|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.05.2019 Мәдәният
Камал театрында рәссам Айрат Хәмидуллинның күргәзмәсе ачылды (ФОТО)Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия теастры фойесында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы укытучысы Айрат Габдулла улы Хәмидуллинның күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә ачылышында Г.Камал исесендәге Татар дәүләт Академия театрының баш рәссамы Сергей Скоморохов, сәнгать белгече Рауза Солтанова, Татарстанда "Россия рәссамнар союзы" председателе Виктор Аршинов һәм башкалар катнашты. Күргәзмәне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан рәссамнар союзы, "Россия рәссамнар союзы" Бөтенроссия иҗади җәмәгать оешмасы региональ бүлеге һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры. Күргәзмә 31 майга кадәр дәвам итә.
--- |
Иң күп укылган
|