поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
03.05.2010 Җәмгыять

ЖУРНАЛИСТКА ӘДӘБИЯТ КИРӘК

"Казан дәүләт университетында телевидение журналистларын аерым әзерли башлаячаклар икән!" Бу хәбәр журналистика белән азмы-күпме бәйләнеше булган һәркемнең "колагын торгызды". Моңа кадәр журналистика һәм социология факультетына укырга керүчеләр икенче курстан гына төркемнәргә бүленеп укый башлый иде бит. Ә хәзер ничек булачак? Телевидение серләренә төшенергә теләүчеләр өчен нинди өстәмә мөмкинлекләр тудырылачак? Бу сорауларга факультетның деканы Васыйл Гарифуллин ачыклык кертте.

Бактың исә, журналист булырга хыялланучы абитуриентларның күбесе нәкъ менә телевидениедә эшләргә тели икән. Быел андыйларны аерым төркемгә туплап, беренче курстан ук "кара тартма" серләрен өйрәтмәкче булганнар. Әлеге белгечлекне татар һәм рус телле яшьләр бергәләп алачак. Ягъни газета эшенә төшенүчеләр татар һәм рус төркемнәренә бүленсә, телевидениенең "милләте юк" икән.

 

Милләт димәктән, журфакның рус төркеменә укырга керергә теләүчеләр, гадәттә, күбрәк була. Әйтик, быел беренче курста татар төркемендә 10 студент белем алса, рус төркемендә укучылар 30дан артык. Конкурс зур булганлыктан, биредә бюджет урыннарына эләгә алмаучыларга күбрәк түләргә дә туры килә. Татар абитуриентлары елына 47 мең сум түләгәндә, рус төркеменә укырга керүчеләр 58 мең сумнарын чыгарып салырга мәҗбүр. Яңа ачылачак телевидение төркеме исә тулысынча түләүле булачак икән.

 

Төркемгә күп дигәндә 15 студент кабул итәчәкләр. "Шуннан артык кешегә сыйфатлы белем бирергә техник мөмкинлекләр юк", – ди Васыйл Гарифуллин. Дөрес, бүген факультетта телевидение үзәге эшли. Университет җитәкчелеге исә уку йорты дәрәҗәсендә эшләячәк үзәк оештырмакчы икән. Яңа үзәкнең беренче хезмәткәрләре нәкъ менә журфак студентлары булыр дип көтелә.

 

Университетта канатланып йөргән студентлар диплом алгач кая барачак соң? Башкала телевидениеләрендә аларның барысына да эш табылырмы? "Хәзер һәр районның диярлек үз телевидениесе бар бит. Оешмалар да бу эш белән мавыга. Телевидение югалмаячак, киресенчә, аның дәрәҗәсе көннән-көн арта гына, – дип тынычландыра декан. – Аннан соң, белгечләрне кемдер әзерләргә тиеш бит инде. Аларны без әзерләмәсәк, башка кеше әзерли, башкалар да бу эш белән шөгыльләнмәсә, телевидениегә әзерлексез журналистлар килә".

 

Чит төбәкләр татар журналистларына аеруча кытлык кичерә. Шуңа да Бөтендөнья татар конгрессы сәләтле яшьләргә Татарстан башкаласына укырга керергә ярдәм итә башлаган. Бәхетлеләр арасында күрше-тирә төбәкләрдән килүче яшьләр генә түгел, Әстерхан өлкәсе, Казахстан кебек Казаннан шактый ерак урнашкан якларда туып-үскән егетләр-кызлар да бар.

 

"Шунысы күңелне борчый: соңгы елларда татар журналистикасына килүчеләр кимеде", – ди Васыйл Гарифуллин. Моның төп сәбәбе әлеге дә баягы БДИдыр, мөгаен. Журналистика факультетына укырга керү өчен рус әдәбиятыннан имтихан тапшырырга кирәк икән. Ә авыл укучыларының күбесе бу фәнне сайларга теләми. Дөресрәге, сайларга курка...

 

Бу яңалык турында журфакның элеккеге студентлары ни уйлый?

 

Сәрия ХӘБИБУЛЛИНА, "Казан" телерадиокомпаниясенең "Адымнар" тапшыруы редакторы:

 

– Мондый бүлек оештыру күптән кирәк иде! Ярты ел саен яңа технологияләр чыгып торган заманда телевидениегә нәкъ менә шул юнәлештә әзерлекле кешеләр килергә тиеш дип саныйм. Мин телевидение төркеменә эш рәтен бөтенләй дә белмәгән килеш килеп кердем. Суга кермичә, йөзәргә өйрәнеп булмый, диләр. Безне дә суның уртасына ыргыттылар да, чупырдый торгач, йөзеп киттек. Журфакта теорияне бик яхшы өйрәтәләр. Ә менә шул өлкәдә генә эшләүчеләр белә торган серләргә соңрак төшендем. Шуңа да яңа оешачак төркемдә укытучылар арасында үзләре телевидениедә эш­ләүче журналистлар да булуын телим. Алар белән бергәләп йөрү, тәҗрибә туплау мөмкинлеге дә булсын иде.

 

Резидә КӘРИМУЛЛИНА, "Татарстан – Яңа гасыр" телерадиокомпаниясенең "Хәерле иртә" һәм "Доброе утро" тапшырулары корреспонденты:

 

– Журфакның телевидение төркемендә уку миңа бу эшнең кагыйдәләрен белергә һәм аңларга өйрәтте. "Хәерле иртә" тапшыруына эшкә килгәндә сюжетларны анализлый, ягъни аларга нәрсә җитмәгәнен яки нәрсәнең артыграк киткәнен күрә белә идем. Бу миңа эшемдә бик нык ярдәм итте. Шулай да, яңа оешачак бүлектә практикага зуррак урын бирелүен телим. Тәҗрибәле журналистлар мастер-класслар үткәрсен иде. Онытканда бер генә түгел, ә атна саен! Аннан соң, студентларга кайбер фәннәрне сайлап алу мөмкинлеге бирелсә дә, бик яхшы булыр иде, минемчә. Болай булганда файдалы, үзеңә чыннан да кирәкле эш белән шөгыльләнергә вакыт күбрәк калыр иде.


Рамилә МОРАТОВА
Ватаным Татарстан
№ |
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»