поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
16.05.2019 Шоу-бизнес

"Алсуның кызы - җиңүче түгел" - Беренче каналның рәсми карары билгеле

"Голос. Дети" тапшыруының соңгы сезоны чыгарылышында тавыш бирү нәтиҗәләре дөрес булмаган. Беренче канал кабул иткән рәсми карарда тавышларның "ботлар" ярдәмендә җыелуы һәм сайлауның гадел булмавы хәбәр ителә.

Бу уңайдан, 24 майда шоуның махсус чыгарылышы булачак һәм ул туры эфирда барачак. Әлеге чыгарылышта финалга чыгучыларның барысы да катнашачак. 

Канал вәкилләре бу хәлне моңарчы күрелмәгән җәнҗал дип саный. Шул ук вакытта, нәкъ менә шул тапшыру чыгарылышында кабат тавыш бирү үткәреләчәкме-юкмы - билгесез. 

Исегезгә төшерәбез, Беренче каналда 26 апрель кичендә "Голос. Дети" проектының алтынчы сезоны зур шау-шу, ризасызлык белән төгәлләнде.

Җырчы Алсу Сафинаның кызы Микелла Абрамованың җиңүенә каршы килеп тамашачылар интернетта дәррәү күтәрелде. Тамашачылар Алсу һәм Ян Абрамовларның кызы Микелланың җиңүен акчага сатып алынган дип бара. Шуңа күрә тамашачылар интернетта гауга күтәргәч Беренче канал җитәкчелеге онлайн тавыш бирүне тикшереп, беркетмәсен киң җәмәгатьчелеккә чыгарды. Телефоннан шалтырату системасы аша Микелла Абрамова 36 428 шалтырату җыйган. Бу 92% тавыш дигән сүз. Валерий Кузаков өчен 1097 кеше шалтыратса, Ержан Максим өчен 2168 кеше тавыш биргән. SMS аша тавыш бирүдә Микелла 53% тавыш җыйган. Финал да, суперфинал да бер кичтә уза. Тавышларны шалтырату булса да, смс булып килсә дә, барысын да бергә чутлыйлар. Һәм нигә болай аерып санаганнарын, Микелла Абрамова өчен "аномаль" санлы шалтыратуларның каян килгәнен беркем аңлатмаган.   

"Голос. Дети" проектына 1 миллион сум акча һәм сингл яздыру өчен сертификат оту көрәшенә тугыз бала килгән иде. Суперфиналга өч бала: Валерий Кузаков, Ержан Максим һәм Микелла Абрамова чыкты. Тапшыруны күзәтеп баручылар фикеренчә, шулар арасыннан көчле тавышы, таланты белән аерылып торган ике малайның берсе җиңәргә тиеш иде.    Жюри әгъзасы Валерий Меладзе да үзенең шәкерте җиңә алмаганга "күңелдә төер калды" дигән. Хәтта шәкерте Микелланың җиңүенә остазы Светлана Лобода да риза булмыйча, күпкә талантлырак шәкертләре Нино Чеснер һәм Роберт Багратянның фото астына йөрәк сурәте куеп пост язган. Янәсе, алар җиңүгә күбрәк лаек иде.   

Утка утын өстәгәндәй, Микелла Абрамова өчен тавыш бирергә өндәп, рус эстрадасы җырчылары да инстаграмга язган булганнар. Наташа Королёва, Михаил Задорин, Юлия Ковальчук "яраткан конкурсантым өчен тавыш бирегез" дип язган постлары өчен ачулы тамашачылар шулай ук ташлар яудыра. “Яхшы җырчы сайлыйбызмы, әллә яхшы дусның баласынмы?” дигәнрәк комментарийлар язып тутырганнар.   

Тулырак: Дочь Алсу – не победитель. «Первый канал» заявил о накрутке голосов в финале «Голос. Дети»


---
Матбугат.ру
№ --- | 16.05.2019
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»