|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2019 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда йомырка сарысы кадәр боз явып, түтәлләрне тишкән (ФОТО, ВИДЕО)Бу кадрларны безгә "Матбугат.ру" укучылары җибәрде. Алар Зәй районы Югары Шепкә авылында көчле яңгыр белән эре боз явуын видеога төшергәннәр. "10-15 минут буе тавык йомыркасының сарысы хәтле боз яуды, бөтен җиргә утырткан чәчәкләр бетте, түтәлләр тишелеп бозылып бетте", - дип хәбәр итә укучыларыбыз.
Комментарийлардан күренгәнчә, Мамадыш, Буа, Биектауда да көчле яңгыр, ә Казанда эре боз явуын хәбәр итәләр.
--- |
Иң күп укылган
|