поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
17.05.2019 Мәдәният

Рамил Курамшин: “Үлеп китсәм, сизмәсләр дә кебек“

Композитор Рамил Курамшин, күптәннән инде редакциягә шаулап-гөрләп килеп кереп, тау кадәрле мәгълүмат, киңәш калдырып китми. Баксаң, шактый катлаулы чир белән якалашып алган, инде тернәкләнеп килә икән. Без аның хәл-әхвәлен белеп, шәхес кадере, татар җыр сәнгате турында сөйләшеп кайттык. Шөкер, аяклы энциклопедия дип йөрткән агабызның хәтере яшьләрне көнләштерерлек икән.

– Рамил абый, әңгәмәне шә­хес кадере бармы дигән сораудан башлыйк әле.
 
– Мин бу турыда күптән уйланам инде. Шәхесләр китә, акрынлап үз­ләре дә, эшләре дә онытыла. Шу­ңа “Чордашларым, моңдаш­ларым” ди­гән китап та әзерләгән идем. Анда Фәхри Насретдинов, Зифа Басыйрова, Вафирә Гыйз­зәтуллина, Габдулла Рәхимкулов һәм башка олпатлар турында истәлекләр туп­ланды. Яшь буын аларны бик белми бит инде. Соңгы елларда Әлфия апаны, Илһам абыйны югалттык. Алар­ның исән чакта кадерләре булмады дип әйтмим, әмма бүген радио-телевидениедә җырлары яңгы­рыймы? Бик сирәк бит. Иҗади мирас исә салып куеп саклый торган сандык байлыгы түгел. Ул туктау­сыз эшләргә, өй­рәнелергә, халыкка хез­мәт итәргә тиеш.
 
Ноябрь ахыры... Илһам абый­ның гомер кояшы баеп барганын белә идем инде. Бу хәлдә хушлашырга да бара алмаячакмын, дип бик борчылдым. Ул чакта әле йөрү түгел, басып та тора алмыйм. Гыйнвар аенда Илһам абый өзелде, мин, телевизордан карап, елап озатып калдым...
 
– Үзегез  игътибар сизәсезме?
 
– Үзем турында уйлаган да юк! Олпатлар янәшәсендә кем инде мин?! Үлеп китсәм дә, сизмәсләр кебек. Хәер, инсульт аяктан еккач, хәл белешүчеләр бик күп булды. Күбесе артистлар, бөтенләй бел­мәгән кешеләр дә бар. Өйгә килеп, хәлне белүчеләр дә шактый. Ә болай, бик күпкә өметләнмим дә. Яшәгән кадәресен барлап, шөкер итәрлек. Шактый эшләр эшләнгән. “Баян өчен оркестр белән концерт” дигән берничә күләмле әсәр яздым. Башта кечерәк формада концертино язып караган идем. Алар­ның язмаларын радиодан әй­лән­дерә башлагач, тагын да күләм­лерәк концерт яздым. Үзем язам, үзем телеви­де­ниенең үзәк каналларыннан шун­дый концертларны карап, кызыгам. Их, мин әйтәм, үзебездә дә оештырасы иде. Ул чакта телевидение җи­тәкчесе Әминә Сафиуллина иде. Аңа бу тәкъдимне җиткергәннәр. Әминә апа бик сәерсенеп тыңлаган, ләкин кабул иткән. Шулай итеп телевидениедә туры эфирда ярты сәгатьлек концерт бирдем. Моны телевидение­нең ул вакыт өчен яңалыгы дип кабул иткәннәр икән. Яңалык дигән­нән, консерватория укучылары    өчен минем әсәрләр­дән эшләнгән дәреслекне дә мисалга китерергә була. Радио фондында баян өчен үзем язган оригиналь  әсәрләр һәм  халык көйләре эш­кәрт­­мәләре – җәмгысы сигез дистә­дән артык язмам саклана.
 
– Шулкадәр эш башкаргач, нишләп алайса Тукай премия­сенә дәгъва кылмадыгыз?
 
– Мин бу турыда беркайчан да уйламадым. Эшне аны фәлән премия бирмәсләрме дип эшләмисең. Иң  мөһиме – яңгырый, тыңлау­чы­сы бар. Композитор өчен тагын нәрсә кирәк инде?!

– Хәзерге буын башкаручылар турында Сез нинди фи­кер­дә?
 
– Минем хәзер бөтен эшем – радио тыңлау да телевизор карау. Тыңлыйм, карыйм да, тынычлык югала. Ярый әле “Тәртип” радиосы бар. Ә “Болгар”да болгатып та карыйлар инде сәнгатьне. Көннәр буе шундый җырларны әйләнде­рәләр – сүзләрен алып ташласаң, татар җыры бу дип берничек тә әйтеп булмый. Мәгънәсе дә ташка үлчим генә. Эшләр болай барса, белмим, нишләп бетәрбез. Яшь буын өчен борчылам. Татар газета-журналларын укымый да укымый инде алар. Татар музыка тарихын белүләренә дә шикләнәм. Юкса пентатониканы ул кадәр сансызламаслар, тирән мәгънәле классик җырларны европача башкармаслар иде. Бернинди контроль, худсовет ише оешмалар юк. Аннан җырчы булсынмы ул, музыкантмы – чыгышларында шул­кадәр салулап, кызулап китәләр ки, әсәрнең мәгънәсе дә, тәме дә китә. Музыка бит ул спорт түгел, анда йөгерергә кирәкми. Мин дә, ул егетләр әле тумаган вакытта, кызу уйный ала идем. Ләкин тизлек махсус шундый темп өчен язылган әсәргә генә ярый. Ә болар аккомпаниатор булып чыккач, мәш киләләр! Мин моны музыкаль хулиганлык дип атыйм. Аерым әсәр башкарганда, бәлкем, ярыйдыр да ул. Ә җырчыга аккомпаниатор булганда, син инде аңа ярдәм итәргә тиеш, ярышырга түгел. Күп очракта моңа техник чаралар ярдәмендә дә ирешәләр.
 
Сүз  уңаеннан, халык җырла­рын заманча яңгырашта бөтенләй тың­лап булмый. Әле бит ул җыр­ларны оста башкаручылар бар, үлеп бет­мәделәр, нишләп алардан өйрән­мәскә, киңәш сорамаска, һич югы аудиоязмаларын тың­ламаска, ди? Кыскасы, бозу бара. Алар үзлә­рен­чә аны яңача башкару диләр, нә­тиҗәдә гарип­ләндерү килеп чыга. Классик җырны фантазия белән баету – бер, бозу – бө­тенләй икенче эш ул. Бу җәһәттән Илһам абый чын мәгънәсендә оста иде. Ул өч куплетлы җырның темпын гына да өч төрлегә үзгәртә алды. Сүзләренә карап, җырны үстерә, кульминация ноктасын билгели һәм матур итеп тәмамлый иде.  Аның мәктәбен 20 ел үткән кеше буларак, заманча яңгырашлар тешемә тия.

– “Бердәм Россия” партиясе оештырган  праймериз кысасын­да мәдәнияткә багышланган оч­рашу булган иде.  Анда Татар­­с­танның халык язучысы Ркаил Зәйдулла яңа татар җыры бәй­гесе кирәк дигән фикер әйтте. Сезнеңчә, эстрадага, чыннан да, тагын бер бәйге ки­рәкме?
 
– Бик дөрес фикер! Әгәр әлеге фикер гамәлгә ашса, “Үзгәреш җи­ле” фестивале дә камилләшер иде. Мин, гомумән, чакырылган кеше­нең, бигрәк тә чит милләт вәки­ленең татар сәнгатен күтәрүенә шикләнәм. Аранжировканы кил­гән кеше түгел, үзебезнекеләр дә еш кына матурлау дип түгел, бозу дип аңлый. Бер мисал. Җәүдәт Фәйзинең “Урман кызы” дигән мәшһүр җыры бар. Аны Артур Исламов башкарды. Егет беренче куп­летын дөрес җырлады, аннан улау китте, пәри туе... Җәүдәт абый каберендә әйләнеп яткандыр, мөгаен. “Урман кызы” – Җәүдәт Фәйзине композитор иткән әсәр. Чөнки ул – юридик факультетны тәмамлаган хокук саклаучы. Киң эрудицияле, грамоталы кеше. Ул язучы да булып китә алган булыр иде, ә композитор булып танылды. Андый җырга тияргә, мәгънәсез биюләр белән төсен алырга ярамый иде. Талантлар бар, сүз дә юк. Әмма аларга белем җитми. Илһам абый җырларын ишеткәннәре бар аларның, әмма нечкәлекләренә төшенәм дип тыңлап утырмыйлар. Мин Илһам абыйны 1958 елдан тыңлый идем инде. Аннан 20 ел үзе белән эшләдем. Аның темб­ры, бер сүз белән әйткәндә, чынлап та Илһам инде!
 
– Радио фондында Сезнең башкаруда ике дистәдән артык җыр саклана. Илһам Шакиров Сезнең җырлауны ничек кабул итте?
 
– Җырлармын дип һич кенә дә башыма китермәгән идем. Мөкиб­бән киткән баяным бар, уңышлар җитәрлек, эшем бара, тагын нәрсә кирәк дигәндәй... Кыскасы, эш болай булды. 1977 елның декабре иде. Илһам абый белән квартал планын үтәдек тә буш вакытыбыз булды. Флера Сөләйма­нова минем Казанга кайтканны белеп, үз бригадасына баянчы итеп чакырды. Җырлатсаң, катнашам, дим шаярып. Флера апаның минем җыр­лаганны күренмичә тыңлап торганы бар. Шуңа күрә һич икеләнмичә, килештек, диде. Шулай көлештек тә бу сүзне оныттык. Гастрольнең берничә көне үткәч, Флера апа, Рамил, җырлыйм, дип әйткән идең бит, әйдә, җырла, ди. Ә мин оялам. Тәвәккәлләп, бер-ике җыр җыр­лаган идем, халык дәррәү кул чаба! Баянда уйнаганда алай алкышламый әле ул. Миңа кызык булды.
 
Баксаң, минем авылларда җырлап йөргәнне Флера апа да, Генрих Дәминов та Илһам абыйга җиткергән икән. Дүшәмбе каласына самолетта очканда, Илһам абый, энекәш, син җырлап йөр­гәнсең икән бит, ди. Нәрсә, Илһам агай, әллә син дә җырлатасыңмы, дим башны җүләргә салып. Җырла, димәсенме шунда. Концерт болайрак барды. Илһам абый җырлады да  мине игълан итте һәм фортепиано янына барып утырды. Рольләр алмашты безнең: ул уйный, мин җырлыйм. Халык шаккатты. И гомерләр... Истәлеккә ул кичәдән фото гына калды. Аннан, бер-ике көннән Илһам абыйны азапламас өчен, инструменталь ансамбльгә ноталар язып бирдем һәм ан­самбль­гә кушылып җырлый башладым. Шуннан китте инде. Радиога язылуга исә Рәшит Ваһапов фестивале сәбәпче булды. Эш шунда: мәшһүр җырчының 80 еллыгына багышлап, Тинчурин театрында берничә көн концерт куелды. Икенче көнендә Илһам абый концертка килә алмагач, аның репертуарыннан “Эскадрон” җырын башкардым. Ә ул – катлаулы һәм озын җырларның берсе. Илһам абыйга уйный-уйный, ул җырны өйрән­гәнмен икән. Бу чыгышымны Рафаэль Ильясов та караган. Шуннан җырларым радиога языла башлады. “Карурман”ны да яздырдык. Бу – Илһам абыйның концертны башлап җибәрә торган җыры. Радиода “Озын су өсте” дигән уникаль җыр язмасы да саклана. Аны миңа Илһам абый гастрольләрнең бер­сендә күрсәткән иде. “Белә­сеңне бу җырны?” – ди. Мин әйтәм, юк. Илһам абый башкаруында да аны бик сирәк тапшырганнар, кү­рәсең. Ул җыр – “Карурман”, “Зи­ләйлүк”­ләр дәрәҗәсендәге халык классикасы. Кызганыч, радиода хәзер бөтенләй яңгырамый ул. Игътибар итсәгез, Илһам абыйның соңгы еллардагы язмаларын күб­рәк тапшыралар. Анда инде тавыш төсмер­ләренең азрак кимегән чагы. Тавыш та бит тимер түгел, таушала. Гәрчә Илһам абый ахыргача тавыш мөмкинлекләрен сакласа да.
 
– Шәхес кадере турында дәвам итеп: исән чакта үз исе­меңдәге бәйгенең оешуы һәм шуның жюри рәисе булу – сирәкләргә тәти торган бәхет, миңа калса.
 
– Ул бәйге һич уйламаганда оешты дисәң дә була. Арча педагогия көллиятендә баянчылар өчен бәйге игълан ителгән булган. Жюри рәисе Филорет Гасыймов әйтүенчә, укучылар барысы да диярлек минем әсәрне һәм берәр халык көен уйнаганнар. Көллият җитәкчелеге киңәшләшә дә бәй­гегә Рамил Курамшин исемен би­рергә була. Миңа ризалык алырга дип элемтәгә чыккач, әлбәттә, каршы булмадым инде. 2007 елда бәйге бик матур узды. Арчалыларга, 50 яшьлегемә бик матур бәйрәм ясадыгыз дип, ихлас рәхмәтемне җиткердем. Бәйгедән соң җые­лы­шып киңәшләштек тә  ике елга бер уздырырга булдык. Быел аның җи­денчесе узды. Алтынчысыннан исә бәйгене район мәдәният идарәсе үз канаты астына алды. Быелгысы да район мәдәният йортында үтте. Кичен бәйгенең гала-концерты булырга тиеш иде. Оештыручылар, халык килерме, дип борчылган да иде. Юкка булган икән, зал шыгрым тулды. Концерт номерлары бү­ләкләүләр белән аралашып барды. Җыеп әйткәндә, мин бик канатланып кайттым. Бәйгедә талантлы балалар шактый кү­ренде. Хәзер инде үзләреннән тора. Милли куәcләре кимемәсен иде берүк, укысыннар, камилләш­сен­нәр.
 
– Милли куәc дигәннән, мәк­тәптә татар телен укыту сәгать­ләре кыскартылгач, без­нең ки­ләчәк өметле дип әйтеп буламы?
 
– Җаным-тәнем белән милләт дип янып-көеп яшәгәнгә, мәгариф хәлләрен бик борчылып күзәтәм. Кечкенә чакта әти кайчак татарча белмәгән балаларга яраклашып, алар белән урысча сөйләшә башлый иде. Шуңа бик ачу килә иде инде. Ләкин 8-9 яшьлек бала атасына, урысча сөйләшмә, дип әйтә алмый бит инде. Итагать саклау бар, хөр­мәт дигәндәй. Без бу вәзгыятьтә милли горурлыкка таянып кына сакланып кала алабыз. Үҗәтләнеп, милләт өчен көрәшергә тиешбез. Үзебездән башка аны беркем дә эшләмәячәк. Шулай да, бу мәсь­әләдә мин – оптимист. Нинди авыр чорларда да исән калдык, бу юлы да юкка чыкмабыз, Алла боерса.

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.05.2019
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»