|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.05.2019 Мәдәният
Кариев театрында Түгәрәк өстәл узачак
15 май көнне 15:00 сәгатьтә Кариев театрының кече залында Түгәрәк өстәл узачак. Түгәрәк өстәл яңа җыр лабораториясе кысаларында оештырыла. Эшне башлар алдыннан журналистларны һәм татар җырына битараф булмаган һәр кешене түгәрәк өстәлгә - фикер алышырга чакырабыз. Татар сәхнәсен яңа җырлар белән баету максатыннан «Калеб» яңа буын җыены җыр лабораториясен башлап җибәрә. 24 май - 24 июнь аралыгында узачак лаборатория кысаларында композитор, шагыйрь, җырчыдан торган командалар яңа җырлар иҗат итәчәк. Лабораториянең нәтиҗәсе 2019 елның октябрь аенда - концерт рәвешендә тәкъдим ителәчәк. Түгәрәк өстәл - җырчылар, композиторлар, шагыйрьләр, журналистлар һәм татар җырына битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләренең фикер алышуы буларак күзаллана. Бу очрашу лабораторияне ачып җибәрер алдыннан эш юнәлешен билгеләү өчен мөһим.
--- |
Иң күп укылган
|