поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.05.2019 Язмыш

“Кая барып бәрелергә белмим”

Әтнә районының Яңа Шимбәр авылында гомер итүче 78 яшьлек Флера апа Фәтхуллина редакциягә үзе шалтыратты. “Сезнең газета минем кебекләргә булыша икән, дип ишеттем. Язып чыксагыз иде, бәлки, берәр изге күңелле кеше табылыр?” – диде ул.

Күрмәгәнем калмады
 
Флера апаны бәхетсезлек кечкенә чагыннан сагалап йөри. Әтисе сугышка китеп, өч көн узгач, дөньяга килә ул.
 
– Җитлекмичә, вакытыннан алда ашыгып туган бала мин. Әтинең кайдалыгын да белмичә үстем. Әни башка кешегә кияүгә чыкты. Шулай итеп, миңа чит кешегә әти дип әйтергә туры килде. Әмма ул әйбәт булды. Әле дә әтиле чакларны юксынып куям. Какмады, сукмады, ятим дип кимсетмәде. Үзенеке итеп яратты, – дип сөйли Флера апа.
 
Башта алар гаиләләре белән Әтнәдә яши. Моннан 60 ел элек ул Яңа Шимбәр авылына эшкә килә. Икътисадчы булып эшли, аннан соң кибеткә урнаша. Бүген үзенең авырып ятуын да авыр хезмәттән күрә. Салкын кибеттә эшләп, авыру эләктердем, дип искә ала ул.
 
Шушы авыл егетенә кияүгә чыгып, бер-бер артлы балалар таба. Тик бер малаеның гомере булмый. Фәрит 30 яшендә кинәт кенә үлеп китә. Күп тә үтми, артыннан йөрәк чире белән килене Сәлимә якты дөньядан китеп бара. Аларның биш яшьлек малайлары кала.
 
– Шул баланы алып кайтып үстердем. Төрле чак булды инде. Иремнең әнисе дә урын өстендә параличланып ятты. Аны да, кадерләп карап, соңгы юлга озаттым. Әти белән әнине дә үземә тәрбияләргә туры килде. Ирсез калганга да шактый еллар инде. Бәла бер килсә килә инде ул. Оныгым да ике тапкыр бер урында юл фаҗигасенә эләкте. Беренче тапкыр авариягә очрагач, бөтен акчабызны җыеп, яңадан машина алган идек. Шаккатмалы хәл: шул җирдә тагын фаҗигагә юлыкты. Үзен аякка бастырыр өчен, бик күп акча кирәк булды.
 
Бар өметем сездә генә!
 
Флера апаның күзләре начар күрә икән. Берсенә, Йошкар-Олага барып, операция ясатып кайткан булган. Әмма тернәк­ләнүгә бик күп акча түккән. Ай саен күз өчен генә дә 2 мең сумлык дару ала. Сул аягына да баса алмый. Урынга аумас өчен, аңа укол кадатып торам, ди. Анысының да бәясе кыйммәт – 20 көнгә исәп­ләнгән бер укол 5400 сум тора.
 
– Икенче күземә операция ясатырга акчам җитми. Казан табибларына да күренгән идем. Бушлай ясатыр өчен, бик озак көтәсе. Әгәр 100 мең сум алып килсәң, иртәгә үк ясыйлар. Тик миндә андый акча юк. Бер пенсия акчасын кая гына җиткерәсе инде аны, – ди ул. – Әгәр чират көтеп торсам, күзем сукыраерга мөм­кин. Шуңа күрә мәрхәмәтле ке­шеләр булышмасмы дип, сезгә мөрәҗәгать иттем. Узган ел бер күземә операция ясату 50 мең сумга төшкән иде. Быел балаларым 20 мең бирде инде. Тагын 15-20 мең сум җыеп булмасмы? Калганын бурычка да алып торыр идем. Күршеләрем ташламый мине. Зинһар өчен, булышсагыз иде.
 
Флера апа Фәтхуллинага яр­дәм итәргә теләүчеләр 222-09-67 телефоны аша редакциягә шалтырата ала.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.05.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»