поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
23.05.2019 Дин

Казанның Авиатөзелеш районында мәчет төзүчеләр: барысы да законлы, халыкка комачаулау булмаячак

Казанның Авиатөзелеш районы Годовиков урамында "Рәхмәтулла" мәчете төзелергә тиеш. Моңа инде рөхсәт алынган, әмма төзелешкә каршы мәхәллә халкы урам җыенына чыкты.

Академик Павлов урамындагы 23А йорты янында узган очрашу мәчет төзелешенә каршы булучылар белән аны төзергә теләүчеләрнең бәхәсе рәвешендә үтте.
 
Мәчет төзелешенә каршы булучылар кычкыра-кычкыра төзелешкә ризасызлыгын белдерде, төзелеш яклылар күбрәк каршы якны тыңлап үз фикерләрен тынычрак җиткерергә тырышты дип яза Азатлык
  
Мәчет төзелешен яклаучылар төзелеш өчен алынган җирнең ничәмә еллардан бирле ташландык хәлдә булуын, мәчетне кануни юллар белән алуларын, мәчет төзелгәч балалар өчен уен мәйданчыгы да булдырачакларын, машина кую урыны ясаячакларын, азан тавышының яңгырамаячагын җиткерделәр.
 
Мәчет төзелешен яклап чыгыш ясаган Марат Зарипов исемле егет намаз укыр өчен бу районда бер мәчет тә булмавын җиткерде.
 
"Мин Авиатөзелеш районындагы заводта эшлим. Җомга намазларына бару өчен без мәчет эзләргә мәҗбүр.Мариуполь урамындагы мәчеткә бара башласак, анда халык тулган була, сыймыйбыз. Шулай ук "Салихҗан" мәчетендә дә урын җитми. Борисоглебскийга барып җитәрлек түгел. Монда мәчет кирәклеге ап-ачык күренә.  
 
62нче мәктәпкә киләбез икән, аның спорт мәйданчыгы бар. Хәзер мәчет төзергә уйланылган урын ташландык урын иде. Анда бәдрәфкә йөргән кебек йөриләр иде. Хәмер шешәләре аунап ятты. Этләрне йөрттеләр.
 
Мәктәп төзелгәнгә чама белән 20-30 ел. Дөресме? Ни өчен шушы вакыт эчендә бу мәйданга ни дә булса төзелсен дип тәкъдим белән чыкмадыгыз? Ни өчен мәчет төзисе булгач кына барыгыз да нидер әйтә башладыгыз? Сез моңа кадәр кайда идегез? Беркемгә кирәкмәгән ташландык урын иде бит бу урын. Кирәк булса, бу урынның нинди хәлдә булганын дәлилләгән фотоларны күрсәтә алабыз", дип җиткерде Марат.
 
Төзелергә тиешле "Рәхмәтулла" мәчетенең булачак имамы Рөстәм Ясәвиев сүзләренчә, мәчетне мөселман егетләре биргән һәм халыктан да кергән акча ярдәмендә төзергә җыеналар. 500 квадрат метрлы мәчет 450 кеше сыйдырышлы булачак. Мәчет төзелеше 35 миллион сумга төшәр дип фаразлана һәм аны өч елда төзеп бетерергә планлаштыралар. "Безгә мәчет төзелеше кануни нигездә бирелде һәм без ул кануннардан тайпылмыйбыз", - диде Ясәвиев. 
 
Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында "Рәхмәтулла" мәчете төзелеше белән бәйле вазгыятькә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы да аңлатма бирде. Шура мәчет өчен җир кишәрлеге кануни юл белән бирелгән диде. Моннан тыш анда корбан чалу йоласы уздырылмаячагы, азан өчен тавыш көчәйткеч кулланылмаячагы, балалар өчен уен мәйданчыгы төзеләчәге дә белдерелә.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 23.05.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»