поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
16.05.2019 Җәмгыять

«Үзмәшгуль булудан куркыргамы?»

Республикада агымдагы ел башыннан үзмәшгульләр сыйфатында 9,5 мең кеше теркәлгән. Алар арасында өйдә тортлар пешереп сатучы Зөлфия Фәйзрахманова да бар. Зөлфия ханым үзмәшгуль статусын иң беренчеләрдән алган кеше. Салымнарын да вакытында төгәл түләп бара.

– Хөкүмәт соңгы тиеннәрне дә тартып ала дип зарланучылар бар. Алар белән килешмим. Гыйнвар аенда заказларым күп булмады, башкалар кебек мин дә ял иттем. Барысы 16 мең сумлык заказ булган, шулардан 600 сум салым түләдем. Бу сумманы күп дип әйтмәс идем. Аның каравы тынычлап эшлим, беркемнән курыкмыйм да, шикләнмим дә, – ди ул.
 
Сүз арасында Зөлфия Фәйзрахманова элеккеге хуҗасы белән «Бәхетле» кибетләр челтәренең генераль директоры Мөслимә Латыйповага рәхмәтен дә җиткерде.
 
– Беренчесенә хезмәт хакымны кискәне өчен рәхмәт. Яңа директор килде дә зарплаталарыбызны кисте. Бу хезмәт хакына эшләргә җыенмыйм дип, гариза язып эштән киттем. Улым, әни аптырама, син бит тортларны бик тәмле пешерәсең, әйдә заказга тортлар эшләп сата башла, диде. Шунда ук мине социаль челтәрләрдә теркәп куйды. Заказлар шуннан яхшы җыела. Биш ел тортлар пешерәм. Эштән киткәнемә бер дә үкенмәдем. Ә Мөслимә Латыйповага кондитерларга эшләргә юл ачуына рәхмәтлемен. Татарстан Президенты каршындагы Эшмәкәрлек советы утырышында ул, өйдә тортлар пешереп, аларны социаль челтәрләр аша саткан кондитерларга каршы фикерен белдерде. Ул чагында Президент Рөстәм Миңнеханов аның сүзләренә каршы, үзмәшгульлек кешенең үзенә һәм җәмгыятькә файда китерергә тиеш, дип әйтте. Бу турыда интернетта шактый сүз булды. Миңа да кагылгач, ул фикерләр белән гел танышып бардым. Эшмәкәрлек советеның үзләренә акча эшләүчеләр белән очрашып, фикер алышулары башлангач, ул чараларда катнашырга тырыштым. Үзмәшгульләр турында закон чыкканчы ук законлы рәвештә эшләү теләге бар иде. Хәзер исә үзмәшгуль статусын алып, беркемнән курыкмыйча эшлим. Күптән түгел Эшмәкәрлек советы үзмәшгуль кондитерларга яңа кагыйдәләр булдырды. Алар белән танышып чыктым, артык куркыныч, катлаулы әйбер күрмәдем. Без болай да ул кагыйдәләрне үтәргә тырышабыз. Клиентларның сәламәтлеге өчен үзебез җавап бирәбез бит. Элек тортларны тере чәчәкләр белән бизи идем, өй кондитерларына аларны кулланмаска тәкъдим итәләр. Шуңа хәзер тере чәчәкләр белән бизәмим. Бөтен заказга да, таләпләргә дә җаваплы карарга тырышам. Эшкә аяк кына чалмасыннар, – ди ул.
 
Зөлфия ханым фикеренчә, үзмәшгуль булудан куркырга кирәкми.
 
– Таныш кондитерларым арасында шикләнүчеләр күп иде, хәзер алар да әкренләп уйлана, кызыксына, сораша башлады. Яңалык куркыта инде ул, тормышта үзгәрешләр булмый тормый. Без үзебез дә үзгәрәбез, – ди әңгәмәдәшем.
 
Сүз уңаеннан: Быел Татарстанда профессиональ керем өчен салым проекты эшли башлады. Әлеге яңалык, тәҗрибә рәвешендә, илнең дүрт төбәгендә: Татарстан, Мәскәү, Мәскәү яны һәм Калуга өлкәсендә кертелде.  Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү кысаларында узган дебатлары вакытында үзмәшгульләр эшчәнлеген тикшерүгә мораторий кертергә тәкъдим итте. Аныңча, барлык норматив база гадиләшкәнгә кадәр, үзмәшгульләрне тикшерү өчен мораторий кертергә кирәк. «Бердәм Россия» федераль үзәккә үзмәшгульләр эшен җайга салучы барлык закон нормаларын һәм кагыйдәләрне яңадан карау тиешлеге турындагы инициатива белән чыгарга җыена. «Барысын да үзмәшгульләр эшчәнлеге таләпләренә һәм спецификасына туры китерү дөрес булыр иде. Аңлаешлы, үтә күренмәле һәм, иң мөһиме, үтәлердәй гади кагыйдәләр җыелмасын булдыру зарур", – диде ул.
 
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, хәзерге вакытта үзмәшгульләрнең үз продукциясен һәм хезмәтләрен рекламалау мөмкинлеге турындагы мәсьәлә уйланыла. «Аларның абруен чын эшмәкәр, эшкуар дәрәҗәсенә кадәр күтәрергә кирәк дип уйлыйм», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фото: пиксабай

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 14.05.2019
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»