгать иткәннәр. Анда дәвалау 23 мең 780 еврога төшә дип белдергәннәр. Россия акчасына күчерсәң, ул 1 млн 700 мең сумнан артып китә.
Ялгыз хатында каян булсын инде шулкадәр акча. Алар битараф булмаган кешеләрдән ярдәм өмет итә. Рамазан аенда игелекләр эшләп калыйк.
Акча күчерү өчен реквизитлар: 2202 2008 2970 4160 (Сбербанк картасы, Гөлиянең әнисе Тәнзилә Гайфетдинова).
--- |
Иң күп укылган
|