поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
03.05.2010 Җәмгыять

ЛЕНИН БАБАЙ ДӨРЕС ӘЙТКӘН

Кәгазь боткасы... Тиздән барыбыз да шуңа батып тончыкмагаек... Табиблар авыруларны дәваларга ике сәгать сарыф итсә, шул хакта сигез сәгать язу сырларга кирәк... Милиция хезмәткәрләре очраклы рәвештә җинаятьчене каптырса, аны айлар буе эзәрлекләве хакында роман сыман нәмәрсәкәй тәпәләргә тиеш. Таныш педагогларның зар елавыннан шул аңлашыла (ә моны "Т.Я."да басылган әрнүле мәкаләләр дә куәтли), болай да ул "сыйдан" гомер бакый гарык укытучыларны бюрократия иҗат иткән кәгазь диңгезе күмеп китә. Илебездә һәркем гомеренең иң кадерле өлешен чиратларда, йөз суы түгә-түгә әле теге, әле бу кәгазь юллап уздыра.

Менә син ниндидер  документ юллау хәстәренә керештең ди. Моның өчен беренче килгәнеңдә фәлән төрле кәгазь сорадылар. Анысын алу өчен тагын нәрсәдер сорыйлар һәм һәр мөрәҗәгать әлеге оешмага банк аша акча түләү белән "истәлекле". Хуш, алып килдең сораган язуны. Әмма моның белән эш бетми, чиновникка янә бер кәгазь кирәк булып чыга. "Нишләп башта ук әйтмәдегез, икесен дә берьюлы юллый идем бит мин аларны", -- дип күтәрелеп бәрелүеңнән бер файда да юк, ул эшкә кемнеңдер кадерле надан баласын кертеп утыртканнар һәм моның белән һәркем килешкән, табигый саный, шуңа күрә шаулавың белән чиратта торучыларның үзеңә карата нәфрәтен кузгатуга гына ирешәсең: "Сиңа әйттеләр бит, йөгер, сораганнарын китер, тагын сорасалар, тагын чабарсың, бәлкем, кайчан да булса эшеңнең очына чыгарсың..." Бюрократларның балалары һәм оныклары өчен үрчетелгән штатларга шыпланучы "кыйммәтле кадрлар" өчен "эш" уйлап табу максатында халыкның канын-сүлен, җанын суырышлы мәшәкатьләр колорадо корты сыман үрчетелә. Бу бәла иҗтимагый тормышыбызның һәр тармагын иңли, "астагылардан" "өскә" мең төрле хисап таптыру матавыгы да көннән-көн колачлырак була бара. Кырыкмаса-кырык төрләнештәге "мәгълүмат" ташкыны яшәү өчен суларга һава калдырмау белән яный. Дөньяны су басканда Нух пәйгамбәр көймәсендәгеләр исән калганын пәйгамбәрләр тарихыннан укып беләбез. Ә бу афәттән котылу юлы бармы? Шушы яссылыкта, Ленин бабайның "бетерсә, безне бюрократия бетерәчәк" дигән сүзләре көннән-көн тәҗелрәк яңгырый.

 

Афәттән котылу юлы -- иманлы балалар тәрбияли башлауга күчү һәм тора-бара шула җитәкче булгач, хәл уңай якка үзгәреп куймагае. Мәктәпне кәгазьгә күмеп, белем бирүгә вакыт калдырмый торган сәясәт үткәрүче җитәкчеләр моңа юл куймаска азаплана һәм алар күктән дә  төшмәгән, ә "үсепеснең" совет мәктәбе тәрбиясе җимешләре. Хакимияткә икелегә-өчлегә укыган, мәктәптә  иң дәрәҗәсез булган, ягъни укытучыга үчлеләр килде, дип язган иде шагыйрь һәм публицист Рәфикъ Юныс бер мәкаләсендә. Әле бит кичәге шул икеле капчыклары профессор, академик дигән титулларга лаек булуны да җайга салдылар...

 

Кәгазь диңгезе... Күпчелек шунда батаммы-бетәмме дип чапалана, ә азчылык моннан, ягъни комачау юклыктан файдаланып, ил байлыгын кая кирәк шунда урнаштыруга ихласын салган...


Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»