поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.05.2019 Мәдәният

Казанда 13нче тапкыр «Музейлар төне» узачак (ПРОГРАММА)

«Музейлар төне» – Халыкара музейлар көненә багышланган акция ел саен традицион рәвештә үткәрелә . Быел акция Россиядә 13 нче тапкыр уздырыла. Акциянең темасы – «Элементлар», ул Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан расланган. Татарстан Республикасы Милли музее «Музейда бер төн» акциясен Татарстанда беренчеләрдән уздыра башлады, хәзер аңа республиканың башка музейлары да кушылды.

Акция 18 майда сәгать көндезге 10.00нанн 19 майда сәгать төнге 3 кә кадәр узачак. Флеш-моблар, концертлар, мастер-класслар, квестлар, реконструкцияләр һәм башка бик күп чаралар музей залларында, музей ишегалдында узачак.

1 Май мәйданында «Гасырлар мирасы» исемле халык-сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе, шәһәребезнең иң яхшы музыка һәм хореография коллективларының «музей СОЛ-ЛЯ-нка» концерт программасы һәм «Рок-session»рок-концерты узачак. 17.00 сәгатьтә «химикатлар» фокуслары исемле фәнни шоу булачак. Кичке «музей төне» программасын «Рок-session» программасы – Казан коллективларының рок-концерты бизәячәк, электрон музыка концерты белән акция тәмамлана.
 
 
12.00 сәгатьтә программаны «Шүркә музейга дәшә» дигән чара ачачак, анда Татарстанның җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, татар язучысы, шагыйрь, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев белән очрашу булачак. Яшь китап сөючеләр кунак белән аралаша һәм татар телендә шигырьләр укый алачаклар.
 
13.00 сәгатьтә химик элементларга һәм Д.И.Менделеевка багышланган «Элементарно, химия...» фәнни-популяр лекциясенә чакырабыз.
 
14.00 сәгатьтән Казан шәһәре музыкаль коллективларының «Музыкаль палитра» концерт программасы башлана.
 
Театр елы кысаларында көн дәвамында музей кинотеатры эшләячәк, анда легендар спектакльләр күрсәтеләчәк. 15.00 сәгатьтә театр һәм музыка сәнгате объектлары буенча «Театраль-музыкаль Казан» автобус экскурсиясенә кушылырга мөмкин. «Лориэн» халык музыка яшьләр театры «Җәннәткә юл» спектаклен күрсәтәчәк.
 
21.00 сәгатьтә «Океан кайтавазы» музыкаль перфомансы узачак, анда Hand Pan музыка инструменты белән танышырга мөмкин. Шулай ук «Анна Каренина» романының иммерсив спектакль актерлары белән интерактив укулар узачак.
 
 
Кичке программаның төп вакыйгасы – «Кунак сарае серләре» иммерсив квест-уены булачак.
 
Көн дәвамында төрле мастер-класслар узачак. Кунаклар чүлмәк ясау сәнгатенә өйрәнә, «верховая набойки» техникасында тукымаларны бизәргә, татар бизәкләре һәм сәйлән үрү ясау буенча остаханәләрдә катнашып, кул эшләренә өйрәнә алачаклар.
 
Музей ишегалдында 18.00 сәгатьтә Севастополь һәм Кырым азат ителүнең 75 еллыгына багышланган реконструкция узачак. Дәхи Сапун тавы штурмы алдыннан, Җиңүгә бер ел кала Кызыл Армия разведкасы хәлиткеч штурмга әзерлек алып бара, сугыш разведкасы үткәрелә, һөҗүм өчен уңайлы плацдармнар басып алына.
 
 
ПРОГРАММА
 
1 Май мәйданында:
 
11.00 – «Гасырлар авазы» – Халык сәнгать һөнәрләре осталары ярминкәсе
 
12.00 – «Музейлар төне - 2019» акциясен тантаналы ачу
 
12.30 – «Музей СОЛЬ-ЛЯ-нкасы» – концерт программасы
 
17.00 – «ХимиКатлар» – фокуслар белән фәнни тамаша
 
19.00 – «Рок-session» – Казан коллективлары рок-концерты
 
24.00 – «Электрон музыка кичәсе»

Музей залларында:
 
12.00 – «Шуркә музейга дәшә» – «Салават-купере» журналы белән берлектә
 
13.00 – «Гади химия…» – Д.И. Менделеев тормышыннан кызыклы фактлар
 
14.00 – «Музыкаль төркемнәр» – Казан коллективлары чыгышы
 
16.00 – «Йөз адым артка» – квест-уен
 
17.00 – «Алтын хәзинә серләре» – интеллектуал-дидактик уен
 
19.00 – «Ил терәге - икмәк» - интерактив музей квесты
 
22.00 – «Кунаклар сарае серләре» – иммерсив шоу
 
 
Көн дәвамында:
 
«Галәм серләре» – «Лабораториум» фәнни паркыннан тамаша, «Ятып караучылар кинотеатры», «Татарстан – уртак йортыбыз» интерактив балалар мәйданчыгы, планетарий, сувенир кибете, «Алтын традицияләр» кондитер
 
фабрикасыннан чәк-чәк һәм кош теле, контактлы зоопарк, иҗади «Һөнәрчеләр шәһәре», татарча чәй эчү.
 
Музей ишегалдында:
 
18.00 – «Җиңүгә бер ел кала. Сапун-тауны штурмлау алдыннан» – Севастополь һәм Кырымны азат итүгә 75 ел. (Реконструкция).
 
15.00 сәгатьтә кунакларга «Театраль-музыкаль Казан» автобус туры тәкъдим итәбез. Төркемнәр җыелу – Татарстан Республикасы Милли музеенда
 
Музейга керү бушлай!
 
Рәхим итегез!
 
Безнең адрес: Казан шәһәре, Кремль урамы, 2-нче йорт
 
Белешмәләр өчен.:+7 (843) 292-89-84
 

---
Милли Музей
№ --- | 13.05.2019
Милли Музей печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»