поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов (1943-2020) - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
15.05.2019 Җәмгыять

Дачамы, йортмы? Үзенчәлеге һәм аермасы

Бүгенге көндә шәһәр читендә үз йортыңда яшәү җитеш, мул тормыш күрсәткече буларак кабул ителә. Күзгә күренгән өстенлекләре дә күп: үз бакчаң, иркен ишегалдың, саф һавасы, шәһәр шау-шуыннан ерак торуы. Шулай ук дача, ягъни шәһәрдән ерак урнашкан бакча да күчемсез милек булып санала. Менә шушында күп очракта сорау туа: күпләр дача белән шәһәр читендәге шәхси йортның аермасы нидә икәнен аңлап бетерми.

Әйтергә кирәк, дача - ул торак йорт төзергә мөмкин булган җирдә урнашкан күчемсез милек. Бу җир кишәрлегендә дача өе дә, зур йорт та салырга ярый. Әмма алар бер-берсеннән барыбер аерыла. Бу аерма турында "Ханский дом"  төзелеш ширкәте бик яхшы аңлатма бирә. 

 
Аермасы 
 
Шәхси йортлар, гадәттә, шәһәр читендә, яки торак пунктлары белән чиктәш булып урнашырга тиеш. Ә дача өе бакча үстерү өчен каралган җирдә төзелә. Дачаны яшәү урыны буларак теркәү бик авыр мәсьәлә, анда пропискага керү мөмкин түгел диярлек. Ә шәхси йортыңда мондый сорау тумаячак. Бүтән яшәр урыны булмаган бик аз санлы кешеләр генә дача өен яшәү урыны итеп терки ала. Ләкин моны исбатлар өчен шактый тир түгәргә кирәк. Дача өе төзелеп беткән булырга һәм анда яшәү өчен бөтен шартлар тудырылган булуы мөһим. Ут, газ, су, канализация кебек бөтен коммуникацияләрнең үткәрелгән булуы шарт. 
 
Бакча сатып алу ысуллары
 
Соңгы вакытларда күзәтелгәнчә, дача тоту күпләрнең көченнән килми. Чөнки шәһәр читендәге бакчаларга коммуникацияләр үткәрелмәгән җирләр күп һәм аларның барысын да ясату бик кыйммәткә төшә. Әмма шуңа да карамастан, бик күпләр бакча турында хыяллана. Әлбәттә, беренче чиратта, бакчалы һәм шәһәр читендә кечкенә генә булса да өең булу өчен аның җирен сатып алырга, өен төзергә шактый зур суммада акча кирәк. 
 
Сорау акчага терәлгәндә, безгә банк кредитлары ярдәмгә килә. Хыялларны чынга ашыру өчен бүтән юл таба алмаганда бу яхшы ысул. Әгәр дә кеше кредитка дача сатып алырга уйлый икән, аңа үзенә ошаган җир кишәрлеген табып, банкка мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Банк хезмәткәрләре әлеге җиргә бәя бирә, гаилә әгъзаларының керем күләмен исәпли, йорт-фатир кебек күчемсез милек барлыгын да исәпкә ала һәм шуннан клиентның кредит түли алу-алмавы турында нәтиҗә ясый. Шуннан соң банк хезмәткәрләре кредит бирү карары кабул итә. Кредит күләме аз да, клиент үзе теләгәнчә зур да булырга мөмкин. Әлбәттә, барысы да кешенең күпме күләмдә кредит түли алуына турыдан-туры бәйләнгән.  Күп очракта банк белән уртак фикергә килү өчен азмы-күпме җыелган акчаң булу, ягъни беренчел кертем түләү яхшы нәтиҗә бирә. Яхшы хезмәт хакы алучы, аягында нык басып торучы клиентларга банк көтелгәннән зуррак күләмдә дә кредит бирергә мөмкин. 
 
Еллар буе акча җыеп та, хыялыңны чынга ашыра алмый яшәгәнче, банк кредиты ярдәмендә кыска вакыт эчендә бакчалы яки йортлы булу күпкә яхшырак икәнен бик күпләр таный һәм шушы ысулны сайлый.

---
Ханский дом
№ --- | 15.05.2019
Ханский дом печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»