|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.05.2019 Әдәбият
Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары"н аудиокитап итеп тыңлап булаТатарстан китап нәшрияты аудиокитаплар яздыруның быелгы сезонын башлап җибәрде. Татарстанның "Алтын тавышлары" эшкә кереште. Татарстан китап нәшрияты яңалыкларын күзәтеп барыгыз: яңа аудиокитаплар сайттта пәйда булачак. Нәшрият сайтында мәшһүр татар әдипләренең, бүгенге иң популяр язучыларның, шагыйрьләрнең әсәрләрен укып кына түгел, тыңлап та булачак. Шуларның берсе - Гадел Кутуйның "Рөстәм маҗаралары" әсәсре. Моның өчен сезгә www.tatkniga.ru сайтының «Аудиокитаплар» бүлегенә керергә кирәк. Тыңлау бушлай һәм теләгән һәркемнең файлны үзенә күчереп алу мөмкинлеге бар. Машинада, өйдә, һәркайда рәхәтләнеп тыңлагыз!
--- |
Иң күп укылган
|