поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
10.05.2019 Мәдәният

Тырышыгыз! Һәм булдырырсыз

Мәркәзебез Казанда Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының икенче Корылтае уздырылды. Ул “Халык педагогикасы һәм кыйммәтләре аша балаларда милли үзаң тәрбияләү” темасына багышланган иде. Шуңа да ул балалар бакчаларына экскурсияләрдән башланып китте.

Соңрак Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә “Татар кызчыгы”, “Татар малае” бәйгеләренең финал өлеше күрсәтелде. Татарстан Республикасының Фәннәр академиясе бинасында “Татар халкының үсеш стратегиясе” тәкъдим ителде. Аны Милли Шура рәисе урынбасары, галимә Дания Заһидуллина тәкъдим итте. Милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова да анда бик үтемле чыгыш ясады.

 
Самара өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы делегатларының бер төркеменә Казан шәһәренең Совет районында урнашкан “Катнаш төрдәге татар балаларына тәрбия һәм белем бирүче 261 санлы “Сәйлән” балалар бакчасы"нда тәҗрибә өйрәнергә насыйп булды. Бу турыда Похвистнево районының Гали авылында яшәүче педагог Кәүсәр ШӘЙХЕТДИНОВА сөйләде.
 
- Делегатларны ачык йөз белән бакча мөдире Тәнзилә Сөнгатуллина каршы алды. Бүлмәләрнең, коридорларның бизәлешләренә игътибар иттем. Стендларда игъланнар ике телдә язылган. Безне халкыбызның кул эшләре, курчаклары һәм балалар иҗаты белән таныштырдылар. Биредә музей да бар икән, анда ата-аналар җыеп китергән экспонатлар саклана. Икенче бүлмәдә төрле милли чаралар үткәрелә. Менә бүген дә Габдулла Тукайның туган көнен каршы алырга җыенулары күренеп тора иде - шагыйрьгә багышланган күргәзмә күзгә ташланды. Ә кунаклар өчен халык фольклорына караган йолалар оештырылган. “Аулак өй”, “Кичке уен”, “Исем кушу”, “Сабантуй” күренешләре, татар, башкорт, мокша, рус халык уеннары тәкъдим ителде. Чыгышлар “Мин татарча сөйләшәм” флешмобы белән тәмамланды. Иң мөһиме, биредә төрле милләт балаларын дус-тату булып, бер-берсен хөрмәт итеп яшәргә өйрәтәләр.
 
- Кәүсәр ханым, бу тәҗрибәне тормышта ничек кулланырга уйлыйсыз?
 
- Хәзерге заман әти-әниләренең ана телебезгә битарафлыгы, балалары белән рус телендә аралашуына минем йөрәгем әрни. Гали авылында бу хәл бигрәк тә кискен тора, чөнки әлегә кадәр үзебезнең балалар бакчасы юк иде. Чирек гасыр буе татар балалары күрше чуваш авылы бакчасына йөрделәр, анда тәрбия чаралары гел рус телендә иде. Быел, ниһаять, үзебезнең авылда да балалар бакчасы ачылачак. Бу бер яктан зур шатлык. Ә хәзер инде кемнәр эшләр, тәрбия ничек оештырылыр дигән сораулар туа. Казанда уздырылачак II Бөтендөнья татар хатын-кызлары съезды балалар бакчалары темасына багышлануын ишеткәч, мин анда барырга һәм барысын да күреп кайтырга ният иттем һәм морадыма ирештем дә. Мин бит инде лаеклы ялда. Мәктәптә эшләмәсәм дә, тәрбия проблемаларына битараф түгелмен. Аллага шөкер, корылтайдан бик күп файдалы мәгълүмат алып кайттым һәм без аны үзебезнең яңа бакчада кулланачакбыз.
 
Җыенның икенче көнендә Габдулла Тукай исемендәге филармония бинасында уздырылачак пленар утырыш алдыннан фойеда милли кул эшләре ярминкәсе гөрләде. Әлбәттә, Самара делегациясендә тегүче һәм чигүче, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Насыйрова да бар иде. Ул искиткеч осталык белән эшләнгән кул эшләре күргәзмәсе оештырган. Бу турыда безгә Айсылу ӘБДИЕВА бәян итте.
 
- Ярминкәне карап йөргән Васил Шәйхразыев, Самара өлкәсе “Ак калфак” оешмасы экспозициясенә сокланып, афәрин, бик яхшы әзерләнеп килгәнсез, дип әйткәч, канатларыбыз үсеп киткәндәй булды. Күргәзмәгә куелган калфакларның берсен Швециягә алып киттеләр, икенчесен Казан кешеләре сатып алды. Гөлнара Насыйрованың остаханәләрен видеога яздырып алу идеясе дә бик вакытлы булган икән. Без аны ярминкәне карап йөрүчеләргә күрсәттек, ә карарга вакыты булмаучыларга тегү-чигү ысуллары язылган кәгазьләр тараттык. Гомумән, безнең остаханәдә катнашучылар саны башкаларныкына караганда күбрәк булып, бик күп кызыклы кешеләр белән танышырга насыйп булды. Мәсәлән, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының пресса үзәге җитәкчесе Булат Ибраһимов белән “Ак калфак” оешмалары каршында яшьләр бүлекләре ачып җибәрү турында фикер алыштык. Татар телендә бик тә оста сөйләшүче Финляндия, Кытай, Австралия татарлары белән аралашу аларга да, безгә дә кызыклы һәм файдалы булды, шагыйрә Нәҗибә Сафинаның автографы куелган бүләген алу шатлык өстенә шатлык тудырды.
 
Өлкә “Ак калфак” җәмгыяте әгъзалары сүзләренә караганда, Корылтай бик матур һәм эчтәлекле булып узган. Оешманың рәисе Разия ханым ӘЮПОВА бу турыда ни уйлый икән?
 
- Разия ханым, Сез җыеннан нинди тәэсирләр белән кайттыгыз, киләчәктә эшләрегезне нинди юнәлештә алып барырга ниятлисез?
 
- Быелгы съезд искиткеч форматта узды, дип әйтер идем. Кадрия ханым Идрисова җитәкчелегендә конгресс хезмәткәрләре корылтайга ныклап әзерләнгәннәр. Күренеп тора, мәктәпләр, уку йортлары, балалар бакчалары белән элемтәләр урнаштырылган. Съезд делегатларын төркемнәргә бүлеп унике балалар бакчаларына алып киттеләр. Алдан бу бакчаларда конкурслар уздырылып, иң яхшы балалар сайлап алынган һәм финалга чыгучылар делегатлар каршында чыгыш ясау хокукына ия булганнар. Шунысы игътибарга лаек: Татарстанда балаларны русчага да, татарчага да өйрәтәләр. Чит өлкәләрдән килүчеләр бу хөрриятне кызыгып күзәттеләр. Әйе, Татарстанда болай эшләп була. Ә Самарада, мәсәлән, аерым татар бакчасы ачу бик тә четерекле, елларга сузылган эш булачак. Һәм бөтен шәһәргә бер бакча бөтен теләүчеләрне дә үз эченә сыйдыра алмаячак. Ә менә үз белдеге, үз теләге белән “Шатлык” сабыйлар клубын оештырган “Бердәмлек” газетасы хезмәткәре Алия Арсланованың башлангычы Татарстаннан читтә яшәүчеләр өчен бик тә кызыклы булыр иде, дип уйлыйм. Алия оештырган түгәрәккә сабыйлар бик теләп йөриләр. Биредә алар татар телендә сөйләшергә өйрәнәләр, милли уеннар уйныйлар, татар телендә китаплар, шигырьләр укыйлар, биергә һәм җырларга өйрәнәләр, бергәләшеп бәй-рәмнәр үткәрәләр. Тик миллионлы шәһәр өчен 5 – 10 бала йөргән ике түгәрәк кенә бик аз бит ул. Монда инде “Ак калфак”, “Туган тел”, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе шундый түгәрәкләрне күбрәк ачу өчен педагоглар, бүлмәләр табу, акча юнәтү белән шөгыльләнә башлап, киләсе уку елы башыннан ук ике түгел – егермеләп шундый клуб оештырсак, эш алга китәр иде һәм, ниһаять, шәһәрнең төрле почмакларында яшәүче татар балалары үзләренең кем икәнлекләрен белеп үсә башларлар иде. Әйе, бу бик зур эш булачак, ләкин нәтиҗәсе дә күренәчәк, дип фикерлим. Алиянең башлангычын бөтен татарларга да белгертү, үрнәк итеп күрсәтү Казанда үткән корылтайның тезисларын үтәвебез булачак, минемчә.
 
Әйе, шулай. Бөтендөнья “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы төбәкләрдә конференцияләр уздырып, шушы корылтайда куелган максатларны халыкка да җиткерү, регионнарда татар мохиты тудыру бурычы куйды һәм бу эш гаиләдән, балалар бакчаларыннан, милли мәктәпләрдән үсеп чыгарга тиеш. Кадрия ханым яздырып чыгарган дисктан бу проектның үтәлеш ысулларын күрергә була. Кассетаны чыгаруда катнашкан Илнар хәзрәт Зиннәтуллин да бала тәрбияләү эше гаиләдән, хатын-кызның үз-үзен тотышыннан, баланы нинди бакчага, нинди мәктәпкә бирүеннән дә тора, дип сөйләде. Бу сүзләрдә хаклык бар.
 
...Татар хатын-кызлары “Ак калфак” оешмасы ярдәмендә киемнәребезне милли бизәкләр белән ямьләндерергә, милли ашлар пешерергә өйрәнделәр. Димәк, соңгы биш ел гомеребез заяга узмаган. Без үзебезнең татар хатын-кызы булуыбызны исбатладык.
 
Хәзер инде балаларыбызны да татар итеп үстерү өчен бөтен көчебезне куйыйк. “Тырышыгыз! Һәм булдырырсыз. Үзегез өйрәнгәнне башкаларга да өйрәтегез”, - дип әйтте бит үзенең чыгышында Кадрия ханым Идрисова.
 
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 10.05.2019
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»